Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Поздравления

На свадьбу (живите дружно)

E-mail Печать PDF
(40 votes, average 3.33 out of 5)

Бер карасаң бик гади, бер карасаң аңлый алмаслык маҗаралар белән тулы тормыш шундый кабатланмас нәрсә икән, киләсе минутта сине ни көтәсен һич кенә дә белеп булмый. Ни генә булмасын, кадерле яшьләр, сез бүгеннән бердәм, икегез бер фикер кешеләре. Сез бердәм бер гаилә. Сезнең тормыш бары сезнең кулда, сезнең язмыш бары сезнең юлда. Гел янәшә, бер уйда, бер теләктә, бер нияттә булсагыз яшәве һичшиксез күңеллерәк булыр.

Тормыш кинәт кенә яңакка сугып җиргә егып салса, шунда ук чәчтән сыйпап торгызырга да сәләтле, шунысын истән чыгармагыз. Сабыр, түзем булыгыз. Сөюегезгә, өметегезгә ышаныгыз, бер-берегезнең күңеленә, сизгерлегенә таяныгыз  һәм әлбәттә, онытмагыз. Яныгызда сезгә һаман ярдәм кулы сузарга әзер әти-әниләрегез, мөмкин кадәр булышырлык туганнарыгыз, дусларыгыз барын истә тотыгыз. Бердәмлектә, татулыкта, бәхеттә яшәгез.

С днем святого Валентина (люблю!)

E-mail Печать PDF
(13 votes, average 3.85 out of 5)

Беләеңме безең сөю минем күңелгә ак рәшә булып җәелгән. Ул миңа ямьсез көннәрне матурайтып, матурларын тагын да ямьлерәк итеп тоярга, һәрнәрсәдә гүзәллекнең тәмен татырга,  эчпошыргыч соры көннәрдән арынырга ярдәм итә.

Минем хисләрем канатлар шикелле һәрчак мине югарыга, кеше буе җитмәслек биеклекләргә күтәрә. Мин  сине  бик яратам. Шул яратуым белән яшим. Дөньяның тәмен, тормышның ямен табып яшьним. МИН СИНЕ СӨЯМ!!!

Свадебное (сказка)

E-mail Печать PDF
(7 votes, average 4.00 out of 5)

Иң элек сезгә бер әкият сөйлисем килә

Дөньяга туган ди нәни генә бер йомшак чеби баласы. Тирә юньдәге матурлыкны, шаулап утырган үләннәрне, хуш ис бөркегән чәчәкләрне күреп таң калган.

-- Нинди матур, нинди гүзәл! Әгәр тумаган булсам, мин бу ямьне күрә дә алмаган булыр идем. Дөнь искиткеч матур, – дип дан җырлап пипылдарга тотынган.

Моның шулай хозурлануын бер кош читтән генә күзәтеп торган да моның янына төшеп әйткән:

--      И чебеш, – дигән, -- матурлык турында нәрсә беләсең соң син? Менә безне, кошларны, кара: без күктә очабыз, күкне иңлибез, саф җилләрдә хушланабыз, яңгыр яуса коенабыз. Кояш чыкса болытларга ятып кызынабыз. Җиргә карап сокланабыз...

Кошның барысын да шулай сайравы чебешне бик кызыктырган, ымсындырган.

--      Алып мен мине дә шул биеклеккә, – дигән чебеш.

Кош карышмаган.

Киң офыкны, зәңгәр күкне, җирдәге ямьлелекне күреп таң калган чебеш, башлары-зиһеннәре чуалган, үзен канатлыдай хис итеп кош томшыгыннан ычкынып китеп җиргә төшеп киткәнен сизми дә калган....

Бу хикмәтле әкияттә чебеш бер дә кызганыч түгел, минемчә, бу батырлык-кыюлык тик хыялый омтылыш өлгесе. Күрегез ул моңарчы үз тиңдәшләре күрмәгән гүзәллекне күрә алган, очу тәмен татыган.

Минем яшьләргә бу әкият аша кыю булыгыз, тормышта куркып югалып калмагыз, куйган максатларыгызга ирешүдә хәләл көчегезне кызганмагыз. Батыр булыгыз, бергә пар булыгыз. Әйе пар булыгыз чебеш тә бит кош томшыгыннан талпынмаса төшеп китмәгән булыр иде. Димәк икең бергә бер пар булганда гына күкләргә менеп хыялларны чынга ашырып, барыннан да өстен булып була.

...... кадерлеләрем пар булыгыз, бердәм булыгыз, бәхетле булыгыз. Өметләнеп хыяланып бәхеткә таба бырыгыз!!!!

С новосельем

E-mail Печать PDF
(12 votes, average 3.33 out of 5)

Өй ул – дөньяның син үзеңчә корган почмагың. Кемнәрдер аны  кыйммәтле җиһазлар, йомшак келәмнәр белән уратып ала, икенче берәүләр тормыш шау-шуыннан арыган башын иртәгәсе көнгә ял иттерер, яңадан көч җыеп уяныр өчен дип уңайлый.  Карыйм да уйлыйм, сездә барсы да ничектер чамасын белеп корылган. Бер карашка купшы да, гади дә тоелган бүлмәләрдә уңайлылык, тынычлык, ниндидер рәхәтлек бирә торган идиллия хөкем сөрә.  Шулкадәр матурлык, төгәллек һичшиксез хуҗаларның зәвыгы хакында сөйли. Чынлап та, сез булдыргансыз!

Тырышлык, көч, вакыт-хезмәтне түгеп төзегән әлеге йортыгыз әчендә гел шат авазлар гына яңгырап торсын. Ишегегезне атлап кергәндә нәкъ бүгенге кебек тәмле аш-су исләре бөркелеп, табыннарыгыз ризыктан сыгылып торсын. Төзегән йортыгыз нигезе гел шулай яхшы күңелле туганнарны дусларны үзенә дәшеп, бергәләшеп, куанышып, ямьле итеп яшәргә насыйп булсын.

 

 

 

С днем свадьбы (по Яруллину)

E-mail Печать PDF
(17 votes, average 3.94 out of 5)

Туй көнегез уңаеннан, сезгә теләкләрне язучы Фәнис Яруллин фикерләре  аша җиткерәсе килә.

Язмыш сезнең тез астына китереп сукса – егылмас өчен якасына ябышыгыз.

Утларга салса- узегез  аннан да көчле яныгыз, шул вакыт аның кызуын сизмәссез.

Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмәгез, - асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп, чумып алырлар.

Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиргә төшегез.

Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайлагыз. ташлар белән бастырсы - чишмәгә әверелеп, иреккә ургылыгыз.

Җиргә күмсә – орлык шикелле тишелеп чыгыгыз.

Җилкәннәргезне җилләр екса – йөрәгегезне җилкән итеп күтәрегез.

Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек.

Максатчан, сабыр, бердәм булыгыз, бер булыгыз. Бәхетләр сезгә.

4 страница из 9

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Поздравления