Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Кыш ачуланды

E-mail Принтерга pdf

К. Д. Ушинский

Бер заман кыш ачуланды. Беркемгә дә көн күрсәтмәскә уйлады ул. Иң элек кошларга бәйләнде. Салкын җил исте, агачларның яфракларын койды.

Кошларга сыеныр урын калмады. Алар төр-кем-төркем булып җыелып киңәштеләр, чыелдаштылар да биек таулар, зәңгәр диңгезләр артындагы җылы якларга очып киттеләр. Ә инде бездә кышларга калганнары түбә кыекларындагы, тәрәзә башларындагы ояларына кереп постылар.

Кошларның исе китмәвен күргәч, кыш җәнлекләргә ташланды. Кырларны кар белән томалады, ачы суыклар алып килде, урманнарны кар басты.Җәнлекләр дә бирешмәде: берсе җылы тунын киде, икенчесе тирән оясына кереп ятты. Ә йорт хайваннары җылы абзарларда кешеләр әзерләгән азыкны ашап яши бирделәр.

Кыш тагын да явызлана төште. Ул балыклар янына да килеп җитте: күлләр, елгалар өстен боз белән каплады. Боз астындагы балыклар тирәнгә төшеп качтылар.

Монда да эш барып чыкмагач, кыш, кешеләр янына барып, аларның кирәкләрен бирим әле дип уйлады. Тәрәзәләрне боз белән каплады, ишек Һәм стеналарны шакыды. Салкыннан бүрәнәләр шартлады. Ә кешеләр җылы мич янында рәхәтләнеп чәй эчтеләр, тун, киез итек Һәм бияләйләрен киеп, эшкә киттеләр. Кыш өчен иң хурлыклысы шул булды: бала-чага чана шуып, кыш бабай ясап уйнады.

Кыш күрә: нәрсәгә генә тотынмасын, аның эше барып чыкмый. Ул зәһәрләнеп елый. Өй кыекларыннан кышның күз яшьләре тама... Димәк, яз якынлаша!

Ураза (Рамазан)

E-mail Принтерга pdf
(59 тавыш, уртача 3.97 )

Кыскача

Ураза тоту – таң атканнан башлап кояш батканчыга хәтле ашаудан, эчүдән, якынлык кылудан, начар сүзләрдән, начар уйлардан тыелып тору.

Таң ату вакыты (утренние сумерки) – иртәнге намаз (аль-фаджр) вакыты,

Кояш бату вакыты (закат) – ахшам намазы (аль-магриб) вакыты.

Сәхәргә ният кылу: «Нәүәйтү ән әсүмә саумә шәһри рамәданә минәл фәҗри иләл мәгриби халисән лилләһи тәгалә». Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә өчен ихлас белән ният кылдым таң вакытыннан башлап, кояш батканчы Рамазан уразасын тотарга.

Авыз ачу һәм дога кылу: «Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галә ризкыйкә әфтартү фәгъфирли йә гаффәру мә каддәмтү үә мә әххартү». Мәгънәсе: Әй, Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен генә тоттым, Сиңа гына иман китердем, Сиңа тәвәккәл кылдым һәм Синең ризыгың белән авыз ачам. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһ, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да гафу кыл.

6-7 яшьлек балалар өчен шигырьләр

E-mail Принтерга pdf
(75 тавыш, уртача 4.03 )

Көз җитте

Муса Җәлил

Киң болыннарда,

Урман-кырларда,

Агачлар, гөлләр

Кибеп сулдылар.

Календарь

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home