Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Мөхәммәт Хәмзин – артист, Илфак Абдуллин – галим Download as iCal file
Monday, 22 April 2019Hits : 9987

Мөхәммәт Хәмзин – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, татар халкының күренекле сәхнә остасы.

Мөхәммәт Хәмзин 1915 елда туа.

Аның хезмәт юлы 14 яшеннән К.Якуб исемендәге типографиядә хәреф җыюдан башлана. 1936 елда Башкортстан сәнгать техникумын тәмамлагач, ул Казанга кайта һәм Опера-балет театрында эшли. Сугыш чорында махсус хәрби бригадада хезмәт итә. 1946 елдан М.Хәмзин – Республика күчмә театрында. Артист буларак, ул төп рольләрдә социаль геройларны оста башкаручылар рәтенә баса. Моның мисаллары итеп “Тормыш җыры”нда Басыйр, “Украина далалары”нда Галушка, “Күңел дәфтәре”ндә Закир образларын күрсәтергә була. Бу еллар – театрның әле яңа аякка басып, сәнгать учагы буларак яңа формалашкан чоры. Нәкъ шул вакытта, 1952 елның гыйнварында, Мөхәммәт аганы театрның директоры итеп куялар, һәм 1975 елга кадәр ул аның алыштыргысыз җитәкчесе була. Бер үк вакытта артист булып, төп рольләрдә чыгыш ясавын дәвам иттерә һәм шактый югары уңышларга ирешә. “Назар Стодоля”да Назар үзе, “Йөрәк серләре”ндә Саттар, “Карагол”да – Карагол, “Рәйхан”да Морат, “Сәер кеше”дә Әхмәт Риза образлары аны җитди фәлсәфи әсәрләрдә дә оста артист итеп таныта.

Мөхәммәт Хәмзин 2002 елда вафат булды.

 

Илфак Абдуллин – галим.

1942 елның 22 апрелендә Пархода авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланып ире фронтка киткәч, булачак галимнең әнисе күпсанлы балаларын алып иренең туганнары янына — Малмыжга күченә. Илфак шушында үсә, шушында 1959 елда урта мәктәп тәмамлый. Берничә ай ремонт-механика заводында төзелештә эшли, җидееллык мәктәптә укыта.

1961-1967 елларда Казан химия-технология институтында укый, Ленин стипендиаты була, 1964-1966 елларда институтның комсомол оешмасын җитәкли. 1964-1968 елларда — ВЛКСМ өлкә комитеты әгъзасы, 1964 елдан — институтның гыйльми советы әгъзасы. Институтны бик яхшы билгеләренә, кызыл диплом белән тәмамлый.

1967-1970 елларда шул ук институтның аспирантурасында укый. 1970 елда, студент елларында башланган киң фәнни эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак, диссертация яклый һәм химия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. Дүрт ел дәвамында институтның Түбән Кама шәһәрендәге филиалында өлкән укытучы.

1974 елда Казанга кайта. Башта НИИАТта фәнни хезмәткәр, аннан соң медицина инструментлары фәнни-тикшеренү институтында сектор мөдире була. Шуннан соңгы гомере Казан медицина институты белән бәйле — ул институтның аналитик һәм органик булмаган химия кафедрасы мөдире. 1993 елдан— химия фәннәре докторы, профессор. Институтның гыйльми советы әгъзасы. Бер үк вакытта башта химия-технология, аннан соң авиация институтында кандидатлык диссертациясе яклау советы әгъзасы. Дистәдән артык яшь галим тәрбияләгән. Йөздән артык нәшер ителгән фәнни һәм методик хезмәтләр авторы.

«СССР уйлап табучысы», «Рационализаторлык һәм уйлап табу отличнигы» дипломнары бар. 1991 елда Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе дигән югары исем бирелде.

И. Абдуллин гаять бай күңелле шәхес, үзенчәлекле шагыйрь дә иде. 1997 елда Казанда «Тормыш дәресләре» исемле истәлекләр һәм шигырьләр китабы басылып чыкты.

И.Г. Абдуллин 2003 елда йөрәк авыруыннан вафат булды. Малмыж шәһәренең татар зиратына күмелде.

Галимнең улы Марат — медицина фәннәре кандидаты. Ул атаклы кардиохирург Р.С. Акчурин белән әтисенең йөрәгенә операция ясауда катнашты һәм аның гомерен күпкә озайтты. Икенче улы Искәндәр — Мәскәү шәһәрендә урология хирургы. Шулай итеп ике игезәк улы әтиләренә тиң игелекле хезмәт юлында.

Back

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home