Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Кәләшнең туйдан соң рәхмәт сүзләре 2

E-mail Принтерга pdf
(6 тавыш, уртача 3.83 )

Янәшәмә карыйм да, мин үземнең бик бәхетле кеше икәнемә тагын бер кат инанам. Кадерле ирем, кара әле, биредә безне бары хөрмәт иткән, яраткан кешеләр генә җыелган. Менә ерак араларны якын итеп килгән дуслар, йөз сум акчаң булганчы йөз дустың булсын диләр -- чын сүзләр, рәхмәт сезгә дусларым. Дуслардан якынрак туганнар. Сезне үзебезнең  беренче шатлыгыбызны уртаклашуга килүегез өчен бик зур рәхмәт. Туганнардан янәшәрәк күршеләр. Күршеләр, күршеләр – иң якын кешеләр, мин сезнеңкүршегездән китсәм дә, һәрчак шулай якын булып калыгыз.

[…], кара, менә болар минем өчен җанымның бер өлеше булган апам һәм абыем, сеңелем. Аларның һәммәсенең  инде күптән үз тормышы, шулай да без бергә һәм бердәм. Шатлыкта да, борчуда да без -- туганнар. Без дә алардан аерылмый яшик. Алар минем якыннарым, мин алалар белән бер аланда тәгәрәп үскән,  мин аларны бик яратам, алар да минем өчен җан атып торалар, рәхмәт аларга.

Әтием, әнием – минем тормышта иң изге, иң кадерле сүзләр белән әйтеп бетергесез кирәкле олы кешеләр. Минем бүген рәхмәтнең иң олысын иң ихласын аларга җиткерәсем килә. Җан биргән әнием, яшәү биргән әтием -- рәхмәт сезгә барысы өчен: гомерем, балачагым, яшьлегем, белемем, өс-башым, борчусыз яшәешем, бүгенге мәңге истә калырлык мәҗлесем өчен --рәхмәт сезгә.

[…], тагын бер кабат -- мин бәхетле. Минем әтием-әнием исән-сау, янәшәмдә, туганнарым, дусларым биредә, ул гына да түгел, минем хәзер тагын бер әнием, әтием, миңа кызым дип дәшүче синең әти-әниең, яңа туганнарым бар.

Әйе, мин бәхетле. Мин хәзер үземнең бәхетемне синең кулларыңа тапшырам. Әгәр минем бәхетемне саклап яшәсәң, мин синең дөньяда иң бәхетле ир булуың өчен барлыгым белән тырышып яшәячәкмен, кадерлем.

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Котлаулар Котлаулар Кәләшнең туйдан соң рәхмәт сүзләре 2