Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Поздравления

На 23 февраля (солдату)

E-mail Печать PDF
(81 votes, average 3.42 out of 5)

Котлыйм сине 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән. Сиңа саулык-сәламәтлек белән тизрәк хезмәтеңне тәмамлап кайтуыңны телим. Кызарып баеган кояшның балкуы матур, әмма кеше гомеренең яшьлек таңына ни җитә? Мин сиңа тормыш юлыңда көч түкмичә бирелә торган бәхет телим. Юлың катлаулы да, сикәлтәле дә булсын – алай яшәве мәгънәлерәк, күңеллерәк. Син шулардан тәм, ләззәт тап һәм алга омтыл. Мәхәббәтең ак төнбоектан чәчкә атсын, бәхетең  якты бизәкләре, энҗе-мәрҗән булып күңелеңә ятсын. Сөяргә-сөелергә ходай насыйп итсен, хыялларың чынга ашсын. Иң изге теләкләр белән, […].

Юбилей (дорогой друг)

E-mail Печать PDF
(50 votes, average 3.36 out of 5)

Бервакытта да кешеләрне ярдәмсез, үтенечләрне җавапсыз калдырмаганга күрә сине кояш белән тиңлисем килә. Чынлап та, сиңа күтәрелеп караган һәр кеше синең йөзеңнән нур, күңелеңнән җылылык, киңәшләреңнән файда ала. Күрәсең, синең табиб булуың син туганчы холкыңа салынгандыр. Һәм син шуны тормышыңда сизеп-тоеп бик уңышлы кулланып бүгенге көндәге хөрмәтле кадерле кешегә әверелгәнсең. Ул гына да түгел, синнән бөркелгән позитив нурлар янәшәңдәгеләрне һәрчак үз яныңа җыя. Синең кадерле ирең, кабатланмас балаларың, дусларың –һәммәсе урнәк.

Кадерле дустым, синең шаянлыгың һәм чаялыгыңа һәрчак сокланам һәм шул яктылыгың, җылылыгың, саулыгың һичкайчан сүрелмәсен, күңелеңдәге изгелегең беркайчан түгелмәсен дип телим.

Юбилеең белән сине.

50 яшьлек туган көнең белән!!!

Слова благодарности матери (кем бы мы ни стали...)

E-mail Печать PDF
(33 votes, average 3.94 out of 5)

Әнинең нинди кадерле, кеше тормышында әһәмиятле зат икәнен искәртеп тору бер дә урынсыз. Чөнки һәммәбез беләбез, кеше гомеренең башыннан алып ахырына кадәр озатып баручы изгелекләр барысы да шул әни сүзе белән бәйләнгән.  Без барыбыз да, бүгенге көндә кемнәр генә булмыйк, башлангычыбыз белән, гомеребез, белемебез, тәрбиябез белән әниләргә бурычлы.  Әнкәйләргә иң зур ихтирамга лаек, иң олы хөрмәткә ия кешеләр шуны бервакытта да истән чыгармыйк, күңелебездә әниләребезгә рәхмәт хисен йөртсәк безнең юллар һәрвакыт уңар, шул хис безне әнкәй догасы кебек һәчак саклап яклап йөртер.  Әниләребез безнең гамәлләргә куанып тыныч картлыкларын каршы алырга лаеклы кешеләр. Бәйрәмнәре белән аларны. Авырмасыннар сау-сәламәт һәм озын гомерле, тыныч күңелле булсыннар.

Слова благодарности матери (от дочери, ставшей матерью)

E-mail Печать PDF
(35 votes, average 3.71 out of 5)

Кадерле әнием! Сүземне каян һәм ничек башларга белмим. Куенымда күкрәгемне йомшак кулллары белән каплап, мышык-мышык  килеп  сабыем, үз сабыем ятканда мине бары хисләр генә били. Эх, шул хисләрне бер янчыкка салырга да, сиңа җибәрергә иде. Белер идең минем ничек бәхетле икәнемне, сизер идең сиңа ничек рәхмәтле булганымны, аңлар идең минем сиңа әйтәсе килгән иң изге, иң саф ниятләремне. Эх әни, рәхмәт сиңа! Шушы «рәхмәт» сүзен ишетер өчен күпме еллар сабыр гына көткәнең өчен. Барысы өчен: гомерем, чиста намусым, саф тәрбиям, затлы тормышым,  бәхетем өчен.

Әнием, зур рәхмәт сиңа. Мәңге яшә, зинһар өчен, безнең янәшәдә. Киңәшләрең, гамәлләрең, сабырлыгың, ярдәмең белән үрнәк булып, бер дә авырмыйча, безнең өчен гел сөенеп яшә. Без сине бик яратабыз. Әниләр бәйрәме белән сине!!!!

Мужу о матери

E-mail Печать PDF
(10 votes, average 3.80 out of 5)

Корьән хәдисләренең берсендә гаиләдә хатын-кыз белән ир-атның мөнәсәбәте турында бик кыска һәм төгәл генә әйтелгән. Хатын-кыз өчен иң якын кеше – ире, ә ире өчен – әнисе булырга тиеш. Бу дөрестән дә шулай. Әгәр ир ат тормышында шушы ике затның урынын, әһәмиятен дөрес билгеләп, чикләрен урнаштырып яши ала икән, димәк ул фани дөньяда гына түгел ахирәттә дә җәннәткә ия кеше. Шуңа күрә, кадерле дустым […], синең тормышның җәннәт кебек булуына ышанычым зур. Уңышлар һәм бәхетләр генә юлдаш булсын сезгә әлеге җәннәтегезне кору юлында.

1 страница из 9

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Поздравления