Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Поздравления

Люблю

E-mail Печать PDF
(8 votes, average 3.75 out of 5)

Кырыс тормышның күзенә туры карар өчен Күңел  көче кирәк.  Әйе, әйе -- күңелдә көч, йөрәктә дәрт булганда гына ялкынланып-яшнәп яшәргә мөмкин. Ә күңел көче ул мәхәббәт белән бәйле. Кеше никадәр күбрәк яратса, сөйсә ул шулкадәр ныклырак, көчлерәк. Минем көчем, яшәү дәртем – ул син. Сиңа булган хисләрем, сөюем, ялкыным көннәргә -- ямь, төннәргә -- яктылык өсти. Сиңа булган хисләрем, бары хисләрем елмаясы килмәгәндә елмаерга, көләсе килмәгәндә дә көләргә мәҗбур итә. Шул хисләрдән әсирләнеп йөрү миңа тормышта җиңеллек, рәхәтлек, ләззәт өсти. Мин сине бик яратам.  Шул ярату белән көчле булып яшим...

С днем рождения (на турецком)

E-mail Печать PDF
(2 votes, average 4.00 out of 5)

Doğum günün kutlu olsun. (туган конен котлы булсын)

Диеп башлыйм сүземне.

Бәхет, шатлык сәламәтлек илә

Үткәр һәрбер көнеңне.

Янәшәңдә торсын дус-туганнар

Булсын синдә bolca para (күп акча)

Һәм  sevgi, sevgi, sevgi (сөю)

Шулай булса тормыш бара!!!

С днем рождения (В.Высоцкий)

E-mail Печать PDF
(2 votes, average 4.00 out of 5)

Шушы гүзәл, матур , бәхетле мизгелләрегезне уртаклашам. Мин сезнең өчен чиксез шат. Сез бүгеннән мөстәкыйль бер гаилә булып яши башлыйсыз. Әйе, чып-чын, гап гади гаилә. Минемчә, һәр нәрсәнең үз кануннары, кагыйдәләре булган кебек, гаиләнең дә үз формуласы бар. Һәм татарлар аны гади генә “ир-баш, хатын-муен” дип әйтергә ярата. Ә менә  бер язучы (Высоцкий) башның һәм муенның нинди булырга тиешлеген бер дүртьюллыка сыйдырган:

На короткой и незаметной шее
Голове удобнее сидеть
И душить значительно труднее
И арканом не за что задеть.

Кадерле [...] сезнең гаиләгез дә шушы юмарт сүзләргә таянса, сез кешеләр сокланырлык матур, көнләшерлек тату гаилә булырсыз. Мин моны сезгә чын күңелемнән телим. Гаиләгез  бәхетле, тату, мул, ныклы, балаларыгыз күп булсын.

С днем рождения, мама (родившимся зимой)

E-mail Печать PDF
(7 votes, average 2.86 out of 5)

Син бит әни, яшәешнең яме,

Безнең өчен олы бер терәк.

Тыныч яшә, бер үк исән сау бул,

Син бит әле безгә бик кирәк.

 

Шатлык куанычлар, сәламәтлек

Юлдаш булсын, әни, гомергә.

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш син безгә.

 

Салкын карлы кышта тусаң да син,

Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.

Һәрвакытта йөзең көләч булсын,

Балкып яшә гомер-гомергә.

 

Син бит, әни, безнең өчен кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге яшь бул,

Иң кадерле, якын кешебез.

 

Еллар уза диеп моңсуланма,

Гел яшьлектә калсын күңелең

Шатлыкларга күмелеп, безнең белән

Гөрләп үтсен калган гомерең.

 

Озын гомер бирсен Ходай сиңа,

Кояш бирсен наз һәм яктылык.

Балаларың, оныкларың сиңа

Китерсеннәр иде гел шатлык.

 

Гомерләрнең кадерләрен белеп

Яшә әле җирдә куанып.

Сәламәт бул, борчу–хәсрәт күрмә,

Тормышларың торсын нурланып.

С годом змеи

E-mail Печать PDF
(5 votes, average 4.20 out of 5)

Елан – ул бик үзенчәлекле  җитез, тыныч, астыртын, җитди һәм үзгәрүчән, көтелмәгән хәлләр-вакыйгалар тудыручы хайван. Шуңа охшап аның елы да гел бер төрле, соры көннәрне  көтелмәгән сюрпризларга, күңелле вакыйгаларга, вакыты белән тынычлыкка күмер дип ышанып калабыз. Тик шулай да, әлеге хайванның бик зәһәр булуын да истән чыгармыйча, уяулыкны онытмыйк. Үзебезне күңелсезлекләрдән якларга, шатлыклы мизгелләрне тиешенчә кабул итәргә әзер булыйк. Бу елан елы безнең барыбызга да бары уңай хәбәрләр, муллык, изгелекләр генә алып килеренә ышанып, бары шуңа гына күңелләребезне, эш-гамәлләребезне көйләп шушы 2013 елга керик. Юраган юш килә диләр, барыбызга да бары изгелекләр, татулык, саулык, байлык юрыйк.

6 страница из 9

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Поздравления