Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Котлау сүзләре

Өй туена

E-mail Принтерга pdf
(12 тавыш, уртача 3.33 )

Өй ул – дөньяның син үзеңчә корган почмагың. Кемнәрдер аны  кыйммәтле җиһазлар, йомшак келәмнәр белән уратып ала, икенче берәүләр тормыш шау-шуыннан арыган башын иртәгәсе көнгә ял иттерер, яңадан көч җыеп уяныр өчен дип уңайлый.  Карыйм да уйлыйм, сездә барсы да ничектер чамасын белеп корылган. Бер карашка купшы да, гади дә тоелган бүлмәләрдә уңайлылык, тынычлык, ниндидер рәхәтлек бирә торган идиллия хөкем сөрә.  Шулкадәр матурлык, төгәллек һичшиксез хуҗаларның зәвыгы хакында сөйли. Чынлап та, сез булдыргансыз!

Тырышлык, көч, вакыт-хезмәтне түгеп төзегән әлеге йортыгыз әчендә гел шат авазлар гына яңгырап торсын. Ишегегезне атлап кергәндә нәкъ бүгенге кебек тәмле аш-су исләре бөркелеп, табыннарыгыз ризыктан сыгылып торсын. Төзегән йортыгыз нигезе гел шулай яхшы күңелле туганнарны дусларны үзенә дәшеп, бергәләшеп, куанышып, ямьле итеп яшәргә насыйп булсын.

 

 

 

Туйга котлау (Яруллинча)

E-mail Принтерга pdf
(17 тавыш, уртача 3.94 )

Туй көнегез уңаеннан, сезгә теләкләрне язучы Фәнис Яруллин фикерләре  аша җиткерәсе килә.

Язмыш сезнең тез астына китереп сукса – егылмас өчен якасына ябышыгыз.

Утларга салса- узегез  аннан да көчле яныгыз, шул вакыт аның кызуын сизмәссез.

Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмәгез, - асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп, чумып алырлар.

Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиргә төшегез.

Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайлагыз. ташлар белән бастырсы - чишмәгә әверелеп, иреккә ургылыгыз.

Җиргә күмсә – орлык шикелле тишелеп чыгыгыз.

Җилкәннәргезне җилләр екса – йөрәгегезне җилкән итеп күтәрегез.

Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек.

Максатчан, сабыр, бердәм булыгыз, бер булыгыз. Бәхетләр сезгә.

Рәхмәт (гүр)

E-mail Принтерга pdf
(5 тавыш, уртача 2.80 )

Тормыш булгач була төрле хәлләр, бер генә җан да бу фани дөньяда мәңгелек түгел. Һәммәбезнең гомер ахыры, бер Аллаһ кына белгән тәмамы бар. Якын, кадерле кешеләребез белән соңгы аерылышу никадәр моңсу, сагышлы, аянычлы авыр булмасын, бу мәҗбүри. Чөнки Аллаһ кешенең җанын фәрештәләр аша күккә меңгергәч, тәнен җир куенына иңдерергә кушкан. Бу шулай тиеш.  Шушы тиеш гамәлләрне кадерлебез […] соңгы юлына озатканда җиренә җиткереп, дини таләпләргә  туры китереп башкарган дин кардәшләремә рәхмәтемне, изге, саф, эчкерсез рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Шул авыр вакыйгада безнең өчен Ходайдан сабырлык сорап, якыныбызны аклык, сафлык һәм догалар белән озатырга ярдәм иткәнегез өчен сезгә зур  рәхмәт. Бары исән-имин булыгыз. Кайгы-хәсрәтсез гомерегез, картлык көннәрегез, соң сулышыгызга кадәр  сезне озата барсын. Картаеп гүргә иңгәч тә сезне дә, безне дә шулай тиешенчә, динебезчә зурлап озатучы, аннан ары догачыларыбыз булсын, я раббым. Рәхмәт барыгызга да.

Кәләшнең туйдан соң рәхмәт сүзләре 3

E-mail Принтерга pdf
(6 тавыш, уртача 3.17 )

Таһир – Зөһрә читтә торсын

[…] – […] дигәндә.

Сезнең кебек иң матур пар

Юктыр бүтән бер җирдә дә.

 

Иң гүзәл дә иң якын да

Пар булып сез йөрисез.

Әрләшсәгез… дөньяда

Бер кемне дә  күрмисез.

 

Сездә  сөю, сездә ялкын

Барысыннын да күбрәк

Ник, нигә соң  көттерәсез –

Өйләнешегез тизрәк!!!

Мин үземне бүген бик бәхетле хатын-кыз  итеп хис итәм.

Чөнки минем янәшәмдә мине тәрбияләп үстергән, укыткан, тормыш офыгында йөзәрлек нык канат биргән әтием белән әнием бар. Зур рәхмәтләремне әйтеп, мин аларга сәламәт, озын гомер телим.

Минем бергә уйнап үскән, куаныч-көенечләремне уртаклашкан бертуган [апа / абый / сеңел]  бар. Без бергә, бик тату, бердәм булып үстек. Киләчәктә дә шулай аралашып күңелле яшәсәк иде.

Минем бүген безне хөрмәт итеп килгән туганнарым бар. Барысына да рәхмәт аларга.

Минем эч серләремне уртаклашкан, кирәк чакта ярдәм иткән тугры дусларым бар.

Һәм, ниһаять, янәшәмдә туганым кебек якын, дустым кебек ышанычлы, яраткан кешем син – [ирем] бар. Безнең уртак тормышыбызга корган өмет – ниятләребез акланыр дип уйлыйм.

Ул гына да түгел минем инде хәзер, яңа туганнар белән бергә икенче әтием белән әнием дә бар. Рәхмәт аларга мине шулай үз кызлары шикелле күреп килен итеп төшергәннәре өчен.

Шуларны уйлыйм да, мин үземне бик бәхетле дип уйлыйм. Һәм бу бәхетебез уртак булыр дип ышанам….

Рәхмәт барыгызга да.

 

 

Кәләшнең туйдан соң рәхмәт сүзләре 2

E-mail Принтерга pdf
(6 тавыш, уртача 3.83 )

Янәшәмә карыйм да, мин үземнең бик бәхетле кеше икәнемә тагын бер кат инанам. Кадерле ирем, кара әле, биредә безне бары хөрмәт иткән, яраткан кешеләр генә җыелган. Менә ерак араларны якын итеп килгән дуслар, йөз сум акчаң булганчы йөз дустың булсын диләр -- чын сүзләр, рәхмәт сезгә дусларым. Дуслардан якынрак туганнар. Сезне үзебезнең  беренче шатлыгыбызны уртаклашуга килүегез өчен бик зур рәхмәт. Туганнардан янәшәрәк күршеләр. Күршеләр, күршеләр – иң якын кешеләр, мин сезнеңкүршегездән китсәм дә, һәрчак шулай якын булып калыгыз.

[…], кара, менә болар минем өчен җанымның бер өлеше булган апам һәм абыем, сеңелем. Аларның һәммәсенең  инде күптән үз тормышы, шулай да без бергә һәм бердәм. Шатлыкта да, борчуда да без -- туганнар. Без дә алардан аерылмый яшик. Алар минем якыннарым, мин алалар белән бер аланда тәгәрәп үскән,  мин аларны бик яратам, алар да минем өчен җан атып торалар, рәхмәт аларга.

Әтием, әнием – минем тормышта иң изге, иң кадерле сүзләр белән әйтеп бетергесез кирәкле олы кешеләр. Минем бүген рәхмәтнең иң олысын иң ихласын аларга җиткерәсем килә. Җан биргән әнием, яшәү биргән әтием -- рәхмәт сезгә барысы өчен: гомерем, балачагым, яшьлегем, белемем, өс-башым, борчусыз яшәешем, бүгенге мәңге истә калырлык мәҗлесем өчен --рәхмәт сезгә.

[…], тагын бер кабат -- мин бәхетле. Минем әтием-әнием исән-сау, янәшәмдә, туганнарым, дусларым биредә, ул гына да түгел, минем хәзер тагын бер әнием, әтием, миңа кызым дип дәшүче синең әти-әниең, яңа туганнарым бар.

Әйе, мин бәхетле. Мин хәзер үземнең бәхетемне синең кулларыңа тапшырам. Әгәр минем бәхетемне саклап яшәсәң, мин синең дөньяда иң бәхетле ир булуың өчен барлыгым белән тырышып яшәячәкмен, кадерлем.

7 бит (барлыгы 16)

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Котлаулар Котлау сүзләре