Яңа татарча-русча, русча-татарча онлайн сүзлек ачылды! Рәхим итегез -- suzlek.tazbash.ru
Сүзлек нинди булырга тиеш?
Беренчедән, тулы. Хәзерге вакытта иң тулы сүзлек - Ганиевның сүзлеге нигезендә эшләнде.
Икенчедән, уңайлы. Эзләгәндә берничә хәреф язу җитә - шул сүзгә башланган барлык сүзләр дә, берьюлы ике сүзлектән дә (русча-татарча, татарча-русча) күрсәтеләчәк. Сүзнең ничек язылганын белмәгәндә, рус фигыльләрен эзләгәндә бик шәп ярдәм итә.
Өченчедән, һәрвакыт кул астында. Бу сүзлекнең ясауның максаты -- үзем рәхәтләнеп кулланган ике онлайн сүзлекнең юкка чыгуы (алар дәрәҗесән күтәрелү -- минем хыялымда гына). Әлбәттә, юкка чыккан сүзлекләр урынын башкалары алды - аларга сылтаманы биредән карарга була, ләкин, күбрәк булса яхшырак бит, шулаймы?
Дүртенчедән, ачык. Берәр сүзнең тәрҗемәсен тапмасагыз -- безгә хат языгыз, без тәрҗемәсен табып сезгә җавап бирергә тырышырбыз. Әгәр дә яңа сүз беләсез икән -- безнең белән бүлешегез! Хата тапсагыз яки тәкъдимнәрегез булса -- зинһар безгә языгыз:
Бу e-mail адрес спам-ботлардан сакланган, аны карар өчен Javascript кушылган булырга тиеш.
!