Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Кәләшнең туйдан соң рәхмәт сүзләре

E-mail Принтерга pdf
(5 тавыш, уртача 1.60 )

Бүгенге көнгә кадәр бер дә уйламый идем туган йортны, әти-әниемне калдырып башка урында, башка кеше янәшәсендә яшәргә кирәк дип. Һәм бу уку вакытындагы шикелле вакытлы гына да түгел, гомергә. Гомергә, табигать кануны шулай булгангадыр, бәлки, кошлар да бит әткәләре оясында әнкәләре китергән җимне чүпләп үсәләр дә, канат ныгыткач үзләре офыкка хуҗа булып үз оясын коралар, шулай ук кошлар очырырга  әзерләнәләр.

Күрәсең, минем дә шул кошлар шикелле үз күгемә, үз ояма [..] белән бергә ия булыр вакытым җиткәндер. Узганнарны, бүгенгесен уйлап минем бары рәхмәт әйтәсем килә җан биргән анама, гомер биргән Аллама, канат биргән атама. Тормыш күгендә очарлык, биеклекләрне яуларлык көчем өчен, сәламәт тәнем, зирәк акылым, сезнең  ярдәм белән алган белемем, кая гына булсам да кайтып сыенырлык урын булган туган оям, йортым өчен рәхмәт!!! Бары тик бер генә сүз -- рәхмәт. Күңел түремдәге иң моңлы һәм нәзек кылларыннан чыккан ихлас рәхмәт сезгә барысы өчен. Рәхмәт барыгызга да, туганнарга, дусларга. Хөрмәт итеп килгәнегез, безнең шатлыклы бәйрәмебезне уртаклашканыгыз өчен. Рәхмәт шулай ук мәҗлесебезне һәръяклап оештырган алып баручылар белән җитештерүче-пешерүчеләргә. Барыгызга чын күңелдән рәхмәт!

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Котлаулар Котлаулар Кәләшнең туйдан соң рәхмәт сүзләре