Гомердә бер генә, бердәнбер генә була торган туй мәҗлесегез белән тәбрик итәм. Гомерегезнең шушы көн шикелле матур, бердәнбер, кабатланмас шатлык куанычлар белән тулып торуын телим. Һәрвакыт, кояш нурлары ал чәчәкләрне җылыга коендырган кебек, бер берегезне сөю-назга төреп, мәхәбәткә коендырып яшәгез. Тормышыгыз бәхеткә, гаиләгез сабыйларга тулы булсын, сезгә дигән ризык, муллык, илаһи хисләр таң саен яңарып туып торсын. Бары тик бәхетле ата-ананың бәхетле кызы-улы, бәхетле балаларның бәхетле әтисе- әнисе булып яшәргә дә сезгә яшәргә…
Котлаулар
Туган көнгә котлау (килә алмау сәбәпле хат аша юлланган)
Туган көнең, гомер бәйрәмең белән шәһсән үзем котлый алмавыма гафу үтенеп башлыйсым килә сүземне. Ничә еллар шулай дуслар булып һәр бәйрәмне , туган көннәрне бергәләшеп бәйрәм итеп торсак та, менә, кайбер сәбәпләр аркасында, бу елны сиңа теләкләремне шушы хат аша гына юлларга туры килә. Чөнки кайда гына йөрсәм дә, ниләр генә кичерсәм дә синең кебек дусларны оныту мөмкин түгел, ә инде туган көнең белән котлау зур бер бурыч та шикелле тоела.
Юбилейга шигъри котлау – тост
Аккан чишмә төсле челтер челтер,
Гөмер ага исең китмәсен.
Бәхет-шатлык, саулык-мәхәббәтең,
Шул чишмәдәй аксын – кипмәсен.
Юбилей – акрошигырь (50 яшь)
Юлдаш булып гомер буе
Бәхет шатлык сине чорнасын
Илледә дә китмим диеп
Ләззәтләнеп бүген елмайсын
Елмаймаслык мени? Горур эзләр
Еллар аша киткән тезелеп:
Гаиләң – энҗе, эшең – мәрмәр!
Ыруыбыз хөрмәт белән
Зурлый Сезне бүген сөенеп!
белән
котлыйбыз!
Әти-әнинең энҗе туйларына
Тормыш юлын бергә башлагансыз –
Ахыргача бергә булыгыз!
Минем кадерлеләрем! Әтием! Әнием!
7 бит (барлыгы 9)