Җәмил Гыйльманов – тарих галиме |
|
|
|
Sunday, 03 July 2011 | Hits : 14110 |
|
Җәмил Ибраһим улы Гыйльманов – күренекле татар тарих галиме.
Ул 1925 елның 3 июлендә Самара өлкәсенең Тупли (Теплый Стан) авылында укытучы гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, китапханә мөдире, колхоз хисапчысы булып эшли. 1943 елның февралендә Совет Армиясе сафларына алына, хәрби-пехота училищесында укый, аннары 4нче Украина фронтында өлкән офицер, батарея командиры сыйфатында сугышларда катнаша. Алманияне җиңгәннән соң, Ерак Көнчыгыш фронтына җибәрелә. Сугыштан соң Казан дәүләт университетын тәмамлый, аспирантура баскычларын үтә, Яшел Үзәннең КПСС шәһәр комитетында лектор булып эшли, аннары Казан авиация институтында укыта, “Татарстан коммунисты” журналын җитәкли.
1964 елдан Җәмил Гыйльманов үзенең язмышын Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты белән бәйли, 24 ел буена тарих бүлеген җитәкли. Галимнең 160тан артык фәнни хезмәте бар. Иҗаты шактый киң кырлы булса да, төп кыйбласы 1941-1945 еллардагы сугыш тарихы: ”Татарская АССР в Великой Отечественной войне 1941-1945гг” (1977), “Трудящиеся Татарии на фронтах Великой Отечественной войны” (1981), “Без сугышта юлбарыстан көчлебез” (1989) һ.б.
Галим 1991 елда вафат була. |
Back
|