Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Поздравления

С юбилемм (мужчине)

E-mail Печать PDF
(37 votes, average 2.38 out of 5)

Кыйммәтле ташларны елтыратыр өчен станокларда кыралар, тимергә төрле форма бирер өчен мичләрдә яндыралар, агачлардан нәрсәдер ясар өчен ничә тапкырлар эшкәртәләр...

Ә кешене? Ә кешене -- кеше итү өчен? Кешене кеше итү өчен --сыныйлар. Язмыш моны үзенчә, үз кагыйдәләренчә башкара. Кемнәрнедер дан-дәрәҗәгә күмеп карый, кемнәргәдер исәпсез-хисапсыз мал бирә, байлык, акча китерә, кемнедер хәсрәт белән, авыру белән камчылый. Ә кайберәүләргә барысын да өеп ташлый. Кеше сынала. Тик кешеләр дә шундый сынауларны горур үтеп, чын мәгъгәсендә Кеше була аламы соң?

Була, әйе була. Минем моңа дәлилем дә бар. Тормышның төрле почмагын айкап-чайкап, һәр сынавын җилкәсендә тоеп ЗУР КЕШЕ булган туганым ул – син, ... .  Сине дан да тәккәберләтмәгән,  байлык та өскә чөймәгән, борчулар да башыңны имәгән. Син – язмыш сынауларын тиешенчә бәяләп, сабыр холыклы, йомшык фигыльле, хөрмәтле кеше булып бүгенге көнгә килдең. Син – булдыклы уңган гына түгел, син якын, яраткан һәм хөрмәтле безнең өчен. Без синең белән бик горурланабыз. Сиңа шушы бәйрәмеңдә бары саулык һәм чиксез гомер телибез. Ямь, дәрт, хөрмәт белән һәрвакыт шулай балкып тор!!!!

Поздравление родителям по случаю празднования первого дня рождения ребенка

E-mail Печать PDF
(9 votes, average 3.67 out of 5)

Улыгызның бер яшьлек туган көне белән ихластан тәбриклибез.

Сизелми дә үткән бер ел. Булачак олы кешенең гомереннән бер ел. Шулай, кеше гомере белән чагыштырганда бер ел бик аз кебек тоела. Ә уйласаң, ни кадәр ачыш, сөенеч, куаныч, борчылу белән тулы вакыт. Әле кайчан гына исән-сау туса иде дип йөргән бала бер ел эчендә утырырга гына түгел, йөрергә дә, еларга гына түгел көләргә дә, сөйдерергә дә, үзенә кирәген аңлатырга да өйрәнеп беткән. Нибары бер ел! Искиткеч!!!

Беренче елмаю, беренче көлү, беренче адым һәм, ниһаять, беренче «әннә»-«әттә» -- барысы да сәламәт булырмы, утырырмы, йөрерме, сөйләшерме, авырмыймы кебек борчуларның бөтенесен бер мизгелдә оныттырырлык гамәлләр. Бәхетле гамәлләр...

Киләчәктә дә шундый гамәлләрнең чиксез, елларының сансыз булуын телибез!

Отличное поздравление на день рождения

E-mail Печать PDF
(55 votes, average 3.09 out of 5)

Туган көнең  белән котлыйм. Киләсе көннәрнең сиңа бары куанычлар, шатлыклар гына алып килсен. Җаныңның -- тынычлык, тәнеңнең --саулык, тормышыңның -- муллык белән ташып торуын  телим.  .... минем уйлавымча саулык һәм муллык әле ул тулы бәхет үк шикелле түгел. Монда нәрсәдер җитеп бетмидер кебек. Шуңа бәйләп минем өч нәрсә турында әйтеп үтәсе килә. Ул да булса вакыт, әйткән сүз һәм мөмкинлек. Һәрнәрсәне кире алып була: биргән акчаны да, тузган киемне дә, хәтта сынган кулны да ялгап була, тик узган вакытны беркайчан да кайтарып булмый. Шулай ук, әйткән сүз -- аткан ук: нәрсә генә эшләсәң дә, авыздан чыккан сүзне кире кертеп куеп булмый.  Һәм инде мөмкинлек. Бер мөмкинлекне кулдан ычкындырсаң ул сиңа кире әйләнеп кайтмас. Бу сүзләрем белән кадерле ..... шуны әйтәсем килә.  Кирәкле вакытта тиешле сүзеңне әйтеп үз мөмкинлегеңне кулдан ычкындырмый гына яшәсәң иң уңышлы кеше булырсың.  Ә уңыш ул -- ярты бәхет!!!  ...... саулык, байлык, уңышлар сиңа!

Поздравление на 8 марта

E-mail Печать PDF
(32 votes, average 3.53 out of 5)

Ир кеше гомерендә өч эшне эшләргә тиеш дигән әйтем йөри халыкта. Агач утыртырга, өй салырга һәм малай үстерергә. Мин бу сүзләргә һич кенә дә каршы килмим, бары тик үземнең  төзәтмәмне генә кертәсем килә.

Булган ир -- ат булдыра ул, сүз дә юк тик утырткан агачка су сибәргә, тәрбия кылырга кирәк, ә бу эшне хатын-кыз иң оста башкаручы зат.

Ә инде өй салуга килсәк, өй салу -- зур сабырлык, көч-хезмәт таләп итә, сүз дә юк, әмма аны һәрчак пөхтә тоту, уңайлы итү, җан җылысын өрү -- хатын кыз гына башкара торган гамәл.

Малай табу, үстерү, тәбияләү турында әйтеп тә тору кирәкми инде. Бу сүзләрем белән нәрсә әйтәсем килә: ир-ат -- ир-ат инде ул, ә хатын-кыз шул ир-атны ир иткән, йортлы иткән, гаиләле иткән фәрештә....

Халыкара бәйрәмнәре белән ихластан тәбриклик. Аларга сәламәтлек, гүзәллек һәм мәңгегә шулай ир-атның таянычы булып калуларын телик.

Поздравление-акростих "С днем свадьбы"

E-mail Печать PDF
(11 votes, average 2.45 out of 5)

Сөюнең өр яңа таңына кергәндә

 

Дөньяда иң изге теләкләр көйләнә

Назларга үрелеп, язларга төренеп

Елларның бик җиңел үтүе теләнә

Мин дә бары якты, матур теләк

 

Сезгә телим шушы бәйрәмдә

Вакыт агышына бер дә бирешмичә

Алга атлагыз сез биек үрләргә

Давылларга каршы сөюегез

Ь булсын һәрчак бәхет сагында

Беркайчанда  шуны онытмагыз: бәхет бар ул

Ышаныгыз, бәхет бар ул дөньяда!!!

5 страница из 9

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Поздравления