Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Родителям на жемчужную свадьбу

E-mail Печать PDF
(29 votes, average 3.93 out of 5)

Тормыш юлын бергә башлагансыз –

Ахыргача бергә булыгыз!

 

Минем кадерлеләрем! Әтием! Әнием!

Чын күңелемнән сезне тәбрик итәм,

Гомер бәйрәмегез – энҗе туй белән.

Сау - сәламәт минем: әтием дә, әнием дә, – диеп

Һәрчак сөенеп сезнең янга киләм.

 

Әти!

Син бит безгә һәрчак иң нык терәк

Тормыш сораулары алдында.

Исән-имин озак яшә, әти,

Бәйрәмнәрең булсын тагын да.

 

Әни!

Изге теләкләрдән, назлы сүздән башка

Табып булмый затлы бүләкне.

Безнең өчен бик тә кадерле син,

Бик тә якын, бик тә кирәкле.

 

Әни бит ул өйнең җылысы,

Әти – дөнья терәге.

Әни белән әти бергә булса,

Тыныч була бала йөрәге.

 

Алтмыш елны иңне-иңгә куеп,

Бергә тартып тормыш арбасын,

Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып

Һәрчак туры юлдан барасыз.

 

 

Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез

Безгә сезнең белән бик рәхәт.

Әти-әни, барсы өчен сезгә

Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

 

Сәламәтлек ташламасын сезне

Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Поздравления Поздравления Родителям на жемчужную свадьбу