Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Котлау сүзләре

Туйга котлау (ата-ана исеменнән)

E-mail Принтерга pdf
(8 тавыш, уртача 2.75 )

Балалар! Ана күңеле йомшак бит ул, тыйнак бит ул. Ул сезнең өчен тыныч кына, күз тимәсә ярар иде дип сөенә. Менә бүген сезгә карыйм да, әллә нинди хисләр бии күңелдә. Әйтер сүзләр, теләкләрне дә салып булмый сүзләргә.

Иң элек рәхмәт әйтәсе килә. Безгә шушы матур көнне күрү бәхетен биргән өчен. Аллага шөкер. Ата-анага зур куаныч бит ул -- баласының үсүен күз алдында тоеп яшәү.

Кызым, әле яңа гына син тәүге адымнарыңны ясаган сабый идең. Менә күз алдына килә синең нәни генә кулларыңны атаңның зур учларыннан тартып алып йөреп китүен. Могҗиза кебек тоелган иде ул мизгелләр... Юк, бер дә могҗиза булмаган икән шул ул чаклар, ә гади генә тәбигый адымнар. Менә хәзер икән ул могҗиза: ике бер-берсен сөюче йөрәкнең табышып, бер булып яңадан яши башлавы. Әйе, сез бүген нәкъ сабый бала кебек беренче адымнырыгызны ясыйсыз: сезнең өчен ничә еллар элек дулкынланган, куанган булсак, бүген дә шулай. Юк, шулай  гына да түгел, күбрәк, икеләтә сөенәбез сезнең өчен, чөнки сез бүген икәүләшеп, парлашып, сөешеп  атлыйсыз гомер юлына.

Озатабыз сезне озын юлга
Атлыйсыз сез тәүге адымны
Ак булсын,саф булсын
Юлларыгыз дәвамы
Озатабыз сезне озын юлга
Хәер дога сезнең алларга
Бәхетегез чиксез булсын
Шул куаныч ата-аналарга.

100 матур теләк

E-mail Принтерга pdf
(37 тавыш, уртача 3.24 )

Кадерле дуслар, Яңа ел белән! Сезгә 2012 елга 100 матур теләк! Теләкләребез кабул булсын, хыялларыгыз чынга ашсын!

Туйга котлау (туй мәҗлесегез белән тәбрик итәм)

E-mail Принтерга pdf
(147 тавыш, уртача 3.52 )

Гомердә бер генә, бердәнбер генә була торган туй  мәҗлесегез белән тәбрик итәм. Гомерегезнең шушы көн шикелле матур, бердәнбер, кабатланмас шатлык куанычлар белән тулып торуын телим. Һәрвакыт, кояш нурлары ал чәчәкләрне җылыга коендырган кебек, бер берегезне сөю-назга төреп, мәхәбәткә коендырып яшәгез. Тормышыгыз бәхеткә, гаиләгез сабыйларга тулы булсын, сезгә дигән ризык, муллык, илаһи хисләр  таң саен яңарып туып торсын. Бары тик бәхетле ата-ананың бәхетле кызы-улы, бәхетле балаларның бәхетле әтисе- әнисе булып яшәргә дә сезгә яшәргә…

Туган көнгә котлау (килә алмау сәбәпле хат аша юлланган)

E-mail Принтерга pdf
(28 тавыш, уртача 3.57 )

Туган көнең, гомер бәйрәмең белән  шәһсән үзем котлый алмавыма гафу үтенеп башлыйсым килә сүземне. Ничә еллар шулай дуслар булып һәр бәйрәмне , туган көннәрне бергәләшеп бәйрәм итеп торсак та, менә, кайбер сәбәпләр аркасында, бу елны сиңа теләкләремне  шушы хат аша гына юлларга туры килә. Чөнки кайда гына   йөрсәм дә, ниләр генә кичерсәм дә синең кебек дусларны оныту мөмкин түгел, ә инде туган көнең  белән котлау зур бер бурыч та шикелле тоела.

Юбилейга шигъри котлау – тост

E-mail Принтерга pdf
(102 тавыш, уртача 3.00 )

Аккан чишмә төсле челтер челтер,
Гөмер ага исең китмәсен.
Бәхет-шатлык, саулык-мәхәббәтең,
Шул чишмәдәй аксын – кипмәсен.

11 бит (барлыгы 16)

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Котлаулар Котлау сүзләре