Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

В чём смысл жизни?

E-mail Печать PDF
(5 votes, average 3.20 out of 5)

Игътибар! Хәзер сез гомерегез буе борчыган сорауга җавап алачаксыз! Йокысыз төннәрегез, кырылган кәефегез, мәгънәсез үткән көннәр – барысы да артта калачак!

Тик алдан ук кисәтеп куям – бу җавап сине канәгатьләндермәячәк. Дөресен генә әйткәндә, бу сорауга җавап кайдадыр күңелеңнең түрендә болай да яшеренеп ята инде.

Югыйсә, бу сорау белән борчылмаган булыр идең. Тик шул җавапны якты дөньяга өстерәп чыгу куркыта: яшәү агымына ияреп салмак кына йөзүдән туктап, кулларыңны сызганып ишкәкләргә тотынырга кирәк булачак бит. Ә хәзергә үз-үзеңне тынычландырып «мин әле яшәвемнең асылын эзлим» дип бот күтәреп ятарга була.

Сорау: Яшәүнең асылы нәрсәдә?

Җавап: Яшәүнең асылы яшәүдә!

Канәгатьсезлек чаткылары бәреп чыктымы? Шулай шул, кисәткән идем бит. Тик иң кыска һәм тулы җавап шул. Бераз аңлатуларымны укысаң, син дә минем белән килешерсең дип уйлыйм.

Яшәүнең асылы яшәүдә. Һәрбер кеше үз гомеренә үзе ниндидер бер мәгънә кертә, максат куя һәм шуны чынга ашыру, ягъни яшәү, аның яшәешенең асыл булып тора да инде. Әгәр дә синең андый максатларың юк икән, димәк алар бик кечкенә, яки гади, шуңа күрә син аларны сизмисең генә. Ә читтән караганда ул бит бик яхшы күренә.

Мәсәлән:

1. Берәү атна буе тир түгеп эшли һәм ял көннәрендә бар җыйган акчасын эчемлеккә тыга да куя. Моның яшәү асылы – сыра заводы белән шәһәр канализация системасы арасындагы үткәргеч булу.

2. Берәү атна буе тир түгеп эшли һәм җитмәгәненә кредит алып өен заманча җиһазлар белән тутыра. Моның яшәү мәгънәсе – иртәгәдән (һичьюгы, дүшәмбедән) яши башлау.

Яшәүнең асылы гомергә бер булмый, кешесенә карап ул һәрдаим үзгәреп торырга мөмкин. Яисә инде, бөтенләй булмый. Ә булдырасы килә бит! Ниндидер бер зур максат куеп, шуңа ирешәсе, бар дөньяны тетрәндерәсе һәм «бу Мин идем» дип китәсе килә! Һәм шундый максат көтеп бар гомер заяга уза... Тик бөек максатлар куеп дөньяны тетрәндергән кешеләр дә, тарих күзлегеннән караганда, бөҗәкләр генә һәм кылган эшләренең әһәмияте дә бүген бар, иртәгә юк. Җыйган малларны да үзең белән алып китеп булмый, фиргавеннәр кебек бар хуҗалыгың белән күмеп куйсалар да. Александр Македонияле (дөньяны ничек кенә тетрәндергән кеше!) үзен күмәргә алып киткәндә кулларын халык күрсен дип күрсәтеп калдырырга кушкан: күрсеннәр, янәсе, буш кул белән килдем, буш кул белән китәм.

Шулай, әгәр дә сез үзегездән соң эз калдыру белән канәгатьләнәсез икән, монда төгәлләргә дә мөмкин. Нинди эз, тирәнме, юкмы – анысы мөһим түгел. Күңелеңә тынычлык урнашытырырдай гына булсын. Бу күзлектән караганда, президент белән игенче тигезләшә: берсе илен «кеше» итәм ди, икенчесе иген эшен итәм ди – һәм икесенең яшәвендә асыл бар.

Тик президент белән игенче (күбрәк, барыбер, президенттыр инде) яшәешләрен нинди ысуллар белән алып барулары сине борчыса һәм тормышка чыннан да тирәнтен бер мәгънә өстисе килсә, күңел тынычлыгын эзләүләр дәвам итәчәк. Һәм менә шушы эзләнүләр сине һәр көнеңә, һәр эшеңә, һәрбер теләгеңә мәгънә бирүче, аларны берләштерүче яшәвеңнең бердәнбер хак асылына китереп төртә дә инде.

Тик бу җавапны инде үзеңә табарга кирәк. Бу әллә ни кыен булмаячак. Аны бары тик күңелең белән кабул итеп, яшәешеңнең маягы итеп кую гына каршылыклар тудырачак. Иң беренче чиратта – үзеңдә. Ә үзеңне аклар өчен сәбәпләр эзли башлыйсың. Мәсәлән, җавапның монда язылуы: син бит аны үзең табарга тиеш идең...

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Блог Заметки В чём смысл жизни?