Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Котлау сүзләре

Аналарга бәйрәм котлавы (дини)

E-mail Принтерга pdf
(12 тавыш, уртача 3.25 )

Бер кеше Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән: «Ий Аллаһның Илчесе! Кешеләрдән кайсысы минем өчен иң хәерлесе?» – дип сораган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Әниең» – дигән. Ул: «Аннары?» – дип сораган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Әниең» – дигән. Тегесе: «Аннары?» – дигәч, «Әниең» – дип җавап биргән.

Ибне Гомәр Разыяллаһу ганһу бер Йәмән кешесенең әнисен кулына күтәреп Кәгъба тирәли әйләнгәнен күргән. Ул кеше: «Мин аның басынкы дөясе, ул мине күтәреп йөргәннән дә мин аны күбрәк күтәреп йөрдем. Ничек уйлысың ибне Гомәр мин аңа тиешлесен кайтардымы икән?» – дип сораган. Ибне Гомәр: «Юк, бер тулгагын да кайтармадың» – дип җавап биргән.

Изге китабыбыз Корьәндә  анага хөрмәт хакында хәдисләр бик күп: кеше гомерендә, яшәешендә Аллаһтан кала анасын зурлага тиеш. Һәм Аллаһка якынайта торган гамәлләрнең иң беренчесе әниләгә хөрмәт, ярату һәм сүзен тыңлау икәнен дә истән чыгармыйк. Әниләрне һәрчак зурлыйк, хөрмәт итик һәм яратыйк. Бәйрәмнәре белән аларны.

Дус кызыма

E-mail Принтерга pdf
(22 тавыш, уртача 4.00 )

Дустым синең белән танышып татулашып йөрүебезгә ничә еллар икәнен дә төгәл хәтерләмим бугай инде. Сине үземне белгәннән бирле, гомерем буе беләм шикеле.  Әйтерсең, безнең мөнәсәбәләр уртак шатлыклар, борчулар, маҗаралар, сәяхәтләр аша  күптән дуслык чикләрен узып, туганнар  дәрәҗәсенә җиткән. Чынлап та, син миңа инде күптән туганым, сеңелем шикелле. Юк сеңел түгел апа  дисәм төгәлрәк буладыр, чөнки тормышның кайсы гына өлкәсен алма, анда синең тәҗрибәң зуррак, нинди генә эшкә тотынма син аны әллә кайчан эшләргә өлгергәнсең, тәвәкәллегең дә минем белән чагыштырганда апаларныкыча. Кыскасы шул, бар яктан да уңган да, булган да хатын-кыз  син.  Шуңадырмы, мин һәрчак синең шаянлыгыңа сокланып, җитезлегеңә көнләшеп йөрим.  (Дусларча инде, әлбәттә.) Һәм бүгенге туган көнеңдә сиңа бер генә теләк телисе килә: һәрчак шундый булып кал. Саулыгың белән чәчрәп торган матурлыгың йөзеңнән бер кайчан китмәсен. Кешеләргә нур, өмет һәм ышаныч сибә торган йөзең бервакыт сүнмәсен. Кешеләр һәрчак көнләшеп, яхшы ният белән көнләшеп йөрсеннәр.

Әйе, әйе көнләшеп, хәтта тормыш иптәшең  [...]  кагыла бу сүзләр. Чөнки ир-атның көнләшүе – чама белән көнләшүе – ул хатын-кызны тагын да гүзәлләндерә, үзен хатын-кыз, сөекле, кирәкле кеше итеп  тоярга мәҗбүр итә. Шулай булгач, сөеп-сөелеп, байлыкта, муллыкта яшәргә дә яшәргә дустым насыйп булсын.

Туйга котлау (балачак)

E-mail Принтерга pdf
(27 тавыш, уртача 2.67 )

Кеше гомерен  ничектер шартлы гына чорларга бүлеп йөртәләр. Балачак, яшь чак, үсмер, картлык кебек сүзләрне кешеләрдән гел ишетеп торырга туры килә. Шул чорларны һәр кеше үзенчә кора, кичерә, вакыт аралыгын билгели. Менә сез дә бүген шул балачак белән яшь чак дигән чорлар арасындагы зур озын ничә елларга сузылган тәнәфесегезне йомгаклап яңа яшәеш – гаилә мәшәкатләре белән тулы, шатлыклы, куанычлы чорыгызга керәсез. Без бик шат сезнең ничә елга сузыдган шул тәнәфес чорыгызның алтын балдаклар һәм бәллүр бокаллар чыңы белән тәмамлануына. Сез инде күпме очрашып йөреп бер-берегезне тәмам өйрәнеп, җайлашып, уртак тормышка әзер кешеләр булып өлгергән яшь пар булып балкыйсыз бүген. Сездән бөркегән бәхет нуры нуры безне бүген ничек сөендерсә, киләчәктә дә шулай яктылык һәм уңай хисләр тудырсын. Бәхетле булыгыз! Тормышыгызның һәр  мизгелен, һәр чорын нәтиҗәле итеп, мәгънәле итеп уздырыгыз. Бәхетләр сезгә….

Юмарт хуҗага

E-mail Принтерга pdf
(5 тавыш, уртача 4.80 )

Берәү машинада җиде пассажир белән  барганда моңа полицейский кул күтәрә. Янәшәсендә утыручы аның туктамыйча узып киткәнен күреп аптырап сорый

­– Нигә туктамадың?

– Машина тулы бит, аңа барыбер урын табылмас иде, – дип җавап бирә.

Хөрмәтле дустым , әгәр рульдә син булсаң мөгаен туктап, урынын да тапкан булыр идең, чөнки менә бүген дә шушы зур булмаган дөньяңа күпме кешене якыннарыңны сыйдыргансың. Синең киң күңелеңә, юмартлыгыңа сокланырлык, үрнәк алырлык. Һәрчак шулай дус-туганнарны якын күреп, киләчәктә дә шаулашып, гөрләшеп, очрашып яшик.

Ураза гаете

E-mail Принтерга pdf
(68 тавыш, уртача 2.97 )

Ураза гаете бәйрәме белән ихластан тәбрик итәм. Синең кебек иманлы, яшь, сабыр, ныклы рухлы дин кардәшем булганга мин чын күңелемнән сөенәм. Һәм киләчәк тә дә шул дөреслек юлында, Аллаһ кушкан намаз юлында булырсың һәм үзеңә башкаларны да  әйдәрсең дигән изге теләктә калам. Аллаһ синең кылган догаларыңны кабул кылып, фәрештәләр сиңа уңган юллар, мул табыннар һәм кая гына барма гел намуслы иманлы кешеләр генә очратсын. Тәнең, җаның һәрчак сәламәт булып һәр ел шулай уразалар тотып, гаетен, корбанын күп еллар бәйрәм итәргә насыйп булсын. Амин.

2 бит (барлыгы 16)

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Котлаулар Котлау сүзләре