Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Туган көнгә котлау (килә алмау сәбәпле хат аша юлланган)

E-mail Принтерга pdf
(28 тавыш, уртача 3.57 )

Туган көнең, гомер бәйрәмең белән  шәһсән үзем котлый алмавыма гафу үтенеп башлыйсым килә сүземне. Ничә еллар шулай дуслар булып һәр бәйрәмне , туган көннәрне бергәләшеп бәйрәм итеп торсак та, менә, кайбер сәбәпләр аркасында, бу елны сиңа теләкләремне  шушы хат аша гына юлларга туры килә. Чөнки кайда гына   йөрсәм дә, ниләр генә кичерсәм дә синең кебек дусларны оныту мөмкин түгел, ә инде туган көнең  белән котлау зур бер бурыч та шикелле тоела.

Туган көнең белән дустым! Исәнлек, саулык сиңа! Гаилә бәхете телим.

Беребез - Яз, беребез - Көз.

Капма каршы туры килгән,

Шатлыкларны бүлешкән

Тату дуслар инде без.

Беребез - Яз, беребез - Көз.

Хәсрәтләргә борчылып,

Уңышларга куанып

Бик күңелле яшибез без.

Язлар, көзләр, елллар уза.

Туган көннәр үтәләр,

Мул табыннар акырын гына

Еллар санын чиртәләр.

Һәр минутың, һәр мизгелең

Бәхеттән генә торсын,

Син төзегән матур тормыш

Һәрвакыт кояш булсын.

Дустым, җаныңдагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелеңдәге яшәүнең алкышын киметмичә сәламәтлек дәрьясында коенып озын-озак еллар яшәвеңне теләп калам.

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Котлаулар Котлаулар Туган көнгә котлау (килә алмау сәбәпле хат аша юлланган)