Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Котлау сүзләре

Гаилә көненә котлау

E-mail Принтерга pdf
(6 тавыш, уртача 3.67 )

Янәшә бергәләп яши башлавыгызга дәртле сөюегез сәбәп булса, әлеге көнгә кадәр шулай матур торуыгыз балаларыгыз булганга дип уйлыйм. Чынлап та, парлар бер-берсен яратып өйләнешәләр дә, бәбиләре тугач шуның куанычлары белән яшәп, яшьнәп торганнарын сизми дә калалар кебек.

Һәрнәрсәнең үз калыбы бар. Гаилә дигән бер карашка гади генә тоелган төшенчәнең дә үз ныклыгы бар. Ул да булса шул балалар. Кешеләрне шул балалар белән бәйле куанычлыр, мәшәкатьләр, борчулар яшәтә, эшләтә, киләчәккә максатлар куярга өнди һәм иң мөһиме -- гаиләле итә. Гаиләсе булган кеше иң бәхетле кеше. Никадәр ул гаилә ныграк, татурак, мулрак кеше дә шулкадәр камилрәк.  Киләчәктә дә гаиләгезнең кадерен белеп, аны тагын да ныгытып, зурайтып яшәвегезне дәвам итегез. Гаилә көне белән сезне!!!

Өч теләк

E-mail Принтерга pdf
(14 тавыш, уртача 3.93 )

Сиңа җиткерәсе теләкләремне әкиятләрдәге тылсымлы өч санына бәйлисем килә.

Өч нәрсәне кире кайтарып алып булмый. Ул да булса вакыт, мөмкинлек һәм әйткән сүз.

Сеңлем бел, өч нәрсәне бервакытта да кулдан ычкындырырга ярамый: өмет, намус, тынычлык.

Мәхәббәт, дуслык, ышаныч -- шушы өч төшенчәнең дөньяда иң кыйммәтле икәнен онытма.

Шулай ук дәрәҗә, байлык, уңыш та кеше өчен мәңгелек түгеллеген исеңнән чыгарма.

Кешегә өч яклап: аның хезмәте, дөреслек яклылыгы, ирешкән казанышларына карап бәя бир.

Өч нәрсә кешене харап итәргә мөмкинлеген бел: эчемлек, горурлык һәм явызлык.

Әйе шушы өчлекләр тормыш кануннарын билгели. Әгәр аларны исеңнән чыгармасаң син бик зирәк кеше булырсың.

Хатын-кызларга котлау

E-mail Принтерга pdf
(13 тавыш, уртача 3.46 )

Хатын-кыз гаять тә үзенчәлекле, сихри зат инде ул. Куллары нәрсәгә генә кагылмасын, шул гөлгә әверелә. Күзләре кемгә генә карамасын -- елмаерга мәҗбүр итә, сүзләре ир-атларны чын ир-ат итеп тоярлык көч бирә, ә хисләре,  хисләре – безне, ир-атларны канатландырырга, җилкендерергә сәләтле. Гомумән, безгә -- ир-атларга -- гаҗәеп кадерле бүләк инде ул хатын-кызларыбыз. Чөнки алар безнең тормышны тулыландырып, ямләндереп, матурландырып торучылар. Яшәешьнең бер генә өлкәсен дә алардан башка күз алдына китереп булмый. Ир-ат гаилә төзесә – хатын-кыз аны сабый белән нурлый, ир-ат өй салса – хатын-кыз анда уңайлык-чисталык булдыра.

Кыскасы, безнең бер елмаюыбызга йөрәген бирергә әзер хатын-кызларыбызны котлыйбыз! Сокланабыз һәм хөрмәт итәбез без сезне. Шушы дәрәҗәдән үзегезне бервакытта да төшермәгез, ә бары югары үрләргә генә үрләгез....

Туйга котлау (җырлы)

E-mail Принтерга pdf
(15 тавыш, уртача 3.87 )

Яшьлекне иң матур мизгел диләр. Кеше үз яшь чакларын гомере буе сагынып туя алмый. Һәр чорның үз матурлыгы була, ә яшьлекне, минемчә, ул вакытта чибәррәк, көчлерәк  булган өчен гена сагынмыйлар. Яшьлектә бит гаилә мәшәкатьләрен, зур тормыш авырлыкларын белмисен, фәкать үз уйларың, үз дөньяң белән генә яшисең. Яшьлек – ул үзебез өчен генә яшәү мөмкинлеге бирелгән, бераз җавапсызрак та, бераз җиллерәк тә чор.  Шул гүзәл чорның айлы төннәрендә  ап-ак атта чабып килеп аяк очларына тезләнеп  баш орыр әкият егете хакында хыялланасын…

Һәм… Һәм менә бүген ул синең янәшәңдә: матур да, батыр да нәкъ синең хыялыңдагыча!

Бу бит зур бәхет!!!

Үз тиңеңне табып аңа бар-барлыгың белән буйсынып яшәргә риза булу, зур шатлык, мәшәкатьләрне бергә кичерегә, җаваплылыклар каршында сөйгәнең белән иңгә-иң килеп       күзгә-күз карашып аңлашып яшәргә әзер булу – бу зур бәхет!

Хәер, сезнең турыда болай күп сөйләп торуның кирәге дә юк шикелле. Сез инде ай белән кояш шикелле  бер-берегезне озак күзләп  кавышырга кыймыйча йөргән бик оялчан гына затлар кебек бик озак йөрдегез.

Һәм ниһаять менә, сезнең законлы никахлашу мизгелләрен күрү көннәре дә килеп җитте, мин  …нең иптәш кызы, дусты буларак бу вакыйгага чиксез шатланам. Чөнки … белән без  бик күп сөенечле, борчулы да хәлләрне кичердек. [Бергә үткәргә берәр чор-вакыт] генә дә нинди күңелле хатирәләр калдырды. Сезнең тормышыгыз да шундый күңелле хатирә, көтелмәгән шатлыклардан гына торсын иде. Бүгенге көндә иң бәхетле яшь пар булган кебек, киләчәктә иң бәхетле ир белән хатын, иң бәхетле әти-әни, әби-бабайлар булу насыйп булсын иде сезгә.

Кадерле, …, … ! Ихластан  тәбриклибез. Бәхетле булыгыз. Һәрвакыт берегез  икенчегез өчен  татлы да, затлы да шәраб булып, сөеп-сөелеп яшәгез.

Сезнең гаиләгез турындагы  хәбәрләр, яңалыклар гел куанычлы, сезне яраткан, хөрмәт иткән кешеләр өчен чын бәхет булып яңгырасын иде. Сезнең мәхәббәт, сезнең гаилә әкияттәгечә серле дә, шигырь-дастаннарда язылганча матур да, җырларда җырланганча моңлы да булуын теләп калабыз. Шул сүзләрне дәллигәндәй күңелгә килгән җырдан бер өзек … бары тик сезнең өчен генә.

[мондый матур теләктән соң бер җыр җырламыйча булмый инде, җырлагыз!]

Балалар бакчасы тәрбиячесенә (яшьлек-матурлык)

E-mail Принтерга pdf
(13 тавыш, уртача 3.31 )

Бала өчен тәрбияче әти-әни, яшәгән өй шикелле якын булганда гына бала теләп бакчага бара. Ә ата-ана өчен кечкенә сабыйның үзе киенеп- җыенып бакчага баруы һәм бер мәшәкатьсез калуы --зур куаныч, озын көнгә яхшы кәеф. Ул гына да түгел, сезнең яшьлек-матурлык, үз-үзегезне гел шулай гүзәл йөртүегез дә безне куандыра. Чөнки сабыйлар сездәге ямьне, гүзәллекне күреп үсәләр, шуңа ияләшәләр, үзләренә шундый таләп куялар, матурлыкка омтылалар.  Җитмәсә,  […] шулай дип әйтте, моны болай итәргә ярамый, менә шулай дөрес була, дип һәрвакыт нидидер уңай “яңалыклар”ның өйгә кайтып торуы да сезнең осталыкны, хезмәтегезне югары дәрәҗәдә башкарылуын дәлилли. Без исә боларның барысына сөенәбез, нәниебезнең Кеше булeга ясаган беренче адымнарында, киләчәккә салынган нигезендә тырышлыгыгыз өчен сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Бәйрәм белән ихластан тәбриклибез. Бары бәхетләр, уңышлар һәм иҗади биеклекләр сезгә. Һәрвакыт шулай елмаюга юмарт, тәрбиягә оста, гүзәлеккә өндәүче булып калыгыз.

4 бит (барлыгы 16)

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Котлаулар Котлау сүзләре