Унҗиде яшьлек туган көнеңдә сиңа серле җиде саны белән бәйле җиде теләк телим.
1 - һәрвакыт беренче булырга тырыш синең урын гел беренчеләрдән булсын,
2 - үзеңнең икенче яртыңны табып парлы булып яшәргә ходай насыйп итсен,
3 - тормышта бервакытта да өченче артык кеше булырга туры килмәсен,
4 - кая гына барма кире, кайтырлык үзеңнең дүрт почмагың булсын,
5 - һәр башлаган эшең бишлелек тәмамлансын,
6 – “алтынчы хис” дигән сизгерлегең сине ташламасын һәм
7 - бәхеттән күкнең җиденче катында ешрак булырга туры килсен.