Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Котлау сүзләре

Хезмәттәшләргә 8 март котлавы

E-mail Принтерга pdf
(22 тавыш, уртача 2.91 )

Кадерле гүзәл затларыбыз, котлыйбыз сезне бәйрәмегез – халыкара хатын-кызлар көне белән. Сезгә -- безнең хезмәт коллективын бизәп торучы асылташларыбызга -- без бары изге теләкләр генә телибез. Һәрчак шулай тырыш, эш сөючән, төгәллек һәм матурлыкның нәфис өлгесе булып калуыгызны дәвам итегез. Һичкайчан авырмагыз, йөзегездән елмаю, күңелегездән ышаныч китмәсен.

Уңышлар һәм тагын бер кат уңышлар сезгә! Бәйрәм белән!

23 февральгә котлау

E-mail Принтерга pdf
(30 тавыш, уртача 3.60 )

Ватан ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без  туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә ватанны саклаучылар дип сезне, кадерле ир-атларыбызны, дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерлеләре -- туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге күз белән караганда тар гына тоелган сезнең җилкәләрегезгә салынган. Нинди зур җаваплылык.

Рәхмәт сезгә шул җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, ватанны саклаучылар сафында булганыгыз өчен. Рәхмәт сезгә безнең күңелләрдә ышаныч һәм тынычлык уятканыгыз өчен. Беркайчан да авырмагыз, сау-саләмәт булыгыз. Көчле иңнәр күләгәсендә без үзебезне һәрвакыт ныклы терәкле бәхетле кешеләр итеп тоярбыз.

Ватанны саклаучылар көне белән ихластан сезне тәбриклибез.

Хатыныма 8 март котлавы (шаян)

E-mail Принтерга pdf
(8 тавыш, уртача 4.00 )

Лучше поздно чем никогда..... диләрме әле

Кадерле тормыш иптәшем! Ничә еллар синең белән яшәп тә, шул халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән ялгышып та тәбрик итмәгәнем, кечкенә генә бүләк тә, нәни генә берәр букет чәчәк тә алып кайтмаганым өчен гафу үтенеп башлыйсым килә сүземне. Кичер, тик аңла бу минем сиңа матур сүзләр, затлы букетлар алып киләсем бер дә  килмәгән дигән сүз түгел. Нәрсә инде ул халыкара хатын-кызлар көне? Нинди бәйрәм инде ул: хатын-кыз – ир-ат җенесенә капма-каршы бер зат.  Бар эшләрне дә башкара алырга сәләтле кеше. Ә син андый кеше түгел.

Син кешеләр генә түгел, җеннәр дә, фәрештәләр дә башкарган эшләрне эшли алучым минем, әйе, син -- минем фәрештәм. Назлы фәрештәм. Мине бәхетле итүче, балаларыбызны назлы әниле итүче, туганнарыбызны сабыр кардәшле итүче, дусларыбызны якын туган итүче илаһи затым минем. Һәрчак шулай булып кал бер дә үзгәрмә, исәнлек-саулык сиңа тормышым кояшы минем!

P.S. Календарьда “Фәрештәләр көне” барлыкка килү белән ал-гөлләр колачлап зур бүләкләр ясармын. Ә бүгенгә, шушы татлы сүзем...

Ирең ...

 

Туйга, никахка котлау сүзләре (сөю)

E-mail Принтерга pdf
(28 тавыш, уртача 2.68 )

Бәхет ул – яратышкан кешеләрнең тормыш сукмагыннан гел янәшә барулары. Шул сукмак тарайганда бер-берсенә сыенып, юл бирешеп, киңәйгәндә ерагаймыйча, упкыннарга тайпылганда кулны кулдан җибәрмичә аңлашып яшәү -- бәхетнең нигезе. Тик кеше бәхеткә комсыз ул, шуны истән чыгармагыз! Менә гаиләм булса, үземнең торыр йортым- фатирым булса, бер нәрсә дә кирәкмәс иде дигән хыяллар тормышка ашу белән кеше яхшыдан яхшырак, яңадан яңарак турында хыялланырга тотына. Теләгәннәр кабул булмаса, үзен дөньяда кимсетелгән иң бәхетсез кеше итеп тоя башлый.

Кадерле яшьләр, сезгә тормыш дәресе укый дип уйлый күрмәгез. Сезгә бары тормышның матур, тышкы җитешлек, муллыктан башка күңел иркенлеге – иң зур байлык икәнлеген генә искәртәсем килә. Карагыз сез бүген нинди гүзәл, матур, шат йөзле һәм, иң  мөһиме, сез -- бәхетле.  Бәхет өчен сезнең бөтен нәрсәгез дә бар. Йорт җиткерерлек осталыгыгыз, тырышлыгыгыз, балалар тәрбияләрлек акылыгыз, бер-берегезне аңларлык-тоярлык хисегез. Иң кирәге, СӨЮЕГЕЗ бар. Шул сөюегезне юлдаш итеп сезне зур юлга -- тормыш юлына озатабыз. Бәхете булыгыз.  Күңел тулы өмет, рух-байлык белән, йорт тулы бала, кесә тулы акча белән гел куанып кына яшәгез.

25 яшь тулу уңаеннан хатын-кызга котлау

E-mail Принтерга pdf
(12 тавыш, уртача 2.25 )

Яшьлегең, сафлыгың саркып торган тәүге юбилеең белән ихластан тәбрик итәм.

Туган көнең хөрмәтенә теләнгән теләкләрнең барысының да кабул булуын, сәламәтлегең, матурлыгың, байлыгыңның мул булуын телим.

Егерме биш яшь, минемчә, хатын кызның иң мөлаем, иң өлгергән, иң җитлеккән, иң гүзәл чоры. Шушы мизгелләреңнең тәмен тоеп, тормыштан ямь табып, зифа буең, горур башыңны бер дә имичә, янәшәңдә ныклы терәк тоеп, тагын да зуррак юбилейларга, зуррак уңышлар белән омтылуыңны телим.

Чын хатын кыз бәхете сиңа, ...!

5 бит (барлыгы 16)

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Котлаулар Котлау сүзләре