Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Котлау сүзләре

Икенче бала туу уңаеннан котлау

E-mail Принтерга pdf
(3 тавыш, уртача 3.67 )

Кешеләр яшьлек җавапсызлыгыннан арынып, сөю дигән хисләр пәрәвәзенә уралып гаилә коралар. Ике сөйгән кешенең гел янәшә булырга теләүләре, уртак оя булдырырга омтылулары, хәтта дөньга беренче нарасыйларын китерүләре -- болар бар да бик табигый.  Тик гаилә -- ул нәзек һәм тупас, усал һәм ягымлы, якын һәм ерак, гади генә дә, шул  ук вакытта катлаулы да төшенчә. Аның ныклыгы, иң беренче чиратта, әти кешедән торса, тулылыгы –хатын-кыз кулында. Чынлап та, гаиләдә бер бала гына булу әле ул ничектер тулы кебек түгел, нидер җитешеп бетмәгән дә шикелле тоела. Шуңамы икенче сабыйлары, өченче сабыйлары дөньяга килгән парлар җитдирәк, бер-берсенә җавапчылрак шикелле. Менә сез дә бүген гаиләгездә икенче сабыегызның дөньяга килүен бәйрәм итәсез. Ә бу бит сезнең бер-берегезгә карата мөнәсәбәтегезнең кайчандыр өйләнешкәндәге кебек кенә түгел, ныграк, сыналган, гомерлек икәнен исбатлый. Без сездәге шушы вакыйга-үзгәрешләрне күреп чиксез сөенәбез, шулай ныклы терәктә-үсештә булуыгызны телибез. Сабыйларыгыз сәламәт булып, сезне куандырып, сездән үрнәк алып яшәсен һәрчак. Котлыйбыз.

 

 

Хатын-кызга (елагыз)

E-mail Принтерга pdf
(13 тавыш, уртача 3.77 )

Хатын-кызның үзенчәлекле зат дип әйтсәм бик гади тоелыр, тик бу чыннан да шулай. Аллаһ хатын-кызларны дөньяга яратканда аны шулай эшләгән. Аларның кулларына бөтен дөньяны тотарлык көч белән беррәттән яңа туган сабыйның башын тотарлык нәфислек һәм наз  сыйдырган.  Ә сабырлык, сабырлык никадәрле аларда?! Ана булу газапларын кичерерлек сабырлык ул бары хатын-кызга гына бирелгән. Бөтен кеше егылганда алга атларлык ихтыяр көче дә аларда җитәрлек.

Хатын-кызны ир-атның кабыргасыннан яратылган диләр, бу чынлап та шулайдыр, чөнки ул гомере буе ир-атның йөрәген саклый.  Ул гына да түгел, ул аны һәрвакыт ярата һәм кичерә ала. Бу хатын-кызның киң күңелле саф йөрәклелегенә зур дәлил.

Һәм инде хатын-кызга Күз яшьләре бирелгән: ул аны теләсә кайчан, теләсә кайсы сәбәп белән теләсә кемгә түгә ала.  Бу хатын-кызның кабатланмаслылыгы!!!!

Еларга бердә курыкмагыз -- елау хисләрне тузаннан арындыра, күзләрне чистарта. Ә күзләр – мәхәббәт яшәгән йөрәкнең ишеге! Яратып һәм яратылып яшәгәгез, сез моңа лаеклы, хөрмәтле хатын-кызларыбыз.

 

Туйга котлау (тату яшәгез)

E-mail Принтерга pdf
(40 тавыш, уртача 3.33 )

Бер карасаң бик гади, бер карасаң аңлый алмаслык маҗаралар белән тулы тормыш шундый кабатланмас нәрсә икән, киләсе минутта сине ни көтәсен һич кенә дә белеп булмый. Ни генә булмасын, кадерле яшьләр, сез бүгеннән бердәм, икегез бер фикер кешеләре. Сез бердәм бер гаилә. Сезнең тормыш бары сезнең кулда, сезнең язмыш бары сезнең юлда. Гел янәшә, бер уйда, бер теләктә, бер нияттә булсагыз яшәве һичшиксез күңеллерәк булыр.

Тормыш кинәт кенә яңакка сугып җиргә егып салса, шунда ук чәчтән сыйпап торгызырга да сәләтле, шунысын истән чыгармагыз. Сабыр, түзем булыгыз. Сөюегезгә, өметегезгә ышаныгыз, бер-берегезнең күңеленә, сизгерлегенә таяныгыз  һәм әлбәттә, онытмагыз. Яныгызда сезгә һаман ярдәм кулы сузарга әзер әти-әниләрегез, мөмкин кадәр булышырлык туганнарыгыз, дусларыгыз барын истә тотыгыз. Бердәмлектә, татулыкта, бәхеттә яшәгез.

Изге вәли көненә (сөям!)

E-mail Принтерга pdf
(13 тавыш, уртача 3.85 )

Беләеңме безең сөю минем күңелгә ак рәшә булып җәелгән. Ул миңа ямьсез көннәрне матурайтып, матурларын тагын да ямьлерәк итеп тоярга, һәрнәрсәдә гүзәллекнең тәмен татырга,  эчпошыргыч соры көннәрдән арынырга ярдәм итә.

Минем хисләрем канатлар шикелле һәрчак мине югарыга, кеше буе җитмәслек биеклекләргә күтәрә. Мин  сине  бик яратам. Шул яратуым белән яшим. Дөньяның тәмен, тормышның ямен табып яшьним. МИН СИНЕ СӨЯМ!!!

Туйга котлау (әкият)

E-mail Принтерга pdf
(7 тавыш, уртача 4.00 )

Иң элек сезгә бер әкият сөйлисем килә

Дөньяга туган ди нәни генә бер йомшак чеби баласы. Тирә юньдәге матурлыкны, шаулап утырган үләннәрне, хуш ис бөркегән чәчәкләрне күреп таң калган.

-- Нинди матур, нинди гүзәл! Әгәр тумаган булсам, мин бу ямьне күрә дә алмаган булыр идем. Дөнь искиткеч матур, – дип дан җырлап пипылдарга тотынган.

Моның шулай хозурлануын бер кош читтән генә күзәтеп торган да моның янына төшеп әйткән:

--      И чебеш, – дигән, -- матурлык турында нәрсә беләсең соң син? Менә безне, кошларны, кара: без күктә очабыз, күкне иңлибез, саф җилләрдә хушланабыз, яңгыр яуса коенабыз. Кояш чыкса болытларга ятып кызынабыз. Җиргә карап сокланабыз...

Кошның барысын да шулай сайравы чебешне бик кызыктырган, ымсындырган.

--      Алып мен мине дә шул биеклеккә, – дигән чебеш.

Кош карышмаган.

Киң офыкны, зәңгәр күкне, җирдәге ямьлелекне күреп таң калган чебеш, башлары-зиһеннәре чуалган, үзен канатлыдай хис итеп кош томшыгыннан ычкынып китеп җиргә төшеп киткәнен сизми дә калган....

Бу хикмәтле әкияттә чебеш бер дә кызганыч түгел, минемчә, бу батырлык-кыюлык тик хыялый омтылыш өлгесе. Күрегез ул моңарчы үз тиңдәшләре күрмәгән гүзәллекне күрә алган, очу тәмен татыган.

Минем яшьләргә бу әкият аша кыю булыгыз, тормышта куркып югалып калмагыз, куйган максатларыгызга ирешүдә хәләл көчегезне кызганмагыз. Батыр булыгыз, бергә пар булыгыз. Әйе пар булыгыз чебеш тә бит кош томшыгыннан талпынмаса төшеп китмәгән булыр иде. Димәк икең бергә бер пар булганда гына күкләргә менеп хыялларны чынга ашырып, барыннан да өстен булып була.

...... кадерлеләрем пар булыгыз, бердәм булыгыз, бәхетле булыгыз. Өметләнеп хыяланып бәхеткә таба бырыгыз!!!!

6 бит (барлыгы 16)

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Котлаулар Котлау сүзләре