Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Поздравления

Два поздравления для свадьбы или никяха (на татарском)

E-mail Печать PDF
(67 votes, average 2.94 out of 5)

..!
Сезне бүгенге изге, матур  бәйрәмегез – никах  көнегез, белән ихластан тәбрик итәбез.
Чәчәк атсын тормыш гөлләрегез, яңгыр түгел бәхет яусын сез узасы юлларга. Бүгенгедәй бик күп язлар, җәйләр сезне көтеп торсын теләп сезгә изге теләкләр. Пар канатлар булып яшәгез сез, һәрбер кеше сезгә соклансын. Һәрчак шулай шат яшәгез күрмичә тормыш зарын. Бер-берегезгә терәк булып, кирәк булып үтегез сез гомер үрләрен. Тигезлектә узсын гомер юлларыгыз кагылмыйча язмыш ачысы. Фәрештәләр сезгә һәрвакытта канат җәйсен, саклап сезне хәвеф-хәтәрдән. Күңел түрләрегез  һәрвакытта аяз булсын, чикләп узсын болыт-яңгырлар. Туар көннәрегез шатлык куанычлар, тазалык - саулык, тик бәхет кенә алып килсен.
Я, Раббым, сезгә хәерле озын гомерләр, корычтай нык сәләмәтлек, татулыкта, тигезлектә бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп, бүгенге хисләрегезне гомерлеккә саклап, үзегезнең  дәвамыгыз итеп сау сәламәт  игелекле, иманлы, миһербанлы, шәфкатьле балалар үстерергә сезгә Ходай насыйп итсен!

 

***

Тормыш итү дуслар җиңел түгел
Тормыш сукмаклары бормалы
Саф йөрәкләр бергә типкән чакта
Җиңелмәслек җирдә юл бармы?!
Дуслык булсын өйдә һәрбер җирдә
Чәчәк атсын бәхет гөлләре.
Картайгач та сагынып искә алыйк
Шатлык белән үткән көннәрне.
Тормышыгыз сезнең матур булсын
Тигез булсын барыр юллар да
Тормыш юлыгызның дәвамы да
Ошасын иде шушы туйларга!

Юбилей (50 лет)

E-mail Печать PDF
(150 votes, average 3.09 out of 5)
Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә  кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор.  Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ  кешегә әверелә. Сез дә  бүген яраткан  балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып  гомер көзегезгә аяк басасыз.
Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең. Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар. Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне!!!  50 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән!

Илленче көз сезнең бусагада
Илленчесе, түгел йөзенче        
Узсын әйдә, картайсыннар еллар
Картайтмагыз бары күңелеңне.
Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә
Янып торсын җәйге учактай
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.

Мужчине на день рождения или юбилей

E-mail Печать PDF
(36 votes, average 2.86 out of 5)
(Котлыйсы кеше исеменең (бу очракта – Расих) нәрсә аңлатканына корылып язылган котлау сүзләре. Шуңа күрә, башка исемле кешегә әйтелсә, исеменә карап, бераз үзгәртергә яки төзәтергә кирәк.)

Татар халкындагы бер мәкаль, Расих абый, нәкъ  сезнең хакта әйтелгән шикелле:
«Исеме җисеменә туры килгән».
Расих исеме төпле, җитди, чыдам, сабыр, каты холыклы дигән мәгънәне белдерә.
Ныклабрак уйлап карасаң, бу сыйфатлар гел сезнең холык хакында әйтелгән сыман. Чөнки сезнең гаилә, җәмгыятьтәге урыныгыз, дәрәҗәгез, янәшәгездәге кешеләр – барысы да сезнең төпле фикерле, ныклы кеше икәнегезне раслый. Ул гына да түгел тәрбияле, акыллы, чибәр ике кызның әтисе булуы сезнең сабыр һәм чыдам икәнегезне дә күрсәтә. Остәвенә, мин сезне ярдәмчел, олы җанлы, шаян күңелле, башкаларга үрнәк кеше буларак та беләм. Шуңадырмы, бүгенге бәйрәмегездә сезгә теләкләрнең иң гадиен, иң изгесен чын күңелдән килә юллыйсы. Саулык сезгә, сәламәтлек, бәхет, шатлык, куанычлар, тормыш иптәшегезнең гаилә җылысына сыенып, балаларыгызның кадер хөрмәтен тоеп, озын гомер иясе булып яшәвегезне телим. Эшегездә тагын да зур үрләргә менеп, Расих исеменең мәгънәсен бер дә югалтмыйча, киресенчә, тагын да баетып, тагын да камилләштереп балаларыгызга, оныкларыгызга үрнәк булып калуыгызны телим.
Иң изге теләкләр теләп, .....

Женщине на день рождения или юбилей (на татарском)

E-mail Печать PDF
(93 votes, average 3.35 out of 5)

Бәхет – ул  чәчәк кебек. Бер дә юктан гына барлыкка килми. Аны тәрбияләп үстерергә, наз һәм көч түгәргә, сабыр булырга кирәк. Шуннан соң гына ул чәчәк ата. Бәхет чәчәге – кеше гомерен бизәүче, шәхесен, үткәнен, бүгенгесен, киләчәген билгели торган чәчәк.
Дустым, ....., синең дә бүген бәхет чәчәгең аткан мизгелләрнең бер чоры. Әйе, күр син, кара син янәшәңә, үзеңә, якыннарыңа нинди матурлык, нинди хөрмәт, дәрәҗә хөкем сөрә.  Болар барысы да - синең тырышлык, синең хезмәт, холык, сабырлык, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек нәтиҗәсе.
Кайчан гына син әниеңнең кадерле кызы булсаң бүген инде тормыш иптәшеңнең сөекле хатыны, ике күз нурың, улларыңның изге әнисе, якыннарыңның хөрмәтле туганы хезмәттәшләреңнең үрнәк өлгесе.  Барысы да: күпме шатлык – куаныч, хәсрәт, сабырлык,бәхеттән канатланып йөргән көннәр, йокысыз борчулы төннәр – һәммәсе дә узган. Бүгенге бәхетле көннәреңне җиткерер өчен, шул бәхет чәчәге таҗларын күңелеңә матур, якты, «мин бәхетле»- дип яңгыратырлык итеп  җәйсен өчен узган.
Узган ул, үткән – аны үзгәртеп булмый, ә менә киләчәккә өметләр баглап, планнар корып, ниятләр ниятләп була. Шуңа да мин сиңа туган көнеңдә киләчәгеңнең бүгенгедән дә матурырак, бүгенгедән дә бәхетлерәк булуын телим. Бар хыялларың тормышка ашсын, хәләл җефетең янәшәсендә, балаларыңның иң кадерле Әнисе булып саулыкта, байлыкта озын гомер кичерергә язсын. Йөрәк  түреңдәге бәхет очкыннары йөзеңдә елмаю булып һәрчак балкып торсын.
Иң изге теләкләр теләп, ….

 

***

Капламаган әле чигәләрне ап-ак чәчләр
Күз төбендә юктыр әле күләгәләр
Син яшь әле картаймаган
Әйтерсең лә унсигездән узган чагың һаман

Күз тимәсен синең тормышыңа:
Гаиләң, холкың, син эшләгән эшләр –
Уйлаганда һәммәсен дә шуның
хөрмәт белән тула сиңа күзләр.

Саулык, муллык бәйрәмеңдә
Телим ихлас күңелдән.
Бәхетләре киллер көннәреңнең
Яхшырагы булсын бүгеннән!

 

Коллеге (женщине, на татарском)

E-mail Печать PDF
(24 votes, average 2.75 out of 5)
Хатын-кыз сез –
Бу дөньяның йөзек кашы,
Бәһа җитмәс
Иң кыйммәтле асылташы.
Горур да сез
Тау кыядай, буй җитмәслек
Гүзәл дә сез
Бер гөлгә дә тиңләшмәслек.

Безнең хезмәт коллективында төгәллеге, таләпчәнлеге, тыйнаклыгы һәм искиткеч гүзәл елмаюы белән аерылып торган .........!
Тәбриклибез сезне туган көнегез белән. Сезгә шушы бәйрәмегездә теләкләрнең иң изгесен иң сафын юллыйбыз. Җаныгыздагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелегездәге яшәүнең алкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып яшәвегезне телибез.

8 страница из 9

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Поздравления