Гыйбрәт – нинди дә булса мисалдан, тормыштагы яхшы һәм яман күренешләрдән сабак алу, нәтиҗә ясау, үгет-нәсихәт бирүне аңлата. Гыйбрәттә (притчаны без шулай атыйбыз) иң элек нинди дә булса тормышта булган берәр вакыйга сурәтләнә (еш кына ул вакыйгалар мөселман дөньясындагы күренекле шәхесләр белән бәйле була), ахырда исә бер-ике җөмлә белән шуңа нәтиҗә ясала, мөселман әхлагына туры килгән үгет-нәсихәт әйтелә. Кайвакытта исә мондый нәтиҗә ясалып та тормый, чөнки сөйләнгән вакыйгадан ачыктан-ачык гыйбрәт күренеп тора.
Җыентыкка шулай ук мәзәк, анекдот характерындагы кыска әсәрләр дә кертелде. Андый әсәрләр Көнчыгыш мөселман әдәбиятында ләтыйфә дип атап йөртеләләр. Алар да да гыйбрәт алу, сабак бирү төсмерләре шәйләнә. Мәсәлән, «Тин җимеше кайда?» исемле ләтыйфәдә фәкыйрь дәрвишне түбәнсетергә теләгән укымышлы казый үзе көлкеле хәлдә кала; хикәяттән «кешенең тышкы күренешенә, җәмгыятьтәге түбән урынына карап кына бәя бирергә, аннан көләргә ярамый» дигән гыйбрәтле нәтиҗә килеп чыга.
Бу китапта тагын фольклор жанры әкияткә бик якын торган, төркилеге, татарлыгы сизелеп торган хикәятләр дә бар. Болар, нигездә, шәкерт дәфтәрләрендә еш очрыйлар, чөнки шәкертләр фарсыдан, гарәптән кергән хикәятләр белән беррәттән халыктан ишеткән авыз иҗаты әсәрләрен дә теркәп барырга тырышканнар. «Энҗеле киек», «Энҗеле үрдәк», «Аккош-кыз» кебекләр шундыйлардан. Бик борынгыдан килгән, халыкның садә ышануларын чагылдыра торган берничә мифологик әсәр дә биредә урын алды.
Шундый төрле эчтәлектәге, шәкелдәге күптөрле проза әсәрләрен татар кулъязмаларында хикәят дип аталган жанр берләштерә.
Эчтәлек:
Йөзем суына чумган падишаһ
Карун кыйссасы
Мигъраҗга ышанмауның бәласе
Кунак сөюче Ибраһим пәйгамбәр
Сөләйман пәйгамбәр белән кырмыска
Өч нәсыйхәт
Тормыш итү гыйлеменнән бер мисал
Гыйлем өйрәнүнең файдасы
Сабыр иткән - морадына җиткән
Акыл нәрсә дә, гыйлем нәрсә
Яхшы сүз - җан азыгы
Юмарт карт һәм игътибарсыз падишаһ
Шәкерткә яхшылык итүнең файдасы
Бала күңелен күрүнең хакы
Кешегә чокыр казысаң - үзең төшәрсең
Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр
Ибраһим Әдһәм хикәяте
Һәр зат асылына тартыр
Патша бүләге һәм Алланың биргәне
Акыл вә нәфес кимәле
Керәсе ризык тешне сындырып керер
Изге ният яхшылыкка илтер
Ахирәт гамәлләре һәм дөнья эшләре
Баязид Бистами белән Шайтан
Остаз хакы
Кәрҗин ясаучы хикәяте
Көнчелек
Чагыштырганда беленә
Алмалар пешкән чак
Вәсвәсәгә бирелгән Бәрсыйса
Тәүбә итүнең савабы
Үз дәрәҗәңне үзең бел
Алланың язганына чара юк
Тин җимеше кайда?
Чын күңелдән бирелгән садака
Алланың ризалыгы өчен
Эт булып этләр белә
Киребеткән Әбүҗаһил
Ахырзаман галәмәтләре
Мәхәббәтнең дәрәҗәләре
Гаделлеккә ни җитә!
Мәңгелек кушамат
Мөриднең ачуы
Алланың яратканы
Тәкъдиреңдә язылса
Иясенә кайткан мал
Мазлумнарның догасы
Киләчәкне җен дә белми
Өч күмәч
Гаделлек
Татлы әҗәл
Галимлек дәрәҗәсе
Тулы җавап
Изге гамәлнең изгелеген ни киметә?
Изге ният оҗмахка илтә
Иблиснең мәкере
Киң күңелле падишаһ
Биш васыять
Күрше хакы
Оҗмахлы булуның шартлары
Гыйбрәт алган Бәшир
Алла ризалыгы өчен
Чын күңелдән кылынган тәүбә
Надан белән галимнең аермасы
Дөнья кууның мисалы
Тышкы матурлык берни түгел
Алла үзе тәрбияче
Гайбәткә җәза
Залимнәрдән саклан
Иблистән усал
Өммәтнең кайгысы
Хәйләкәр сукыр
Гыйбрәт өчен
Кемгә өйләнү файдалы?
Пәйгамбәрнең могҗизасы
Кабергә кергән хәйлә
Әҗәл көтеп тормый
Дөнья сараеннан ахирәт сараена
Комсызлык бәласе
Кайсы яхшырак?
Гөнаһларның иң олысы
Ихлас күңелдән кылынган гамәл
Тау тишеге ияләре
Мусаның таягы һәм ахырзаман хикмәтләре
Алланың могҗизалары
Остаз хөрмәткә лаек
Горурлыкның җәзасы
Садаканың бәрәкәте
Бәхәс
Телгә килгән кирпеч
Чагыштыру
Бишенчесе артык
Дәҗҗал мәлгуньнең сыйфатлары
Сабыр иткән – казадан котылган
Ике күмәч бәрәкәте белән
Сынау
Һәрнәрсә асылына тартыр
«Бисмилла»ның савабы
Гөнаһның зурысы да, кечесе дә гөнаһ
Ни өчен карлыгачның койрыгы икегә аерылган?
Юха
Тутый – падишаһ
Аккош-кыз
Энҗеле үрдәк
Энҗеле киек
Елан кызы
Дәүләт кошы