Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Еда и питье

E-mail Печать PDF
(55 votes, average 4.25 out of 5)

 

(савыт-саба, ризык, ашарга әзерләү, тәм-томнар һ.б.)

  1. Үзе йомры, үзендә су тора.
  2. Су аркылы тимер күпер.
  3. Киермә кашлы, Киртек башлы.
  4. Ике чиләк белән суга бару
  5. Чиләк белән су алу
  6. Пумала
  7. Пумала, төтен
  8. Җылыткыч батарея
  9. Су, газ торбалары
  10. Барганда җырлый-җырлый бара, Кайтканда җылый-җылый кайта.
  11. Өч туган су керергә барган, Икесе кергән, Өченчесе ярда калган.
  12. Бер дугада ике күл эленеп тора. Бер ботакта ике кош сайрый.
  13. Кырык төштән билен буган, Утыз чиләк аш ашый.
  14. Кара сыерның кабыргасы тишек.
  15. Бер өй, Өй битендә чөй; Чөен күзенә тыгар, Суырып алыр, су чыгар.
  16. Ике колаклы, Өч аяклы, Олы корсаклы.
  17. Аркасы бар - эче юк.
  18. Борыны бортас, Карыны картас, Атка менмәс, Җәяү йөрмәс, Тик тормас.
  19. Өй артында җиз тәкә, Җитәкләтә, күтәртә. Үзе бармас, Ияртсәң калмас.
  20. Бохарадан килгән сары торна Башын сузып су эчә.
  21. Төртсәң су чыга, Су чыкмаса, сүз чыга.
  22. Кап корсак, Эче кара бавырсак.
  23. Өй эчендә түгәрәк күл.
  24. Эче куыш, тышы таш, Әләлекәй орчык баш.
  25. Колагы бар, башы юк, Ашамаган ашы юк.
  26. Колагы бар - ишетми, Тигез җиргә утырмый.
  27. Кара сыер астында кызыл бозау.
  28. Кара сыерым карап тора, Кызыл сыерым ялап тора.
  29. Сыңар аяк саескан, Суга төшеп, су эчкән.
  30. Үрдәкнең койрыгы тау башында, Башы Кама елгасында.
  31. Үзе бер дә ашамый, Ашаганда бушамый.
  32. Биш туганга баш булам, Ашатсам да ач булам.
  33. Табышмак әйтәм, таба төш, Табалмасаң утка төш, Кайнанаң биргән ак яулыкны Сары майга мана төш.
  34. Алама тай, Эче тулы май.
  35. Мөгез саплы, Тимер кашлы, Күн каплы, Аны белгән мең яшьле.
  36. Черт-черт итә үзе, Өч аягы, бер күзе.
  37. Кара койрык куем бар, Өйдән өйгә йөридер.
  38. Бәләкәй генә тай, Төбе чеп-чи май.
  39. Кайнар күлдә каек уйный.
  40. Тимер ындыр табагында Сырлы кибән утыра.
  41. Кара чегән кызы мичтән коймак урлый.
  42. Эләктергеч, каптыргыч, Мичтән бәлеш тарттыргыч.
  43. Аты - агач, Арбасы - тимер.
  44. Эләктергеч, каптыргыч, Хатыннарга тарттыргыч; Чыж-ж иттереп салалар, Кып иттереп алалар.
  45. Кечкенә генә кыз бала Йөрәгенә ут сала.
  46. Башы да тишек, Төбе дә тишек, Уртасында ут, Читендә су.
  47. Ике чите су булыр, Уртасында ут булыр; Байларны көлдерер, Ярлыларны бөлдерер.
  48. Бохарадан килгән кунак Ут ашый да су эчә.
  49. Кечерәк кенә күл эчендә Дөрли-дөрли ут яна, Уты суны киптерми, Суы утны сүндерми.
  50. Килде бер төркем халык, Утырдылар уфтанып; Уты сүнде - янмады, Суы кипте - калмады.
  51. Гөбер-гөбер гөбердән, Яккан уты күмердән; Көмештән дә җиздән, Табында күрербез тиздән.
  52. И Туйбикә, Туйбикә, Кунак килсә - куй, бикә; Салпы колак, киң битле, Сөйләшергә   бик ипле.
  53. Мич алдында төпсез итек.
  54. Алтын багана өстендә Күк күгәрчен утыра.
  55. Кытайдан килгән бер аккош; Шул кош алтын багана башына кунса, Кунакның күңеле бик хуш.
  56. Җиз багана, таш чыпчык, Очып төшә, косып менә.
  57. Менә кызык, менә кызык, Менә китте кодалар кызып, Берсе менә, берсе төшә, Берсе тора сызгырып.
  58. Аталары - җиз күкрәк, Аналары - киң күкрәк, Балалары - чәлдер-чөлдер.
  59. Өстәлемдә ак үгез, Маңгаенда бер мөгез.
  60. Тәнендә - мунча, Борынында - рәшәткә, Аркасында - бер кул.
  61. Кечкенә генә кызым бар, Кергән-чыккан үбәдер.
  62. Урманга барган да бөккән, Урманнан кайткан да теккән, Чит-чите тырт-тыртлы, Уртасы иһа-һайлы.
  63. Урманда бөгелгән, Өйдә тегелгән, Өр-яңа савыт,- Төбе тишелгән.
  64. Нечкә билле чибәр килен Кое авызында бии.
  65. Дөп-дөп, дөпәләп кимәләнки, Көш-көш, кәшәләп кимәләнки; Алачыкка керсәнә, Алача күлмәгеңне салсана, Ходай биргән товарыңны Ялтыратып салсана.
  66. Ач булса - ята, Тук булса - торып утыра.
  67. Келәте сүс, Ишеге мунчала.
  68. Өй эчендә базым бар, Баз эчендә бозым бар; Керер идем, сыялмыйм, Бозларында шуалмыйм.
  69. Куй көтүем суга төште, Сөләйман аксак куа төште, Карагай калпак каплый төште, Торымтай эзли төште.
  70. Читтән карасам - аклы, Татып карасам - татлы.
  71. Тәбәнәк күктән кар ява.
  72. Келәт астында буран уйный.
  73. Болытсыз көнне яңгыр ява.
  74. Уңнан да чалт чигәмә, Сулдан да чалт чигәмә; Бу җиңгидән йөдәп беттем, Ни дип миңа кизәнә?
  75. Мич башында бичура Билен буып утыра; Башы ләмгә тыгылган, Алалмыйча утыра.
  76. Аяксыз-кулсыз агачка менә.
  77. Ары да лап-лап, Бире дә лап-лап, Киндер каплап, Көрәк саплап, Мендәр каплап, Әтү-ти!
  78. Эче куыш, тышы таш, Юеш салдым, коры алдым, Аннан яхшы табылмас.
  79. Үзе түгәрәк, Урыны түрдәрәк, Эче тулы күзәнәк; Әчкелтем дә төчкелтем, Бар нәрсәдән дә кадерлерәк.
  80. Мине таяк белән кыйныйлар, Таш белән кысалар, Пычак белән кисәләр; Ни өчен болай җәзалыйлар?- Чөнки мине бары да ярата.
  81. Өсте такта, асты такта, Уртасында майлы турта.
  82. Ахактан, бохактан, Тар - авыздан, киң - төптән, Эче өрелгән, Якасы бәрелгән, Сырлы кәпәчен кигән, Табын түренә үрелгән.
  83. Әгәри, Әгәри дә тәгәри, Тәгәри дә суга төшә, Күңелем шуны ярата.
  84. Минем ялгызымны ашамыйлар, Әмма миннән башка татарга аш булмый.
  85. Түгәрәк кенә күлгә яфрак ява.
  86. Йөз елкы суга төште, Сөләйман куа төште.
  87. Каптык өстендә аягын салындырып утыра.
  88. Бер бәкегә кырык тәкә сикерә.
  89. Кайчысыз киселә, Җепсез тегелә.
  90. Ак алаша батты, Колаклары калыкты.
  91. Сары куйлар суга батты, Шешенде дә өскә калыкты.
  92. Шапылт итеп суга чума, Күзе әйләнеп, су өстенә чыга.
  93. Ашасаң, тешкә керә, Ашамасаң, төшкә керә.
  94. Зур ук башын ярдым, Солтан кызын алдым.
  95. Җир астында тун тышладым, Өстәлгә мендем - туным ташладым.
  96. Кызыл камыт эчендә Кыз ризыгы ятадыр.
  97. Суда туа, Суга керсә үлә.
  98. Ак көчегем анттан калмый.
  99. Мине тотып ашамыйлар, Миннән башка туй да ясамыйлар.
  100. Идел төбенә таш салдым.
  101. Зер-зер, зертеки, Зертеки дә пертеки, Әпечтеки-печтеки, Аннан туган кечтеки.
  102. Ашка салсаң - тәм кертә, Борынга салсаң - төчкертә.
  103. Пешермәсәң - ашарга ярамый, Пешерсәң - ташларга туры килә.
  104. Кар түгел - ак, Боз түгел - каты, Тоз түгел - эри.

 


 


Табышмак җаваплары


  1. Чиләк
  2. Чиләк тоткасы
  3. Көянтә
  4. Ике туган суга бара, Берсен-берсе уза бара.
  5. Кола атым суга төште, Колаклары салпая төште.
  6. Бәләкәй генә чәчле пуп Морҗа юллыгын тазарта.
  7. Бер ялбыр эт абзардан бөтен сарыкны куа.
  8. Гармун кебек сырлы ул, Мич шикелле җылы ул.
  9. Тирән базда тимер эчәк.
  10. Сусыз һәм сулы чиләкләр
  11. Көянтәләп суга бару
  12. Көянтәләп суга бару
  13. Кисмәк
  14. Мичкә
  15. Мичкәдән су агызу
  16. Лакан
  17. Ялгаш, тагарак
  18. Комган
  19. Комган
  20. Комган
  21. Юынгыч
  22. Күмер савыты
  23. Тәлинкә
  24. Чүлмәк
  25. Миски
  26. Казан
  27. Казан астында ут яну
  28. Казан астында ут яну
  29. Чүмеч
  30. Чүмеч
  31. Кашык
  32. Кашык
  33. Май канаты
  34. Май канаты
  35. Пычак
  36. Өчаяк
  37. Таба
  38. Таба
  39. Таба, кабартма
  40. Таба, бәлеш
  41. Табагач
  42. Табагач
  43. Табагач, таба
  44. Табагач, таба, коймак
  45. Самавыр
  46. Самавыр
  47. Самавыр
  48. Самавыр
  49. Самавыр
  50. Самавыр
  51. Самавыр
  52. Самавыр
  53. Самавыр морҗасы
  54. Самавыр, чәйнек
  55. Самавыр, чәйнек
  56. Самавыр, чәйнек, чәй ясау
  57. Самавыр, чәйнек, чынаяклар
  58. Самавыр, поднос, чынаяклар
  59. Чәйнек
  60. Чәйнек
  61. Чынаяк
  62. Иләк
  63. Иләк
  64. Киле һәм кисап, орлык төю
  65. Киле һәм кисап, орлык төю
  66. Капчык
  67. Капчык һәм капчык бавы
  68. Суыткыч
  69. Ботка пешерү
  70. Кабыклап пешерелгән бәрәңге
  71. Он иләү
  72. Он иләү
  73. Он иләү
  74. Он иләү
  75. Күәстә камыр әчетү
  76. Күәстә камыр әчетү
  77. Ипи әвәләү
  78. Мичтә икмәк пешерү
  79. Икмәк
  80. Икмәк
  81. Якмыш (кыстыбый)
  82. Бәлеш
  83. Токмач
  84. Токмач
  85. Токмач яки салма салу
  86. Токмач яки салма салу
  87. Токмач ашау
  88. Чумар салу
  89. Пилмән ясау
  90. Пилмән пешерү
  91. Бавырсак
  92. Шулпага салынган май
  93. Шулпага салынган май
  94. Сөяктән җилек чыгару
  95. Казылык
  96. Казылык
  97. Тоз
  98. Тоз
  99. Тоз
  100. Ашка тоз салу
  101. Борыч тарту
  102. Борыч
  103. Лавр яфрагы
  104. Шикәр


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе