Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Өй-йорт, каралты

E-mail Принтерга pdf
(10 тавыш, уртача 5.00 )

 

Өй һәм аның кисәкләре

Ай-һай минем үз өем, киң сараем, бүз өем.

Ачык ишекне ватып кермиләр.

Бай булмасаң, бай төшәрлек өең булсын.

Бердәм өйдә бәрәкәт бар, бердәмсез өйдә һәлакәт бар.

Берәү, патша йортын күреп кайткач, үз өенә ут төрткән, ди.

Булмас йортка бөкере.

Бурасына күрә түбәсе.

Гүрдә ятканчы түрдә ят.

Заманасына күрә өе, өенә күрә көе.

Ике хуҗалы өйдә чүп тездән булыр.

Ишек ачык булса да, сорап кер.

Ишек барда тәрәзәдән йөрмә.

Иясез йорт мисез баш кебек.

Йорт хуҗалыгы чабата ясау түгел.

Кайтып керер ишегеңне каты япма.

Кемнең өендә, шуның көендә.

Олы йортка ни кирәк, кече йортка шул кирәк.

Сусыз җиргә өй салма.

Тирә-ягың яу булсын, йортың эче сау булсын.

Туган өйгә тугыз кил.

Түгәрәк өйнең түре юк.

Түр кемнеке булса, мендәр шуныкы.

Читкә китәсең килсә, йортыңны-җиреңне торгызып кит.

Яңа өй салмыйча, искесен сүтмә.

Өе барның көе бар, көе барның өе бар.

Өен яхшы өймәгәннең өе башына ишелер.

Өендә рәхәт тапмаган урамда тапмас.

Өй корган уңар, өйсез кеше туңар.

Өй салмыйча мал булмый.

Өй салуның ние бар: өйдең - өй, кактың - чөй.

Өйдә утырып шәһәр алып булмый.

Өйдәге тавышны тышка чыгарма.

Өйне сала башлаганчы нигезен ныгыт.

Үз куышың - җан тынычың.

Үз түреңдә үзең түрә.

Үз өеңдә үз булмасаң, үзгә җирдә үз булмассың.

Һәр өйнең үз гадәте бар.

 

Ачмаган ишеге юк, кермәгән тишеге юк.

Ачык ишек, якты чырай.

Исән бул, иске өеңә түшәм бул, яңа өеңә матча бул, тараканга патша бул.

Ишегенең кайсы якка ачылганын белмәү.

Ишек кискән, тәрәзә тишкән.

Ишеккә сыймыйсыңмы, керергә кыймыйсыңмы?

Йортым читән булса да, сортым бүтән.

Салкын өй, салам түшәк.

Түбә тактасы санап яту.

Уз түрдән, утыр түбән.

Өе биек, өйрәсе сыек.

Өем читтә, ишегем чыпта.

Өй почмагына ут капса да кайгырмый.

Үзенә өй кормаган, илгә шәһәр корырга тотынган.

 

Өй җиһазлары. Урын-җир. Чүп-себерке

Бер чыраның яктысына кырык кеше утыра.

Бер өйнең лампасы икенчегә яктыртмый.

Идәндәге чүп түргә чыгар.

Кечкенә карават та дүрт аяклы була.

Кырын-кырын ятсаң, кырык кеше бер сәкегә сыя.

Көндез чыра яндырган кичен караңгыда утырыр.

Мамыгын бушаткач, юрганым бар дип хыялланма.

Түшәге бар түшәнер, икмәге бар күшәнер.

Юрганыңа карап аягыңны суз.

Янмаган чыраның яктысына туймассың.

Яткач - урын алама, торгач- кием алама.

Өе барның көе бар, киеме барның чөе бар.

Үзең торасы җирне үзең себер.

 

Йомшак җәеп катыга яткыра.

Өйдә идән себерә белмәгән илдә түшәм себергән.

Утыр урыннан - сәке түреннән.

Үзе ятып йоклаган, сәке башы кортлаган.

Ястыгым - җир, юрганым - күк.

 

Мич-учак, ут-төтен, утын яну

Агач, кәкре булса да, туры янар.

Бер агач мичтә дә янмас, ике агач далада да сүнмәс.

Биттә ут янмый, мичтә ут яна.

Былтыр көйгән, быел исе чыккан.

Ирекле баштан утка кермиләр.

Карак керсә стеналар кала, уттан берни калмый.

Кемнең итәгенә ут төшсә, шул яна.

Кисәү агачың озын булса, кулың пешми.

Коры утын белән чи утын да яна.

Корымнан корым йогар.

Кыскыч барда утка бармагың тыкма.

Мич янмаса, морҗадан төтен чыкмый.

Мичкә ут керде - өйгә кот керде.

Мичнең кадере кыш җиткәч.

Олы утынның уты күп.

Очкын төшкән җирен ягар.

Тиз янган тиз сүнгән.

Төтене куе чыкканның шурпасы да куе була.

Төтәмәгән морҗа булмас.

Ут белән дары бергә уйнамас.

Ут дигәннән авыз көймәс.

Ут чыкканда җил астына качма.

Утка кем «пөф» дисә, шуның сакалы көяр.

Утны итәк белән илтә алмассың.

Утны күргәч, мамыктан төтен чыга.

Утның тышында көйгәнче, эчендә көй.

Уттан курыккан төтеннән сакланыр.

Уты сүнсә дә кисәве кала.

Янгын сүндерергә таза су эзләмиләр.

Янгыннан соң су күп булыр.

Яхшы морҗадан ут чыкмый.

Яшь агачтан коры агач тизрәк кабына.

 

Авызыннан ут чәчә.

Аның морҗасы төтен кайтармый.

Артына ут капса да кыймылдый торган түгел.

Астан ут җибәреп яту.

Ике ут белән уйнау.

Карама көленә утыру.

Көлеңне күккә очырырмын.

Мичен яккан, үзе яткан.

Төтене күп, ялкыны аз.

Ул нәкъ усак утыны кебек: төтене күп, җылысы юк.

Утка керосин сибү.

Уты сүнгән, әйрәне түнгән.

 

Каралты-кура

Абзар зур булса, бура була; өй зур булса, кура була.

Актыктан кем керә, капканы шул ябар.

Ачык капкадан ат та керә.

Бер йортка ике бикәнең тавыгы сыймас.

Җил капка җилгә дә ачыла.

Җил капкада җил тормый.

Ишек алдыннан дау килгәнче өй артыннан яу килсен.

Казык какмаган кеше казыкны үзе үсеп чыккан дип уйлый.

Какма кеше капкасын, кагарлар үз капкаңны.

Каралты салудан элек түбәсен хәзерлә.

Кеше капкасын ачып керсәң, ябып та чыга бел.

Кунаклау өчен элек колга корырга кирәк.

Куш казыксыз читән дә булмый.

Мунча кергән тирләми чыкмас.

Терәү булмаса, багана да тормый.

Черек баскычтан менмә - түнәрсең, черек басмага басма - батарсың.

 

Дүрт казык каккан, күк белән япкан.

Икесе дә бер багана төбен таптый.

Иске мунча, иске таз.

Казык башына утырту.

Каккан казыгы да юк.

Капкасыннан эт бакмый, төнлегеннән җил какмый.

Чыксам абзар, керсәм өй.

Яксам мунчам, чыксам бакчам.

 

Фикерләр   

 
+7 #1 Guest 2012-02-09 18:19
әйбэт сайт!!! :-) :roll:
Администраторга хәбәр итү
 
 
+2 #2 Guest 2014-10-19 11:32
Хичкемне узеннен
Администраторга хәбәр итү
 
 
+2 #3 Guest 2014-10-22 20:46
Вы бы побольше пословиц написали ;-) ;-)
Администраторга хәбәр итү
 
 
-2 #4 Guest 2014-12-23 17:21
Мало пословиц :sad: ....
Администраторга хәбәр итү
 

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Халык иҗаты Мәкальләр Өй-йорт, каралты