Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Азык-төлек, аш-су, савыт-саба, кунак-сый.

E-mail Принтерга pdf
(28 тавыш, уртача 4.00 )

 

Азык, ризык, аш-су төрләре

Авыз күнгән ачы катык күнмәгән каймактан яхшырак.

Аз ашның хәсрәте дә аз.

Азыгы мул хуҗаның кышы кыска булыр.

Алмасаң да - чәй яхшы, ашамасаң да - май яхшы.

Арык иттән симез котлет пешереп булмый.

Арыш икмәге һәрнәрсәгә баш.

Ачы белән төзәтәләр, тәмле белән бозалар.

Аш артыннан - чәй шартыннан.

Аш бар өйдә бәрәкәт бар.

Аш белән атканга таш белән атма.

Ашасаң ботка, китәрсең ходка.

«Аш» дигәндә аттан төш.

Ашсыз өйне эт тә яратмый.

Ашыңа ни салсаң, кашыгыңа шул чыгар.

Бавырга буе җитмәгән: «Мин бүген ураза»,- дияр.

Бал - ару, җитмеш төрле сырхауга дару.

Бал балчык ашатыр, балан камыр ашатыр.

Бал капкан авыз япкан, ачыккан авыз ачкан.

Бал сөрткәч пычакны да ялыйлар.

Бал татлы дип бармак йотып булмый.

Баллы кеше - маллы кеше, сыерлы кеше - сыйлы кеше.

Балы булса чебене булыр.

Бер кискән икмәк ябышмас.

Бер чынаяк чәйнең кырык ел хәтере бар.

Бер җәем токмач белән туй үтми.

Борыч, ачы булса да, ашның тәменә дару.

Ботка пешерсәң, маең җитәрлек булсын.

Бәлеш булса, белеш була.

Дөньяда таш каты, ташны эреткән аш каты.

Икмәк корсак артыннан йөрми, корсак икмәк артыннан йөри.

Икмәк югы ямандыр, каты-коты кимертер.

Иписез, тозсыз аш - ярты аш.

Иске серкә савытны боза.

Ит ашадың - дәрт алдың, шулпа ашадың - шифа алдың.

Ит ашасаң, тешкә керә, ашамасаң - төшкә керә.

Ит күрсәтеп, үпкә сатып булмый.

Ит сөяксез булмый.

Ит тапмаган үпкәгә кинәнгән.

Ит үзеннән-үзе кортлый.

Кайда коймак, шунда кунак.

Кар ак булса да, аны ашап булмый; ипи кара булса да, ансыз яшәп булмый.

Кеше ашы тәмле була.

Кеше икмәге белән мәңге торып булмый.

Кымыз барда кызык бар.

Көн саен майлы ботка булмый.

Күңел тапмак бер калҗа, күңел калмак бер калҗа.

Май ботканы бозмас.

Майламый пәрәмәч пешми.

Майсыз коймак табага ябыша.

Озак кайнаган аш тәмле була.

Пешкән аш - беткән аш.

Сагыз чәйнәп май чыкмас.

Серкә үзен бал санар.

Сөттән ак бул, судан пакь бул.

Тавышлы табыннан фәрештә качар.

Татлы - тешкә дошман, ачы - ашказанына дус.

Тату аш татлы булыр.

Тоз сипкәч, торма да төчерә.

Тәмлене яратсаң, ачысын да ярат.

Төкерсәң ашыңа, ут чыгар каршыңа.

Үз өендә өйрә пешерә белмәгән - кеше өендә ботка пешерер.

Үпкәне күпме кайнатсаң да, өресе чыкмас.

Чәе булса, шикәре табылыр.

Чәеңне сал учлап, эчәрсең тынычлап.

Чәй эчеп беткәч, шикәр китермиләр.

Шикәр, тәмле булса да, икмәкне алыштыра алмый.

Язмаган ризык авыздан кире төшәр.

Ярма суда - алтыга, сөттә уникегә ярыла.

Яхшы аш начар кашыкны да алтын итә.

 

Авыз эчендә ботка пешерү.

Авызында ашы, күзендә яше.

Аз гына ашым, гаугасыз башым.

Алдында пылавы, йөрергә олавы.

Аннан он суы да, тоз суы да юк.

Астан өйрә, өстән ботка.

Ачык чырай - кайнар чәй.

Аш пешерсә - апара, бите-кулы кап-кара.

Ашым аш, суым су түгел.

Бездә күп каты-коты, сездә ул да такы-токы.

Бер карасаң үрәле, икенче карасаң шүрәле.

Бер кулында аш, бер кулында таш.

Борынына борыч кермәгән.

Бәлеш - эче дөге, тышы арыш.

Ипи салган көнне ачтан үлгән.

Майлап ташласаң эт ашамас.

Минем күңелем Микидә, Мики күңеле ипидә.

Серкәсе су күтәрми.

Су сорасаң сөт бирә торган кеше.

Умач сораганга токмач тоттырган.

Эч шурпасын, ник куркасың.

 

Ашау-эчү, ачлык-туклык

Авызыңа кергәнне чәйнәргә иренмә.

Аз аша - асыл яшә.

Аз ашаган май ашар, күп ашаган лай ашар.

Ач карынга вәгазь сөйләмә.

Ач кешегә аш кирәк, тук кешегә баш кирәк.

Ач кешегә чәчәк исеннән чәлпәк исе тәмлерәк.

Ач кешенең ачуы яман.

Ачка бар аш та тәмле.

Ачка казан астырма, туңганга ут яктырма.

Ачка үлгәннең куеныннан ипи эзләмә.

Ачлык ни җидермәс, туклык ни дидермәс.

Ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә.

Ачыксаң да чама белән аша.

Аш янында күп сөйләсәң, ач калырсың.

Ашаган белмәс, тураган белер.

Ашаганнан үлмәссең, күп яхшылык та күрмәссең.

Ашамыйм дигән алтмыш коймак ашаган.

Ашап туймаганны ялап туймассың.

Ашар өчен яшәмә, яшәр өчен аша.

Бер авызыңа ике кашык тыга алмассың.

Берәү туеп сикерә, берәү туңып сикерә.

Җот кешегә кот купмас.

Иртәнге ашны ташлама, кичке ашны башлама.

Карыны ач казанга карар.

Кешегә барып казы ашаганчы, өеңә барып су эч.

Комагайга кара боламык та аш.

Комагайга кое суы да җитмәс.

Комсызга коймак артыннан ипи кис.

Күктәге фәрештәләр генә ашамый торалар.

Күп ашасаң, бал да ачы була.

Ни пешерсәң, шуны ашарсың.

Сигез капма, симез кап.

Суга ман, сынык аша - үзеңнеке булсын.

Суны өреп эчсәң дә, шулпа булмас.

Сусагач кына кое казырга керешмиләр.

Талымсызга салма тия, талымлыга талма тия.

Тамак булмаса, тәмуг булмас иде.

Тамаксауның үлеме - тамактан, угрыныкы - таяктан.

Тар табында чәй эчкәнче, киң табында су эч.

Туктан токмач кистермә, ачтан салма өздермә.

Түтәнәгә алма - шалкан, ком - талкан, чыпчык тизәге канәфер.

Түтәнәгә булса -бохари, булмаса - сохари.

Чәйнәгән синеке түгел, йоткан синеке.

Ятыр корсак ятыр, ярты әпәйне тартыр.

 

Ач карынга ачы суган.

Ач тамагым, тыныч колагым.

Ачка өйрәнеп тә беткән, үлеп тә киткән.

Ашау-эчү байларча, өстә кием юкарак.

Ике кабып бер йоту.

Туймас тамак, үлмәс җан.

Шулай итеп, чат май итеп, суга манып ашадык.

 

Аракы эчү, тәмәке тарту

Аек яшәгәннең акылы төгәл.

Аракы авызга черки булып керә, аждаһа булып чыга.

Аракы аш булмас, бавырга таш булыр.

Аракы   стаканында  батучылар   диңгездә   батучылардан

күбрәк.

Аракыга сәлам бирсәң, акылың белән саубуллаш.

Берәүләр кайгыдан саргая, берәүләр - тәмәкедән.

Исергәнне төртәсе юк - үзе авар.

Исерек кеше белән мәҗлестә утырганчы айнык кеше белән чучка көткәнең артык. Исереккә диңгез тубыктан.

Исерткеч яман түгел, исерү яман.

Тәмәке белән бергә тартучы да яна.

Тәмәке теләнергә өйрәтер.

Төбенә кадәр чөмергән мәхрүм калган гомердән.

Челемченең эче дә яна, кесәсе дә яна.

Шайтан үзе керә алмаган җиргә аракысын җибәрә, ди.

Эчәрсең йөзем суын, түгәрсең йөзең суын.

 

Бер тиенлек эчеп, биш тиенлек исергән.

Кистем кискә, аракысы бер мичкә.

Төнлә исерек, көндез мәлҗерек.

Эчтем шәраб, булдым харап.

 

Савыт-саба

Аш пешкәндә - кашык, сусаганда чүмеч кыйммәт.

Ашаган табагыңа төкермә.

Ашы бар, савыты юк; аты бар, камыты юк.

Ашына күрә табагы, балына күрә калагы.

Бер казанда аш белән ботка бергә пешми.

Ботка барда кашык юк, кашык барда ботка юк.

Буш мичкәнең тавышы шәп булса да, файдасы юк.

Ватык чүлмәк эшкә ярамый.

Иләк белән су ташып булмый.

Иләк чулпыга: «Синең тишегең тугыз»,- дигән.

Иске казан ашны тәмлерәк пешерә.

Казан, кара булса да, барын да туйдыра.

Казан соскан берәү, кашык тоткан җидәү.

Казанга салмаганны кашык белән эзләмә.

Казандагы хәлләрне чүмеч яхшы белә.

Кече казанның өресе әйбәт була.

Килегә салып су төймиләр.

Коры кашык авыз ерта, баллы кашык авыз ера.

Көянтә суга бара, җилкәгә суга бара.

Май чүлмәге тышыннан билгеле.

Олы казанда кайнаган чи калмый.

Өйдә табак-савыт күп булса, абыстае макталыр.

Пычагы бар сөйгәнен җияр, пычагы юк тигәнен җияр.

Пычак, ни хәтле үткен булса да, үз сабын үзе юнмый.

Савыт-саба шалтыраса, өйгә тәртип керә.

Таба майлаган саен шомара.

Табак-савыт шалтырамый тормый.

Такта чиләкне такта капкач белән каплыйлар.

Төбе күренмәгән чиләктән су эчмә.

Чатнаган чынаяк чиртеп карауга билгеле.

Чиләгенә күрә капкачы, капкасына күрә тактасы.

Чуманның, төбе тузса да, кысасы кала.

Чүлмәкне ватмастан элек сакла.

Чүлмәкче ун көн ясаганны таяк бер сугуда көл итә.

Югалган пычакның сабы алтын.

Ябулы казанның ташуы яман. Яңа чиләкнең суы салкын була, ди.

 

Асулы казан, ягулы ут.

Бер кашык су белән йотарлык.

Бер табактан ашый торган кешеләр.

Ике яклы пычак.

Кайнар табага бастыру.

Капчык төбен селкү.

Кеше өендә май чүлмәге, үз өендә чүп чүлмәге.

Мин тартам табакка, ул китә тагаракка.

Төпсез чуманга утырту.

 

Кунак-сый

Ай да кунак бит ача, көн дә кунак арт ача.

Алдан килгән урын өчен, арттан килгән тамак өчен.

Ашка килсәң элек кил, үз кадереңне белеп кил.

Ашның бәрәкәте кунак белән.

Ашыңнан бигрәк кашың булсын.

Бер көн сыйлаганга кырык көн сәлам.

Казан кайный алты ай, кунак көтә җиде ай.

Каршы алу, озатып калу - кунакның бер хөрмәте.

Китәм дигәч самовар куймыйлар.

Кунак аз утырыр, күп сынар.

Кунак беренче көнне алтын, икенче көнне көмеш, өченче көнне бакыр, аннан ары юлы такыр.

Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач.

Кунак кадерле булса, казан тиз кайный.

Кунак килмәгән йортка игелек тә күз салмый.

Кунак килсә ит пешә, ит пешмәсә бит пешә.

Кунак килсә - таптырыр, ат урынына чаптырыр.

Кунак туймаса да рәхмәт әйтер.

Кунакка барсаң, ач та барма, тук та барма.

Кунакка барсаң, сәгатькә карама: кайтыр вакытны хуҗаның чырае күрсәтер.

Кунакның күңелен килгәндә бер тап, киткәндә бер тап.

Көтеп алган кунак кадерле була.

Мактап йөргән кунак аш алдыннан килә.

Сыйларга сыең булмаса, сыйпарга телең булсын.

Сөмсез кунак килә белер, китә белмәс.

Табын җәелмәсә бер гаеп, җәелсә - ун гаеп.

Тешсез кунакка куырган борчак.

Хуҗа күңелсез булса, кунак өйгә сыймас.

Чакырган җиргә бар, куган җирдән кайт.

Чакырып килгәннең аты зур, сөеп килгәннең хакы зур.

Чырай сытып аш биргәнче елмаеп агу бир.

Чәй чынаягы өч булыр, өчтән ары хуҗага көч булыр.

 

Алдыңа табак куйдым, кулыңа пычак бирдем.

Килгәндә киткәли йөр.

Килсәм кунак, китсәм ерак.

Кунакка дигәч әзер тора, уракка дигәч кулы чулак.

Рәхмәт сыйга-хөрмәткә, кич килермен калган үрдәккә.

Сыйлаганда мактар, сыең беткәч таптар.

Уз түрдән, утыр җирдән, ал кашык, аша балчык.

Утыр, кунагым, алты ай; кайна, самоварым, җиде ай.

Үзе кунак чакырган, үзе баланга киткән.

Чакырып сыйлап булмады, тотып кыйнап булмады.

Фикерләр   

 
-1 #4 Guest 2013-09-05 16:14
жц
Администраторга хәбәр итү
 
 
0 #5 Gul 2014-03-11 18:58
Рәхмәт
Администраторга хәбәр итү
 
 
+1 #6 Guest 2014-03-13 20:09
Классно, супер, нет слов! :D :lol: :-)
Администраторга хәбәр итү
 
 
+4 #7 шамил 2014-12-06 18:15
шәп 8) 8)
Администраторга хәбәр итү
 
 
0 #8 Guest 2014-12-16 17:51
:sigh: шэп инде
Администраторга хәбәр итү
 
 
+1 #9 Guest 2015-02-23 22:31
:D шэп
Администраторга хәбәр итү
 

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Халык иҗаты Мәкальләр Азык-төлек, аш-су, савыт-саба, кунак-сый.