Исәнмесез!
Үзебез татар булсак та, әле һаман да урысча чиле-пешле генә сөйләшә белсәк тә, безнең өчен интернет рунет булды. 2009нчы елны әллә ничек татарча мәгълүмәт кирәк булып эзләп караган идек - тырнак очы хәтле генә килеп чыкты. Дөрес, эзләнүләрне дәвам иткәч, энҗе-мәрҗәннәр табыла башлады башлануын...
Озын сүзнең кыскасы, без, бергә килешеп, үзебезнең мәнфәгатьләребезне яктырткан бар татарча мәгълүматны бер җиргә тупларга булдык. Биредә татарча аудиокитаплар, әкиятләр, мәкальләр, табышмаклар, юрау-ышанулар, сынамышлар, буягычлар, төрле бәйрәмнәргә котлаулар һәм башка татар сайтларына юлламалар тупланып бара (бик әкрен генә булса да, иң мөһиме – бара!).
Безнең хобби сезгә ошаса - рәхим итегез!
Ошамаса - хәбәр итегез: фикерегезне калдырыгыз яки хат языгыз:
Бу e-mail адрес спам-ботлардан сакланган, аны карар өчен Javascript кушылган булырга тиеш.
Кәрамовлар гаиләсе.
Фикерләр
Вирус хөҗүмнәре ешаю сәбәпле теркәлү вакытлыча тыелды. Мәкаләләрегезне tazbash
Категория сайлаганчы башта бүлекне сайларга кирәк (секцияне саклагыз дип тора анда). Шуны сайлагача категорияне дә сайлап булачак.
Мәкаләләрегезне tazbash
RSS-тасма