Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Табышмаклар

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен табышмаклар

E-mail Принтерга pdf
(371 тавыш, уртача 3.85 )

Табигать серләре

Үсемлекләр (агачлар, чәчәкләр, гөмбәләр, җиләк-җимеш, яшелчә)

Тереклек дөньясы (җәнлекләр, йорт хайваннары, кош-корт, бөҗәк һ. б.)

Кеше әгъзалары

Йорт-җир, көнкүреш әйберләре, кием-салым

Савыт-саба, аш-су

Транспорт, техника, эш кораллары

Уенчыклар, музыка уен кораллары, уку-язу әсбаплары

Хайваннар

E-mail Принтерга pdf
(197 тавыш, уртача 4.12 )

(бөҗәкләр, сөйрәлүчеләр, җир-су, йорт хайваннары, кош-корт, һ.б.)

  1. Җәйнең буе бал җыя, Кышның буе хәл җыя.
  2. Чи-чи итәр, Читлегенә кереп китәр; Алтын башлы, йомры кашлы, Моны белгән йөз яшьле.
  3. Или-или иләктән, Или чыкты келәттән, Бер битемнән суырып үпте, Әле дә китми йөрәктән.
  4. Тызлый да бызлый, Үпкән җире сызлый.
  5. Алпавытның бакчасы, Бакчасында мунчасы; Мунчасына су китерә Нечкә билле тутасы.
  6. Бигрәк матур бакчасы бар, Бакчасында кысасы бар; Тәмле ризык ашыйлар, Бик авыр йөк ташыйлар.
  7. Безли дә безли, Бигрәк җаны түзми, Гел тәмлене эзли.
  8. Озын-озын колгалар, Анда кошлар оялар; Ите хәрам, өресе хәләл, Аны белер муллалар.
  9. Очалар, очалар һавадагы каргалар; Ите хәрамга китә, Сөте хәләлгә китә.

Үсемлекләр

E-mail Принтерга pdf
(150 тавыш, уртача 4.19 )

(агач, үсемлек, җиләк-җимеш, яшелчә, иген-печән эше һ.б.)

  1. Җаны булмаса да гомер итә.
  2. Җәй тун кия, кыш ялангач.
  3. Язын ямь бирә, Җәй салкын бирә. Көзен тәм бирә, Кышын тун бирә.
  4. Ай үсә, ел үсә, Үзе күзгә күренми.
  5. Яфрак та түгел, Ботак та түгел, Үзе агачта үсә.
  6. Айга да, кояшка да күренми, Агач белән бертигез.
  7. Көн үсә, төн үсә, Агач белән тиң үсә.
  8. Аяксыз, кулсыз, Үзе агачтан сикереп төшә.
  9. Ак киемен кигән, Яшел чугын элгән.
  10. Нинди агач җилсез шаулый?

Табигать күренешләре

E-mail Принтерга pdf
(136 тавыш, уртача 4.19 )

(йолдыз, кояш, ай, күк, болыт, яңгыр, яшен, җир, суык, боз, кар, ел-фасыллар, һ.б.)

  1. Терәмәгән, нитмәгән, Басып тора - китмәгән.
  2. Зәңгәр ашъяулык бөтен дөньяны каплаган.
  3. Төпсез дәрьяларда бер алтын көймә йөзә.
  4. Зур палас, төбендә йомры калач.
  5. Күк келәмгә төн йокламый энҗе сиптем.
  6. Без, без, без идек, Без унике кыз идек, Такта өстенә тезелдек, Таң атканчы юк булдык.
  7. Болын тулы сарыкка тик бер генә көтүче.
  8. Мич тулы пәрәмәч, Уртасында бер калач.

Кеше

E-mail Принтерга pdf
(67 тавыш, уртача 4.28 )

(тән төзелеше, гаилә, туганлык һ.б.)

  1. Кырык бармак, кырык тырнак, Бер агачта ике яфрак. Ике җанга бер сулыш.
  2. Асты диңгез, өсте нур.
  3. Кунак килде, чыгып алыгыз: Аягы бар - йөрми, Күтәрмичә өйгә керми.
  4. Ак җимеш, Өстәлгә куелмый, Үзен һәркем ашый.
  5. Берәүләр үз ашларын эскәтер җәйми генә ашыйлар.
  6. Төшә-төшә, җиргә җитми, Менә-менә, күккә җитми.
  7. Югары менәр һү-һү, Түбән төшәр һү-һү, Уртасында былбыл кош Сайрыйдыр ла һү-һү.
  8. Үзе бер, ябе дүрт, Һәр япьтә бишәр ботак.
  9. Ике багана, Ике багана өстендә мичкә, Мичкә өстендә бөке, Бөке өстендә йомры туп, Туп өстендә куаклык, Куаклык эчендә хайванлык.

Авыл, өй

E-mail Принтерга pdf
(63 тавыш, уртача 4.14 )

(тегермән, мунча, өй, мич, түшәм, идән, шәм, ут һ.б.)

  1. Кыек-мыек, ни эшлисең? - Яшел әфәнде, сине саклыйм.
  2. Йөз дә бер брат, Барысы да бер рәт, Куйганнар терәп.
  3. Ике егеткә бер шарф.
  4. Ике солдат бер каеш буган.
  5. Тирән күлдә балык юк.
  6. Кара җирнең төбеннән, Казы дисәң, кан чыга.
  7. Мөгри-мөгри мөгрәгән, Мөгезен күккә терәгән.
  8. Озын агай кармак саплый.
  9. Ак дөямнең муены озын.

Аш-су

E-mail Принтерга pdf
(55 тавыш, уртача 4.25 )

(савыт-саба, ризык, ашарга әзерләү, тәм-томнар һ.б.)

 

  1. Үзе йомры, үзендә су тора.
  2. Су аркылы тимер күпер.
  3. Киермә кашлы, Киртек башлы.
  4. Ике туган суга бара, Берсен-берсе уза бара.
  5. Кола атым суга төште, Колаклары салпая төште.
  6. Бәләкәй генә чәчле пуп Морҗа юллыгын тазарта.
  7. Бер ялбыр эт абзардан бөтен сарыкны куа.
  8. Гармун кебек сырлы ул, Мич шикелле җылы ул.
  9. Тирән базда тимер эчәк.

Рухи

E-mail Принтерга pdf
(39 тавыш, уртача 3.79 )

(дин, әдәбият, уку-язу, көнкүреш әйберләре, уен кораллары һ.б.)

  1. Тумады, үлде.
  2. Бар икән, ди, дөньяда бер байтирәк, Гәүһәрдән дүрт ботагы аңа терәк; Табышмагым уйла да тап, уйна да тап, Моны тапкан кешенең акылы зирәк.
  3. Алтын белән уралган, Көмеш белән чорналган, Күп илләрдә йөрегән, Күп кешегә тимәгән.
  4. Сүрәдә - «мим» сез, Мивәдә - гөлсез.
  5. Бар, имеш, ди, биш җимеш: Икесе - төн йөзе күрмеш, Өчесе - көн йөзе күрмеш.
  6. Биек-биек кыялар, Анда кошлар оялар.
  7. Кайда сөйләшсәң дә ишетә.
  8. Исеме бар, үзе юк.
  9. Авызын ачар, Утлар чәчәр, Күргән һәркем аннан качар.

Сүз: аваз-хәреф

E-mail Принтерга pdf
(34 тавыш, уртача 4.35 )

метаграмма, шарада һ.б.

 

  1. Синдә бар, миндә бар - кешедә юк, Казанда бар, өйдә юк; Урманда бар - бер генә, Җирдә-суда бер дә юк.
  2. Мәскәү илә Казанда юк, Питербур илә Оренбурда бар; Ташкент илә Уфада юк, Әстерхан илә Самарда бар.
  3. Мәскәүдә бер дә юк, Казанда икәү.
  4. Әбидә бер, бабайда ике.
  5. Диңгездә бар, суда юк, Абзарда бар, өйдә юк.
  6. Бездә бар, Сездә бар, Илдә юк.
  7. Яз белән көз нәрсә белән тәмамлана?
  8. Казанның уртасында ни бар?
  9. Сыерда бар, атта юк, Сарыкта бар, эттә юк.
  10. Тыкрык башында ни бар?

Арифметик табышмаклар

E-mail Принтерга pdf
(41 тавыш, уртача 4.44 )

1. Ике кеше, кырдан сарыкларын куып кайтып килгәндә, бер су янында очраштылар. Боларның берсе карт, берсе яшь иде. Карты яшенең сарыкларына карап торды да әйтте: «Ишетәмсең, чибәр егет, әгәр син миңа бер сарыгыңны бирсәң, минем сарыкларым синеке чаклы ике була»,- диде. Егет, башын кашып, азрак уйлап торды да әйтте: «Юк, бабай, болай гаделсезлек булыр. Син үзең миңа бер сарыгыңны бир, ул чагында, икебезнең дә тигез булып, арабызда көнчелек калмас»,- диде.

Минем беләсем килә: боларның ничәшәр сарыгы бар иде?

Табышмак-әкиятләр һәм табышмак-мәзәкләр

E-mail Принтерга pdf
(58 тавыш, уртача 4.17 )

1. Әүвәл заманда, имеш, иске Казанда, Алтынбәк дигән бер хан булган. Аның өч улы булган, ди. Беркөнне бу хан, диван корып вәзирләре белән утырганда, олы улын каршысына китереп әйткән: «Угылым, сине өйләндермәкче булам, син кем кызын, кайсы кызны аласың килә?» -дип сораган. Олы улы: «Сез кайсы кызны муафикъ күрсәгез, мин дә шул кызны яхшы күрәм»,- дип, җиргә караган. Алтынбәк хан әйткән: «Әй, балам, сүзең дөрес, алай да кыз алырга ихтыярны сиңа бирәм, син кемне теләсәң, мин сиңа шуны алып бирәм»,- дигән. Улы шунда әйткән: «Безнең Казанда Хәсәнбәк морза бар, аның Айсылу атлы бер кызы бар. Минем аласым килгән кыз шушы булыр»,- дигән. Хан: «Яхшы, алып бирермен»,- дип вәгъдә биргән. Олы улы чыгып киткәч, уртанчы улын чакырткан. Хан аңардан: «Нинди кыз аласың килә?» - дип сорагач, ул да: «Хәсәнбәк морза кызын»,- дип җавап биргән. Хан аңа да шул кызны алып бирергә вәгъдә иткән. Кече улын чакыртып сораса, анысы да: «Айсылуны сөям»,- дип җавап биргәч, хан аңа да шул кызны вәгъдә иткән. Диван таралган. Вәзирләр: «Най, бу ханыбыз ничек бер кызны өч улына да алып бирмәкче була?» -дип, гаҗәпкә калганнар.

Төрлесеннән

E-mail Принтерга pdf
(84 тавыш, уртача 3.62 )

(дөнья, акча, үлчәү, транспорт, сәнәгать, сугыш кораллары һ.б.)

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Халык иҗаты Табышмаклар