Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Исмагыйль Гаспралы - мәгърифәтче, Азат Вергазов - язучы, Реваль Закиров - галим. Download as iCal file
Thursday, 08 March 2018Hits : 9828

Исмагыйль Мостафа улы Гаспринский (Гаспралы) (кыр.-тат. İsmail Mustafa oğlu Gasprinskiy (Gaspıralı); 8 (21) март, 1851 — 11 (24) сентябрь 1914) — интеллектуал, мәгърифәтче, нәшир, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, педагог, әдип.

Исмәгыйль Гаспринский 1851 елның 8 мартында Кырымдагы Улу Сала авылында (бүгенге исеме Синапное) патша прапорщигы Мостафа Гаспринский (Гаспралы) гаиләсендә туа. Бабасы Гаспра авылында туганы өчен үзенә Гаспринский фамилиясен алган. Башлангыч белемне Бакчасарайда мәдрәсәдә ала, Aкмәчеттә рус гимназиясендә укый. Атасының зур тырышлыгы нәтиҗәсендә, Мәскәүнең хәрби гимназиясенә укырга керә. Биредә ул нәшир Михаил Катковның улы белән дуслаша, еш кына аларның өендә була. Исмәгыйль рус мәдәниятен өйрәнә, Катковның славянофил карашлары белән таныша. Әмма ул бу уй-фикерләрне “киресенчә” кабул итә: төркиләрне берләштерү нияте белән яши башлый. 1868-1871 елларда ул Бакчасарайдагы “Зынҗырлы” мәдрәсәсендә укыта. 1871-1873 елларда Парижда яши, рус язучысы И.С.Тургеневның сәркатибе була. 1873-1875 елларда Истанбулда яши. И.Гаспринский Европа һәм Төркиядәге конституцион идеяләр, иҗтимагый тормыш белән таныша, үз милләтен дә көнбатыш цивилизациясенә якынайту теләге яңадан көчәя төшә. И.Гаспринский Кырымга кайта, 1878-1883 елларда Бакчасарай шәһәренең башлыгы булып эшли. И.Гаспринский бөтен төрки дөньясына мәшһүр мәгърифәтче булып таныла. Ул татар-төрки мәктәпләре өчен дәреслекләр яза, уку-укыту программалары төзи. Аның бу программасы “Ысулы җәдит” дип атала һәм бераздан җәдитчелек хәрәкәте бөтен төрки-татар дөньясына тарала. Җәдит мәктәпләрендә һәм мәдрәсәләрендә дини һәм дөньяви фәннәр бергә укытыла. Бер үк вакытта Гаспралы китап нәшер итү белән дә шөгыльләнә. Гаспралы эшчәнлегенең йөзек кашы, әлбәттә, ул чыгарган “Тәрҗеман” газетасы (1883-1918). Бу газета бөтен дөньядагы төрки халыклар арасында күп тарала һәм аларның мәгърифәтен, мәдәниятен, әдәбиятын җанландыруда зур роль уйный. Гаспралы – мөселман “Иттифак” партиясенең Бөтенроссия съездын оештыручыларның берсе. Аның Россия мөселманнары турында язган китаплары да бар. И. Гаспралы 1914 елның 11(24) сентябрендә вафат була.

 

Азат Вергазов — татар язучысы, телевидение мөхәррире, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Азат Вергазов 1932 елның 8 мартында хәзерге Пенза өлкәсенең Невиркин районы Карновар авылында туа. 1937 елда гаиләләре белән Яшел Үзән районы Зур Карагуҗа авылына күчеп киләләр. Шунда ул урта белем ала. 1949–1951 елларда Казан педагогика институтында укый. Аннары армиядә хезмәт итә. 1954–1974 елларда мәгариф өлкәсендә эшли. 1974 елның көзеннән — Казан телевидение студиясенең әдәби-драматик тапшырулар редакциясендә өлкән мөхәррир. Соңгы елларда ул Яшен Үзән шәһәрендәге 1нче татар гимназиясендә эшли.

Азат Вергазовның беренче хикәяләре көндәлек матбугатта 60нчы еллар ахырында күренә башлый. Укучыларга ул үзенең «Дулкыннар ни сөйли?», «Ташу»(«Нәзер»), «Уяну» исемле повестьлары аша билгеле.

 

Реваль Закиров - галим. Ул 1941 елның 8 мартында Балтач авылында туган. 1958 елда Актаныш районының Пучы урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлый һәм Казан авиация институтына укырга керә. 1964 елда институтны тәмамлагач Ижевск шәһәренә җибәрелә, 1966 елга кадәр фәнни-тикшеренү институтында инженер-технолог булып эшли.

Р.Закиров 1966 елда Казанга кайта һәм технология һәм производствоны оештыру фәнни-тикшеренү институтында конструктор, инженер, фәнни-тикшеренү секторы начальнигы булып эшли. 1979 елда «Очу аппаратлары җитештерүче махсус средстволарны проектлаганда эксперимент элементларын типлаштыру» темасына диссертация яклый, техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.

Бүгенге көндә Казан техник университетының очу аппаратлары җитештерү технологиясе кафедрасында эшли, доцент. «СССРның уйлап табучысы» билгесенә, Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең (ВДНХ) көмеш медаленә лаек булган. Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе.

Галим, 60тан артык фәнни хезмәт авторы, алты патентка ия.

Р.Закиров велосипед спорты буенча СССРның спорт мастеры нормасын үтәгән. Команда составында һәм шәхси ярышларда берничә мәртәбә Татарстан һәм Россия чемпионы титулларын яулаган.

Back

В этот день родились:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home