Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Котлаулар

Ураза гаете

E-mail Принтерга pdf
(68 тавыш, уртача 2.97 )

Ураза гаете бәйрәме белән ихластан тәбрик итәм. Синең кебек иманлы, яшь, сабыр, ныклы рухлы дин кардәшем булганга мин чын күңелемнән сөенәм. Һәм киләчәк тә дә шул дөреслек юлында, Аллаһ кушкан намаз юлында булырсың һәм үзеңә башкаларны да  әйдәрсең дигән изге теләктә калам. Аллаһ синең кылган догаларыңны кабул кылып, фәрештәләр сиңа уңган юллар, мул табыннар һәм кая гына барма гел намуслы иманлы кешеләр генә очратсын. Тәнең, җаның һәрчак сәламәт булып һәр ел шулай уразалар тотып, гаетен, корбанын күп еллар бәйрәм итәргә насыйп булсын. Амин.

Укытучыларга рәхмәт сүзләре

E-mail Принтерга pdf
(32 тавыш, уртача 3.88 )

Кадерле укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, иҗат һәм һөнәр уңышлары телибез. Бүгенге бәйрәмегездә сезгә нинди теләкләр, сүзләр генә теләсәк тә аз шикелле тоелыр. Шуңа күрә рәхмәт әйтеп бер кыйсса сөйләп китәсе килә.

Хозыр Ильяс бер авыл янәшәсенә килеп җиткән. Элек авылга теләсә кем кермәсен өчен авыл капкалары бикле булган.. Шунда аны авылда яшәүче бер бала күреп алган. Ул тиз генә йөгереп килгән дә юлчыга капка ачкан. Бу хәлдән соң Хозыр Ильяс бала янына килгән һәм: «Синең бу яхшылыгың өчен нишлим икән? Рәхмәт әйтсәм, күп булыр, атымны ал», – дигән. Шул рәвешле аңа атын биреп калдырган. Көндәлек тормышта бик гади, баналь рәвештә яңгыраган әлеге сүз үзенә зур мәгънә һәм хисләрне сыйдыра. Шуңа күрә бүгенге көндә сезгә карата эчкерсез, ихтирамлы, рәхмәтле хисләребезне бер нинди дә бүләк алыштыра алмас рәхмәт сүзе аша җиткерәбез хөрмәтле мөгаллимнәребез. Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклелелегез, рухи дөньяга китергән юлыгыз өчен. Рәхмәт, мең рәхмәт.

Туйга котлау (бал, май)

E-mail Принтерга pdf
(23 тавыш, уртача 2.39 )

Килен төшкәндә бүген һәр туйда диярлек әйтелә торган гади генә бер әйтем ишеттем. Кияү кәләшне мамыктай йомшак мендәргә төшергәч […] апа “май кебек йомшак, бал кебек татлы бул” дигән матур сүзләр, тәмле сыйлар белән киленен каршылады. Борынгы әбиләребездән килгән әлеге әйтемдә ниндидер хәйлә бардыр шикелле тоелып китте. Сүз дә юк, бары изгелек кенә биредә. Балның, майның нинди татлы ризыклар икәнен һәммәбез белә шикелле. Ә шулай да, балны да туйгач ачы була диләр, май турында әйтәсе дә юк -- күп ашасаң маемлыйсың, җитмәсә, артык җылыда ул эри, артык суыкта сыйфатсызлана. Баксаң, яңа тормышның беренче адымында ук кәләшкә бик зирәк теләк тели икән булачак әнкәсе. Тормышта бит һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш. Яратуның да, ачулануның да, үзара, туганара мөнәсәбәтләрнең дә, якынлык-ераклыкның да – һәммәсе дә артык булса я аз булса юксындыра. Гомумән, бу сүзләр яшьләр өчен бик хикмәтле кебек. Алар беркайчан да бер-берсеннән ялыкмасыннар, аралары ерагаеп бер-берсен сагынып яшәмәсеннәр иде. Саулыкта-тазалыкта, кайгысыз-хәсрәтсез озын матур тормыш итүләрен телик без аларга.

Шулай итеп, акылга юмарт […] апабыз да киленен изге киңәш белән бусагасына төшерде  бүген. Киләчәктә дә әти-әниләр шулай зирәк кенә читтән киңәш-табыш итеп, бик тату яшәсеннәр иде.

 

Югары уку йортын тәмамлау белән котлау

E-mail Принтерга pdf
(1 тавыш, уртача 5.00 )

Биш еллык балалар бакчасы, унбер еллык мәктәп, биш еллык институт һәм гомерең буе әти-әниең һәм әйләнә-тирә тәрбияләгән шәхес син бүген кызым. Ничә еллар, күпме белем, шатлык, җәфаланулар аша килдең син бүгенге көнгә. Әйе, нәкъ менә бүгенге, дипломлы белгеч дигән исемгә лаек көнеңә. Никадәр эзләнүләрне, ачышларны, табышларны артта калдырып көтелгән көнең килеп җитте! Дипломың кулда! Тәбриклибез!

Синең өчен ихластан куанабыз. Белемнәреңнең сиңа тормышта ярдәм итүен, белгечлегеңнең, һөнәреңнең сиңа табыш кына түгел, җан рәхәтлеге, хезмәт ләззәте дә китерүен телибез. Эшләгән эшеңнән тәм табып,  тырышлыкларыңның нәтиҗәләрен тоеп яшәргә язсын. Тәнең сәламәтлек, күңелең күтәреңке рух белән тулып, яңадан-яңа үрләр, хезмәт бөеклекәләрен яуларга насыйп булсын. Уңышлар һәм тагын бер кат уңышлар дипломлы яшь белгечкә!

 

Аттестат алу белән котлау (улыбызга)

E-mail Принтерга pdf
(3 тавыш, уртача 3.00 )

Кадерле улыбыз! Сине урта белем бирү мәктәбен уңышлы тәмамлавың белән тәбриклибез. Бу казанышыңа без чиксез сөенәбез. Ниһаять иртән мәҗбүри йокыдан торуларың, өй эше хәзерләүләрең, сыйныфтан тыш эшләр -- болар барсы да синең өчен дә,  безнең өчен дә артта калды. Хәзер син безнең каршыда мөстәкыйль фикер йөртә алган, үзенә тиешле, дөрес карарны кабул итә алырлык зур егет. Чынлап та, бүгенге көннән син үзеңнең алдагы тормышыңа зур йогынты ясарлык карарлар кабул итә аласың. Югары уку йортына керергә дисеңме, ватанга хезмәт сафларына дисеңме, нинди генә юлга басма, әгәр ул тугры һәм дөрес икән без сиңа  һәрвакыт  таяныч булырбыз. Булдыралганча киңәш, хезмәт белән ярдәм итәргә тырышырбыз. Син безнең кадерле улыбыз, ни генә булмасын, янәшәңдә һәрчак синең өчен җан атып борчылып торган әтиең-әниең барын исеңнән чыгарма. Ата-ана хәер догасында булган бала бик бәхетле була улым, шунысын да онытма. Без синең киләчәгеңнең бары тик якты нурлар, шат авазлар, иман һәм бәхет белән тулы булуын телибез.

 

2 бит (барлыгы 9)

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Котлаулар