Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Табигать күренешләре

E-mail Принтерга pdf
(136 тавыш, уртача 4.19 )

(йолдыз, кояш, ай, күк, болыт, яңгыр, яшен, җир, суык, боз, кар, ел-фасыллар, һ.б.)

  1. Терәмәгән, нитмәгән, Басып тора - китмәгән.
  2. Зәңгәр ашъяулык бөтен дөньяны каплаган.
  3. Төпсез дәрьяларда бер алтын көймә йөзә.
  4. Зур палас, төбендә йомры калач.
  5. Күк келәмгә төн йокламый энҗе сиптем.
  6. Без, без, без идек, Без унике кыз идек, Такта өстенә тезелдек, Таң атканчы юк булдык.
  7. Болын тулы сарыкка тик бер генә көтүче.
  8. Мич тулы пәрәмәч, Уртасында бер калач.
  9. Кирәгәсез күк тирмәнең Төнлегендә ике ак таш, Киезендә мең-мең вак таш.
  10. Зәңгәр диңгездә аккошлар йөзә.
  11. Ул булса, көн була, Ул булмаса, кем була?
  12. Тау башында алтын тәңкә ялтырый.
  13. Тәрәзә аша алтын таяк керә.
  14. Тәрәзәдән сыя, Ишектән сыймый, Сандыкка сыя, Салып бикләп булмый.
  15. Алтын кылыч җиргә төште,- Тавышын беркем ишетмәде.
  16. Ак сандыгым ачылды, Эченнән ефәк чәчелде.
  17. Алтын капка ачыла, Көмеш капка ябыла, Мәрди бабай кычкыра, Үлгән кешеләр терелә.
  18. Ике туган: Берсе ак булган, Берсе кара булган.
  19. Кара сыер килде,- Бөтен дөньяны җиңде; Ак сыер килде,- Бөтенесен дә күтәрде.
  20. Кояшлы көндә артыңнан калмый, Болытлы көндә эзләп тә табып булмый.
  21. Иртә белән абый, Төш турында энем, Кичкә таба агай.
  22. Апасы энесенә кунакка бара, Энесе апасыннан кача.
  23. Алтын китте, Көмеш килде.
  24. Агач башында алтын йөзек, Аның да бер яртысы өзек.
  25. Әй түбәсендә ярты ипи.
  26. Бер атасы, бер анасы, Ничә йөз мең баласы.
  27. Бер көтүче мең сарык көтә.
  28. Өй түбәсендә вак таш, Алар янында бер зур бант.
  29. Йолдызлар
  30. Вак кынадыр үзләре, Ялтырыйдыр күзләре.
  31. Төнлә баксам - күк тулган, Иртән баксам - юк булган.
  32. Өй башына тары сиптем.
  33. Биш кыз бер көянтә күтәргән,- Төн буена су ташый.
  34. Өй башында саплы чүмеч.
  35. Казыкка бәйләнгән ике атым дулый, Дуласа да бер тирәдән китә алмый.
  36. Тау аркылы ук аттым, Аткан угым югалттым.
  37. Ята торган ястыгым, Шунда тарым, ясмыгым.
  38. Миннән ни чаклы алсалар, Шулкадәр зурая барам.
  39. Олы казанны күтәреп булмый, Озын бауны җыеп булмый.
  40. Өй артында дарым бар, Күтәрә алсаң, барын да ал.
  41. Саз төбендә сары энҗе.
  42. Кодыкка төштем, таш чыгардым,- Таш дигәнем ут булды.
  43. Коем төбе - кара май.
  44. Булмаган җире сирәк, Үзе һәрвакыт кирәк.
  45. Илле грамм герне күтәралмый, өстендә меңәр тонна йөкләр йөртә.
  46. Нәрсә йөгерә аяксыз? Нәрчә оча канатсыз? Нәрсә үсә тамырсыз?
  47. Җир иңгән җирдә шома пыяла.
  48. Ярты ел ат белән йөриләр, ярты ел йөзәләр.
  49. Таудан туа, диңгезгә куа.
  50. Үзе чаба да чаба, койрыгы күренми.
  51. Кыш буена тик тора, Яз җиттеме - котыра.
  52. Аты бара, тәртәсе кала.
  53. Бу дөньяда бар дүрт агай: Берсе һаман йөгерә, бер дә армый, Икенчесе гел ашый, бер дә туймый, Өченчесе гел эчә, бер дә канмый, Дүртенчесе гел көйли, Тавышы бер дә килми.
  54. Тустак тулы су, Суның өсте бу.
  55. Бер картның унике улы бар: Өчесе сары көпе кия, Өчесе яшел күлмәк кия, Өчесе сары чикмән кия, Өчесе ак тун кия.
  56. Бабай килгән сагынып, Ак чикмәнен ябынып.
  57. Кара сыерым ятып калды, Ак киезем ябып калды.
  58. Ак сыер: «Торып китик»,- ди, Кара сыер: «Ятып торыйк»,- ди.
  59. Ак юрганымны алып куйдым, Яшел юрганымны җәеп куйдым.
  60. Үзе тук кебек, Кайгысы юк кебек, Җылый башласа - туктамый.
  61. Бер күркә, унике аккош, Кырык сигез ана каз, Өч йөз алтмыш биш бала каз.
  62. Дөньяда бер агач бар: өч йөз алтмыш алты яфрагы бар: бер ягы ак, бер ягы кара.
  63. Дыгыр-дыгыр дыгырчык, Кырык сигез тыгырчык, Унике каз, ике аккош,- Аны тапкан тутый кош.
  64. Өянке, өянке, Ботак саны унике, Нәр ботакның җиде яфрагы, Кара булыр бер ягы, Ак булыр бер ягы.
  65. Бер авылда унике өй, Һәр өйдә утыз кыз, Һәр кызның бер бите ак, бер бите кара.
  66. Бер тирәк, Унике ботак, Һәр ботакка дүрт чыпчык, Һәр чыпчыкка җиде яфрак, Һәр яфракның бер ягы кара, Бер ягы ак.
  67. Унике йолдызга бер ай.
  68. Унике чүлмәк, Чүлмәк саен утыз йөзем, Утыз йөземгә бер исем.
  69. Бер ояда - җиде күкәй.
  70. Бер тавык астында алтмыш йомырка.
  71. Ипи түгел, су түгел, Авыр түгел, аз түгел, Ансыз яшәү мөмкин түгел.
  72. Тәнсез тора, Телсез сөйләшә, Һичкем аны күрми, Һәркем аны ишетә.
  73. Кем барлык телләрдә дә сөйли ала?
  74. Кулсыз-аяксыз тәрәзәне кага, Тавышсыз җырлый, Өйгә керергә сорый.
  75. Үзе аяксыз-кулсыз, Үзе агач сындыра.
  76. Иртә килә, чиртә килә, Ике канатын сирпә килә, Камышлыктан үтә килә, Камыш башын селкә килә.
  77. Өй түбәсендә бүре улый.
  78. Уты юк, төтене бар.
  79. Ак чыбылдык эчендә Айны ничек табаем? Күк чыбылдык эчендә Көнне ничек табаем?
  80. Җем-җем иткән нидер ул? Ялмап алган нидер ул? Биле бөкре нидер ул? Яуны кырган нидер ул?
  81. Аягы юк - ил гизә, Күзе юк - яшь түгә.
  82. Онгыл-чонгыл манара, Кат-кат булып кабара, Суы барда карала, Суы бетсә тазара.
  83. Зәңгәр күктә бөркет оча,- Канаты белән кояшны каплый.
  84. Сыерымның җилене тулган, сөте юк.
  85. Түбә аркылы казлар үтте, Бөтен җирне сазлар итте.
  86. Кара төенем чишелде, Эченнән җәүһәр чәчелде.
  87. Җәйге эссе көннәрдә Мине сагынып көтәләр, Мин аз гына күренсәм, Качып-посып бетәләр.
  88. Берсе чәчә, Берсе эчә, Берсе үсә.
  89. Юл тулы борчак чәчелде, җыючы юк.
  90. Борынсыз чыпчык боз тишә.
  91. Өй артында дөп-дөп кое казый.
  92. Өй артында дөп-дөп тары төяләр.
  93. Өй артында тәңкә сикерә.
  94. Урал таудан кылыч орсам Иделдә чабагым уйный.
  95. Ялан җирдә ялт та йолт.
  96. Тәрәзәне елык итте, Йөрәгем чырык итте.
  97. Ялт итәр дә йолт итәр, Тигән җирен ут итәр.
  98. Ала казы калтыр-колтыр, Канат очы ялтыр-йолтыр; Инәсе елый вәр-вәри, Кызы көлә шар-шарый.
  99. Атасы чарык әйләндерә, Угылы пычагын яный.
  100. Падишаның күркәләре Галдыр-галдыр итәдер; Муенындагы мәрҗәннәре Ялтыр-йолтыр итәдер.
  101. Болгаерда ялт итте, Килдуразда шалт итте, Борындыкта кисмәк ярылды.
  102. Ялт-йолт ялтырый, Җирнең өсте калтырый, Энҗе кебек тезелә, Ефәк кебек сузыла.
  103. Селки арыш камчысы, Алтын нурлар тамчысы.
  104. Ялман ялап ала, Ялаган җире янмый кала.
  105. Идел аркылы алтын дуга ташладым.
  106. Сыр-сыр сыры бар, Алты төрле нуры бар, Җиде кат күккә юлы бар.
  107. Шундый матур бер күпер - Кеше йөрми, ат керми.
  108. Ишектән керер, Түреңә менеп утырыр.
  109. Байны кочаклый, Ярлының куенына керә.
  110. Килделәр агайлар балтасыз, Ясадылар күпер тактасыз.
  111. Акты-акты да тәрәзә астына ятты.
  112. Төнлә тәрәзәсе бикләнә, Көндез ачыла.
  113. Сыр-сыр сыргалак, Уртасында бер табак.
  114. Аккошым очып китте, Кара төлке ятып калды.
  115. Кышын ята таштай, Язын чаба аттай.
  116. Утта янмый, Суда батмый.
  117. Әндри күзен ак алган.
  118. Аягы юк, кулы юк, Тәрәзәгә гөл ясый.
  119. Үзе туңа, үзе керми, Үзе елый да елый.
  120. Өй артында ак тана Мөгезем бар дип мактана.
  121. Ак ябалак ак киезгә ятыр.
  122. Мамык юрган, Кат-кат сырган, Үзе суп-суык.
  123. Кара җирнең өстенә Каз мамыгын кем түккән? Ак юрганын кем теккән? Ап-ак онны кем сипкән?
  124. Ак ашъяулык таптык, Җир өстенә яптык.
  125. Менә ята җәүһәр таш, Алыйм дисәң, юк була.
  126. Яшь килен суга бара, Тәңкәләре коелып кала.
  127. Йон түшәгем ертылды, Бөтен дөнья йон булды.
  128. Аю бабай йон тетә, Балакларын селкетә.
  129. Котыра да үкерә, Бөтен җирне тутыра.

 


 

Табышмак җаваплары

  1. Күк
  2. Күк
  3. Күк һәм ай
  4. Күк һәм ай
  5. Күк һәм йолдызлар
  6. Күк һәм йолдызлар
  7. Күк, йолдызлар, ай
  8. Күк, йолдызлар, ай
  9. Күк, йолдызлар, ай
  10. Күк һәм болыт
  11. Кояш
  12. Кояш
  13. Кояш нуры
  14. Кояш нуры
  15. Кояш нуры
  16. Кояш чыгу, таң ату
  17. Кояш чыгу, ай бату, әтәч кычкыру, кешеләр йокыдан тору
  18. Көн һәм төн
  19. Көн һәм төн
  20. Күләгә
  21. Күләгә
  22. Кояш һәм ай
  23. Кояш һәм ай
  24. Ай
  25. Ай
  26. Кояш, ай, йолдызлар
  27. Ай һәм йолдызлар
  28. Ай һәм йолдызлар
  29. Йолдызлар
  30. Йолдызлар
  31. Йолдызлар
  32. Көянтә йолдыз
  33. Җидегән йолдыз
  34. Тимер казык, акбүзат, күкбүзат йолдызлары
  35. Йолдыз атылу
  36. Җир
  37. Чокыр казу
  38. Тау һәм юл
  39. Туфрак
  40. Ком
  41. Ташкүмер
  42. Нефть
  43. Су
  44. Су
  45. Су
  46. Су өсте
  47. Су өсте
  48. Чишмә
  49. Елга
  50. Елга
  51. Елга һәм аның ярлары
  52. Елга, ут, җир, җил
  53. Күл
  54. Елның дүрт фасылы
  55. Кыш килү
  56. Кыш килү
  57. Кыш үтеп, яз килүе
  58. Кыш үтеп, яз килүе
  59. Яз
  60. Көз
  61. Ел,, айлар, атналар, тәүлекләр
  62. Ел, көн-төн
  63. Атналар, айлар, бәйрәмнәр
  64. Ел, айлар, айдагы тәүлекләр, төн, көн
  65. Ел, айлар, айдагы тәүлекләр, төн, көн
  66. Ел, айлар, айдагы атналар, атнадагы тәүлекләр, көн, төн
  67. Ел, унике ай
  68. Ай, тәүлекләр
  69. Атна һәм тәүлекләр
  70. Сәгать һәм минутлар
  71. Һава
  72. Яңгырау, кайтаваз
  73. Яңгырау, кайтаваз
  74. Җил-давыл
  75. Җил-давыл
  76. Җил-давыл
  77. Җил-давыл
  78. Томан
  79. Томан
  80. Чык һәм чалгы
  81. Болыт
  82. Болыт
  83. Болыт
  84. Яңгырсыз болыт
  85. Болыт, яңгыр
  86. Болыт, яңгыр
  87. Яңгыр
  88. Яңгыр, җир, үлән
  89. Боз яву
  90. Тамчы
  91. Тамчы
  92. Тамчы
  93. Тамчы
  94. Яшен
  95. Яшен
  96. Яшен
  97. Яшен
  98. Яшен
  99. Күк күкрәү, яшен
  100. Күк күкрәү, яшен
  101. Күк күкрәү, яшен
  102. Яшен яшьнәү, яңгыр яву
  103. Аҗаган
  104. Аҗаган
  105. Салават күпере
  106. Салават күпере
  107. Салават күпере
  108. Суык
  109. Суык
  110. Елгада боз кату
  111. Елгада боз кату
  112. Бәке
  113. Бәке
  114. Боз китү, елга ачылу
  115. Боз китү, елга ачылу
  116. Боз
  117. Тәрәзә бозы
  118. Тәрәзә бозы (Суык)
  119. Түбәгә каткан боз
  120. Түбәгә каткан боз
  121. Кар
  122. Кар
  123. Кар
  124. Кар
  125. Кар җемелдеге
  126. Кар яву
  127. Буран, өермә
  128. Буран, өермә
  129. Буран, өермә


Фикерләр   

 
+2 #12 Guest 2013-05-21 16:48
фигняяяя :-x :-x :-x :-x :-x :-x :-x :-x :cry: :cry: :cry: :cry: :cry: :cry: :cry: :cry: :cry: :cry: :cry: :sigh: :sigh: :sigh:
Администраторга хәбәр итү
 
 
+2 #17 Guest 2013-11-17 19:06
уз авылынны кош очышыннан сурэтлэу турында сочинения кирэк
Администраторга хәбәр итү
 
 
0 #18 Guest 2013-11-28 15:51
крутооооооооооо оооооо :lol: :lol: :lol: :lol: :lol: :lol: :lol: :lol: :lol: :lol: :lol: :lol: :lol: :lol: :lol: :lol: :lol: :lol: :lol: :lol: :lol:
Администраторга хәбәр итү
 
 
0 #19 Guest 2015-04-20 21:39
:cry: Ничегошеньки не понятно
Администраторга хәбәр итү
 

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Халык иҗаты Табышмаклар Табигать күренешләре