Фирдүс Дәүбаш
УКУ ГАЛӘМӘТЕ
(хикәя)
Безнең мәктәптә хезмәт дәресләрендә шофер Һөнәренә өйрәтәләр иде. Мәктәп җитәкчеләре акыллы булган күрәсең. Хәтта укуны бер дә яратмаган егетләр дә «автодело»га бик теләп йөриләр иде. Ә инде бу дәресләргә сыйныфыбызның иң чибәрләреннән булган ике-өч кыз да кушылгач, күңелләр бөтенләй күтәрелде. Минем үземнең автомашинага бик исем китми. Әмма инде гел «бишле»гә укыгач, машина серләрен дә тырышып үзләштерәм.
Берзаман шулай карбюраторнымы өйрәнгәндә, укытучы абый Миләүшәгә бик читен сорау бирде. Миләүшә — безнең сыйныфка яңа гына кушылган кыз. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлап килгән. Бик сылу, сөйкемле. Укуга чумып, кызларга әлләни игътибар итмәсәм дә, Миләүшә дикъкатемне җәлеп итте. Авыл сыман район үзәге малайлары бөтенләй күрмәгән башка төрле бер кыз иде ул. Сөйкемле, горур Һәм үзеннән ниндидер нур балкый. Пушкинның «Евгений Онегин»дагы Татьянасына охшаттым мин аны.