Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Мәҗит Гафури – шагыйрь һәм язучы, Фуат Ганиев – тел галиме Download as iCal file
Saturday, 01 August 2020Hits : 14194

Мәҗит Гафури – татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы, күренекле шагыйрь һәм язучы, Башкортстанның халык шагыйре.

Ул 1880 елның 1 августында Уфа губернасының Эстерлетамак өязе Җилем-Каран авылында укытучы-хәлфә гаиләсендә дөньяга килә. Җиде яшендә авыл мәктәбендә, соңыннан күрше авылындагы мәдрәсәдә белем ала. Нәкъ шул вакытларда аның бер-бер артлы әтисе, әнисе үлә, тормышы авырлаша, шулай да ул һәрвакыт гыйлемгә тартыла. 1898 елда Троицкидагы “Рәсүлия” мәдрәсәсендә, 1905 елда Казанга килеп “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый башлый һәм 1906 елда Уфадагы ”Галия” мәдрәсәсенә күчә. 1909-1912 елларда Мәҗит Гафури бары тик язу эше белән шөгыльләнә.

Инкыйлабтан соң язучы Уфада төрле газета редакцияләрендә эшли. Шул ук вакытта, шигырьләрдән тыш, “Кара йөзләр”, ”Тормыш баскычлары”, “Шагыйрьнең алтын приискасында “дигән повестьлар, “Кызыл йолдыз” пьесасын, ”Эшче” операсының либреттосын яза. Балалар өчен шигырь һәм хикәяләр иҗат итә.

1923 елда аның егерме еллык иҗат бәйрәме зурлап уздырыла, шул уңай белән әдипкә Башкортстанның халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелә.

Мәҗит Гафури 1934 елда Уфа шәһәрендә вафат булды.

Совет чорында Мәҗит Гафуриның әсәрләре татар, башкорт, рус һәм башка милли телләрдә бик күп мәртәбәләр басылган. 1954-1957 еллар арасында Башкортстан китап нәшриятында әдипнең башкортча тәрҗемәдә алты томлык әсәрләр җыелмасы һәм 1980-1984 елларда Татарстан китап нәшриятында дүрт томлыгы дөнья күрде.

 

Фуат Әшрәф улы Ганиев – тел галиме, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты.

Ул 1930 елның 31 июлендә Башкортстанның Салават районы Нәсибәш авылында туа. Аның бөтен гыйльми эшчәнлеге һәм тормыш юлы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән бәйле. Ул, 1963 елда кандидатлык, 1977 елда докторлык диссертацияләрне яклап, гыйльми дәрәҗәләр ала.

Фуат Ганиев — 300дән артык гыйльми хәзмәтләр авторы, аның фәнни эшчәнлеге гаять күпкырлы. Ул күп монография, сүзлекләр авторы.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home