Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Котлау сүзләре

Туйга котлау (акрошигырь "С днем свадьбы")

E-mail Принтерга pdf
(11 тавыш, уртача 2.45 )

Сөюнең өр яңа таңына кергәндә

 

Дөньяда иң изге теләкләр көйләнә

Назларга үрелеп, язларга төренеп

Елларның бик җиңел үтүе теләнә

Мин дә бары якты, матур теләк

 

Сезгә телим шушы бәйрәмдә

Вакыт агышына бер дә бирешмичә

Алга атлагыз сез биек үрләргә

Давылларга каршы сөюегез

Ь булсын һәрчак бәхет сагында

Беркайчанда  шуны онытмагыз: бәхет бар ул

Ышаныгыз, бәхет бар ул дөньяда!!!

Бала туу бөлән котлау

E-mail Принтерга pdf
(19 тавыш, уртача 2.68 )

Елмаю -- кешенең җанындагы, тәнендәге барлык күзәнәкләрге уятучы сихри көч. Елмаюга сусаган күзләр бу көч тәэсирендә кая карарга белмичә камашалар. Чынлап та, бу тонык тормышта елмаю дөньяны төрле төсләргә күмә алырга сәләле. Ә сабыең, үз сабыең елмаюы эчкерсез, саф, гади, якын, яктылык, җылылык бөркетә торганы,  уеңдагы бар борчу хәсрәтләрне оныттыра, сөйдерә, яраттыра торганы.....

Кадерле, ...! Котлыйм! Сезнең гаиләдә бүген үзегезнең елмаючан  кояшыгыз барлыкка килде. Сез чиксез бәхетле, сезнең шушы бәхетегезгә карап без дә куанабыз.  Сабыйның бу дөньяга бәхетле булыр өчен, кешеләргә үрнәк булырдай акыллы-тәүфиклы, зирәк-оста кеше булыр өчен туганлыгына шатланабыз.  Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.

Ата ана өчен баланың кадере хакында әйтеп тору урынсыз дип уйлыйм. Чөки бу хисләрне кеше сүзләре белән генә әйтеп булмый. Ул хис нәкъ шул елмаюдан башланган һәм гомерлеккә үзенә чорнап алган акыл белән генә аңлатып булмаслык хис. Сезгә шул хисне бөтен барлыгыгыз белән кичереп шул туган нарасыегыз өчен җаваплылыкны истән чыгармыйча, берни белән дә алмаштырып булмаслык ата-ана назын кызганмыйча гел куанышып яшәргә дигән теләктә калабыз.

Туган көн (17 яшькә)

E-mail Принтерга pdf

Унҗиде яшьлек туган көнеңдә сиңа серле җиде саны белән бәйле җиде теләк телим.

1 - һәрвакыт беренче булырга тырыш синең урын гел беренчеләрдән булсын,

2 - үзеңнең икенче яртыңны табып парлы булып яшәргә ходай насыйп итсен,

3 - тормышта бервакытта да өченче артык кеше булырга туры килмәсен,

4 - кая гына барма кире, кайтырлык үзеңнең дүрт почмагың булсын,

5 - һәр башлаган эшең бишлелек тәмамлансын,

6 – “алтынчы хис” дигән сизгерлегең сине ташламасын һәм

7 - бәхеттән күкнең җиденче катында ешрак булырга туры килсен.

Иремә

E-mail Принтерга pdf
(22 тавыш, уртача 2.45 )

Тормыш иптәшем .......,  күтәрелеп караган туры карашыңнан бит очларым ут капкандай кызышкан чаклар инде күптән үткән икән. Еллар хәтсез генә тәгәри-тәгәри хисләрнең әле берсен әле икенчесен күңелләргә түккән икән. Чынлап та,  бүген синең күзләреңә туры карсам ... юк, бит очларым алланмый. Күңелләрем тула хөрмәт белән, сөю белән. Мин бит сине ирлегең -- чын ирлегең өчен, авырлыклар алдында бөгелеп төшмәвең өчен, миңа ныклы терәк булганың өчен хөрмәт итәм, көлкеле мизгелләрдәге шаянлыгың өчен сиңа тартылам. Сабыйларыбызның җан аткан әтисе булганың өчен якын итәм, киләчәккә якты хыялларың өчен, өметләрең өчен куеныма алам. Мин бит сине минем ирем булганың өчен яратам, шул бит очларын аллата алырлык хисләрең өчен сагынам бик яратам сине. Бик бик .... бәйрәмең белән сине ирем минем......

Туган көнгә (дини)

E-mail Принтерга pdf
(13 тавыш, уртача 3.15 )

Кадерле дин кардәшем, Алла биргән гомереңнең бәйрәме туган көнең белән ихластан тәбрик итәм. Синең тормышта үз урыныңны, үз бурычларыңны, максатларыңны дөрес билгеләп, Раббыбыз юлыннан баруыңа чиксез сөенәм.  Аллаһтан сиңа гомернең иң куанычлысын, бәхетнең иң татлысын, хезмәтнең нәтиҗәлесен, гаиләнең иң бердәмен сорыйм. Бәхетле бул!

Йөрәгеңдә һәрчак АЛЛА

Телеңдә КОРЬӘН сүрәләре

Күңелеңдә ИМАН

Барган юлың булсын ИСЛАМ!

9 бит (барлыгы 16)

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Котлаулар Котлау сүзләре