Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Мал-мөлкәт, алыш-биреш

E-mail Принтерга pdf
(6 тавыш, уртача 3.67 )

 

Байлык, мал, ярлылык. Бай һәм ярлы

Аз малың, күп куанычың булсын.

Азапсыз килгән мал затсыз була.

Акылсыз бай булудан акыллы ярлы булу артык.

Арыклыктан ат үлмәс, ярлылыктан ир үлмәс.

Ач кадерен тук белмәс, ярлы кадерен бай белмәс.

Бай бай өчен тырышыр, ярлы ярлыга булышыр.

Бай булдым дип кабарма, ярлы булдым дип бөрешмә.

Бай бөлгәнче - кырык ел, ярлы баеганчы - кырык ел.

Бай кешегә каберең якын булмасын. Бай кешедә нәфес көчле була.

Бай кешенең әтәче дә кубыз уйный.

Бай - көндез уттан, төнлә карактан куркыр.

Бай малын сөйләр, ярлы моңын сөйләр.

Бай ярлыга мохтаҗ, ярлы акчага мохтаҗ.

Бай ярлыга моңдаш булмас, бүре куйга юлдаш булмас.

Байга бирәчәгең, ярлыдан алачагың булмасын.

Байга ялынганчы ике кулыңа ялын.

Байлар бал эчкәндә ярлы су эчкән.

Байлар кыек сөйләсә дә туры күренер, ярлы туры сөйләсә дә кыек күренер.

Байларның коймасы биек була.

Байлык зурлык түгел, юклык хурлык түгел.

Байлык кешенең күңелен - ташка, күзен акка әйләндерә.

Байлык морат түгел, ярлылык оят түгел.

Байлык хәзинә җыюда түгел, булганны белеп тотуда.

Байлыкның кадере беткәч беленер.

Байның алты йорты бар, бар булса да өе тар.

Байның бакыр казаныннан үзеңнең чуен казаның яхшырак.

Байның бура төбендә дә бер икмәклек он була.

Байның даны акыл күплеге белән түгел, алтын күплеге белән.

Байның ишек алдын саклаучы этләр үзеннән усалрак була.

Байның малын саный-саный ярлының шәме янып беткән.

Байның эше фәрман белән, юкның эше дәрман белән.

Байның эше, ярлының көче.

Берәүгә - мал кайгы, берәүгә - баш кайгы.

Бушлай килгән мал бушлай китә.

Бөлә башлаган байның эте дә чыгып кача.

Дәүләт килгәндә җеп белән тартсаң да килә, киткәндә аркан белән дә тотып булмый. Дөнья байлыгы дөньяда калыр.

Дөнья малы - тозлы су: эчкән саен эчәсене китерә.

Ерак җирдән кайткан мал кадерле була.

Җан карендәш булса да, мал карендәш түгел.

Иске байның бөлгәне, яңа байның көлгәне.

Кадерен белмәгән байлыктан кадерен белгән ярлылык артык.

Кесәңдә малың булмаса, телеңдә балың булсын.

Кеше байлык өчен түгел, байлык кеше өчен.

Күләгәсе юк таудан биз, файдасы юк байдан биз.

Мал бөртекләп җыела.

Мал тапканны мактама, тота белгәнне макта.

Мал җыярга - йөз ел, таратырга - ярты көн.

Михнәтсез тапкан мал исәпсез китәр.

Насыйп мал иясенә кайта.

Табылдык малга ия күп.

Үз малыңны әзсенмә, кеше малын күпсенмә.

Үзең тырышып тапмасаң, ата малы - бер айлык.

Үкереп килгән дәүләт кычкырып китәр.

Фәкыйрьлек гаеп түгел, ялкаулык гаеп.

Хәрәм малның хәере юк.

Хисаплы мал җуелмас.

Һәлак булыйм дисәң, йә мал җыйна, йә надан кал.

Юк кешенең акчасын усал товар бетерер.

Яман адәмгә мал төшсә, якынын танымас.

Ярлы беләгенә ышаныр.

Ярлы булырга акча кирәкми.

Ярлы кеше акчасы торна булып кычкыра.

Ярлы кеше акчасын яман товар бетерер.

Ярлыда: «Такта чәем, якты чыраем», байда: «Бөртек чәем, төртеп эчерәем».

Ярлылык, оят булмаса да, бәхет түгел.

Ярлының аты булса, печәне булмый, печәне булса, аты булмый.

Ярлының кесәсенә акча ыңгырашып керә, җырлашып чыга, ди.

Ярлының кәҗәсе ялгыз бәти китерер.

 

Ашау-эчү байларча, өстә кием юкарак.

Бай баесынга түгел, кояш баесынга.

Бай булып күргәнем юк, ярлы булып үлгәнем юк.

Бай узганда бүрек салган, ярлы узганда көлеп калган.

Байлыгыбыз бик көчле: бер көянтә, бер шөшле.

Байлык куәтле, фәкыйрьлек белән генә беленми.

Байлыкка чама юк, җигәргә чана юк.

Бай бөлгәннән кем көлгән.

Безгә куркыныч түгел: бөләсе юк, байыйсы гына бар.

Кыш ач, җәй ялангач.

Ни тапты - шуны капты.

Үзе ярлы, йөзе якты.

Шайтан ярлы, без бай.

Ярлы башым - гарьле башым. Ятыш-торыш байларча, өстә-башта юкарак.

 

Бар-юк, барлык-юклык

Бар булсаң - ашма, юк булсаң - шашма.

Бар вакытта ят яхшы, юк вакытта үз яхшы.

Бар нәрсәнең зыяны булмый.

Бар нәрсәнең кадере юк.

Бар янында бар яхшы, май янында бал яхшы.

Бар өстенә бар сыяр.

Барлык өйрәтә, юклык йөдәтә.

Барлык сөйдерә, юклык көйдерә.

Барлык та өйрәтә, юклык та өйрәтә.

Барлык яраштырыр, юклык талаштырыр.

Барның бары да бар, юкның өе дә тар.

Барына канәгать кыл, югына сабыр ит.

Булган әйбер тамагына сорамый.

Сусыз җирдә балык тормас, юксыз җирдә дәүләт тормас.

Хәлле кеше - хәленчә, барлы кеше - барынча.

Һәр нәрсәнең бар чагында кадере юк.

Юк бар булмас, киң тар булмас.

Юк дип җиргә кермә, бар дип күккә очма.

Юкка суд та юк.

Юкка төшкәнче утка төш.

Юклык таштан каты.

Юклык өйрәтә, байлык боза.

Юкны юкка кушканнар, тагын юк чыккан.

 

 

Бар булсаң күрә алмас, юк булсаң бирә алмас.

Бар дигән даны бар, каткан-коткан туны бар.

Барга сөенми, юкка көенми.

Бары бергә, югы уртак.

Барын-югын белмидер, бал телидер күңелем.

Барына шөкер, югына төкер.

Барында - бәйрәм, югында - әйрән.

Югын бар итү, барын бал итү.

Юк шөкергә тук шөкер.

 

Акча, алтын, көмеш, бакыр акчалар. Сум, тәңкә, тиен

Акча аккош: муенын суза да оча.

Акча бакчада үсми.

Акча бакыр, санарга такыр.

Акча белән җүләр дә байый.

«Акча» дигәнне чукрак та ишетә.

Акча кадере - беткәч беленер.

Акча, кысып тотсаң - үлә, йомшак тотсаң - очып китә.

Акча күргәч күзең тонмасын.

Акча күрсә, фәрештә юлдан таяр.

Акча санаганны ярата.

Акча таш астында, таш аждаһа башы астында.

Акча тиеннән, сарык бәрәннән үсә.

Акчага арыслан сөте дә табып була.

Акчага сат, акчага сатылма.

Акчалының кулы уйный, акчасызның күзе уйный.

Акчалының эше күп, бакчалының ашы күп.

Акчаны зурлыйм дип үзеңне хурлама.

Акчаны тоту рәхәт, калдыгын санау кыен.

Акчаның күзе юк.

Акчасы барның сүзе уң, акчасы юкның сүзе соң.

Акчасыз торып була, икмәксез торып булмый.

Акчаң булмаса, кесәң ертыклыгыннан ни зыян.

Алтын адәмнең акылын алыр.

Алтын җем итә, табынганны җен итә.

Алтын кечкенә булса да, кадере зур.

Алтын кешене эзләми, кеше алтынны эзли.

Алтын-көмеш күп җирдә фетнә чыга.

Алтын күп булса да ашарга ярамый.

Алтын пычракка төшсә дә бәһасен җуймас.

Алтын үзе черемәсә дә күп башларны черетә.

Алтынның бөтен кадере дә аның аз булуында.

Алтыны барда җүләрне дә акыллы диләр.

Бер тиен акча белән мунча салып булмый.

Бер тиен кергән баеган, бер тиен чыккан бөлгән.

Берәү акча таба, берәү янчык тага.

Ике тиен чыгармый бер тиен кермәс.

Ишек йөрткән тупсадыр, эшне йөрткән акчадыр.

Кесәңдә йөз мең булса, әтәчкә атланып очып була.

Кешенең мең тәңкәсеннән үз бер тиенең яхшы.

Мал колыннан үсә, акча - тиеннән.

Тамчы-тамчы күл була, тиен-тиен сум була.

Тиген килгән тәңкәдән тир чыгарган тиен артык.

Үз акчасы булмаган кеше кесәсендәген санар, ди.

Хәрәм акча кесә тишә.

Юк акчага янчык текмә.

 

Акча бездә бер букча, ефәк бездә мунчала.

Акча бездә күп түгел, кирәгенә юк түгел, килә тора, китә тора, кирәгенә җитә тора.

Акча безне тапмый, без акчаны табабыз.

Анда акча бетсә, коеда су бетәр.

Ат башыдай алтын бирсәләр дә кирәкми.

Бакча җимеше түгел, акча җимеше.

Бездәге акчаны тавык та чүпләп бетермәс.

Бер акчага йорт та ала, сыер да ала, дөягә дә күз сала.

Бер тиен өчен җан сата.

Иске бер тиен кебек ялтырау.

Күзеңә кырып салырга сукыр бер тиен дә юк.

Сиңа биргән акчаны багор белән су төбеннән эзләргә.

 

Базар, товар, бәя, санау. Исәп-хисап, үлчәү

Акчасыз базарга барганчы, кәфенсез гүргә кер.

Аласы әйбер алтын булып күренер.

Алтыга алып бишкә сат, атың булсын сәүдәгәр.

Арзан зарарсыз булмас, кыйммәт файдасыз булмас.

Арзанның буявы тиз уңа. Асыл товар зур булмас.

Базар акчаны ярата.

Базар юлына үлән үсмәс.

Базарда атаң белән анаң гына юк.

Базарда ике тиле: берсе -  сатучы, берсе - алучы.

Башта кесәңне кара, аннан сатулаш.

Бер кеше килмәгәннән базар тукталмый.

Бәясе арзан дип кирәкмәгән әйбер алма.

Гаделлек белән сәүдә ит, җитезлек белән файда ит.

Зарар күрмичә файда күреп булмый.

Иртәнге сәүдә - сәүдә, кичке сәүдә - гауга.

Ит күрсәтеп үпкә сатып булмый.

Итек кисәң - кунычы кала, сату итсәң - бурычы кала.

Кәҗә талга туймас, сәүдәгәр малга туймас.

Кирәкмәгәнне алсаң, кирәгеңне сатарсың.

Кирәкнең кыйммәте юк.

Куркып сәүдә иткән файда итмәс.

Малны алганда ялгыз да алып була, сатканда әти белән дә сатып булмый.

Малыңның бәһасен белмәсәң, базарга чыгарма.

Нәрсә күп булса, бәясе төшәр.

Очсызның арты тынычсыз.

Сату-алу эшенә алдау кермичә калмый, ди.

Син уйлыйсың алтыга, ул каладыр яртыга.

Спекулянт битенә иске ыштыр каплаган.

Сәүдәдә йә эшең әйләнә, йә башың әйләнә.

Товарны күрсәткәч мактыйлар.

Түләүсез малның кадере булмый.

Файда белән зарар бер арбада йөри.

Хаклы нәрсә - затлы нәрсә.

Хакны базар әйтә.

Хисабын хак йөрткәннең йөзе ак.

Эшең беткәч, базарда торма.

Яхшы товар арзан булмый, арзан товар яхшы булмый.

 

Алдым тире, саттым кире.

Алдым файда итәргә, белмим кайда итәргә.

Аның базары төште.

Артыкны сату түгел, актыкны сату.

Базар бай, кесә ягы ай-вай.

Базарга барганда мин баймын, акчам санасам - гидаймын.

Бишкә алып бергә сату.

Дарым-шарым, тәңкә ярым.

Итәк астыннан сата.

Кавынны бушлай биргәч алмаган, кабакны акча түләп алган.

Күпмегә алсам, шуңа сатам.

Менә сиңа мал - үзең сайлап ал.

Он сатсам  - җил чыга, тоз сатсам - яңгыр ява.

Потың бер тиен.

Унны тугызга алмаштырып йөрү.

Үз аршының белән үлчәмә.

Хак ярым хак, пот ярым борчак.

 

Алу-бирү, әҗәт, бурыч, бүлү-өләшү, бүләк

Авыруың булса булсын, бурычың булмасын.

Ала белсәң, бирә дә бел.

Алачак яфрактан күп булса, бирәчәк туфрактан күп.

Алган - аз, биргән - күп.

Алган чакта карчыга, биргән чакта җан чыга.

Алмак күрке - бирмәк.

Әҗәт кайчысы дуслык җебен кисәр.

Әҗәт көлеп килә, елап китә, ди.

Әйрән сорап килгәнсең, чиләгеңне яшермә.

Берәүгә бурычлы булсаң, аның колы булырсың.

Биргән бигә яраган, бирмәгән нигә яраган.

Биргәнгә биш тә күп, алганга алты да аз.

Бирсәң алырсың, иксәң урырсың.

Бирәсе бар онытыр, аласы бар онытмас.

Бурыч ашаганчы борыч аша.

Бурычка алган - бөлгән, бурычка биргән - баеган.

Бүләк атның тешенә карамыйлар.

Бүләк биргән бүләк көтә.

Бүләкнең кечкенәсе булмый.

Кеше биргән бүләкне кешегә бүләк итмә.

Кулың белән бирсәң, аягың белән йөреп алырсың.

«Мә» дигәндә алмасаң, соңыннан «бир» дияргә туры килә.

Өлешеңә чыккан көмешең. Өләшү белән бүлешү бер түгел.

Төя дә бүләк, төймә дә бүләк.

Үз өлешеңне ташлап кеше көмешенә үрелмә.

Үрдәк биргән каз көтәр.

Үтечкә алынган атка менгән тиз төшәр.

Энәсе үткәннең җебе үтәр, бүләге үткәннең сүзе үтәр.

 

Алачагым да юк, бирәчәгем дә юк.

Алачагына - лачын, бирәчәгенә - карга.

Алганда баш ия, алгач артын әйләнә.

Алты алышым юк, биш бирешем юк.

Бер кулы белән бирә, икенчесе белән ала.

«Бир» дигәнне ишетмәс, «мә» дигәнне ишетер.

Бирдем борай, килдем сорай.

Бирсәң биреп ашый, бирмәсәң тартып ашый.

Бурычым юк - борчуым юк.

Үзе бирә алмый, биргәнне күрә алмый.

Фикерләр   

 
-3 #1 Guest 2013-09-25 17:50
:-x :-x :D :lhttp://tazbas h.ru/components /com_jcomments/ images/smiles/s mi :oops: :oops: :oops: :oops: :oops: :oops: :oops: :-* :-* :o :-? :-x :zzz :zzz :zzz :P e.gifol: :lol: :-)
Администраторга хәбәр итү
 
 
-4 #3 Guest 2014-12-16 17:35
мин йклыйм :zzz :zzz :zzz :zzz :zzz :zzz :zzz :zzz :zzz :zzz :zzz :zzz :zzz :zzz :zzz :zzz :zzz :zzz :zzz :zzz :zzz :zzz
Администраторга хәбәр итү
 

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Халык иҗаты Мәкальләр Мал-мөлкәт, алыш-биреш