Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

План-конспект. Габдулла Тукай шигырьләре буенча викторина-уен (балалар бакчасы)

E-mail Принтерга pdf
(13 тавыш, уртача 3.54 )

Шөгыль авторы: Йолдыз Мөбәриева, Кама Тамагы беренче номерлы "Салават купере" балалар бакчасының беренче категорияле тәрбиячесе

 

Г.Тукай шигырьләре буенча викторина – уен

(Йомгаклау дәресе булып үткәрелә)

 

 Максат: Балаларның Г.Тукай әсәрләре буенча белемнәрен ныгыту, уен барышында үзләренең тапкырлык ларын, осталыкларын күрсәтә белергә өйрәтү; таныш шигырьләрне төрле юллар аша таный белү; сәнгатьле укуны ныгыту.

Кирәкле материал: Г.Тукай шигырьләренә багышланган рәсемнәр; кара тартма, Куян һәм эт уенчыклары.

 

Балалар Г.Тукайның “Туган тел” җыры астында 2 төркем булып. тезелеп кереп утыралар.

 

Алып баручы: Балалар, кадерле кунаклар! Без бүген Г.Тукай шигырьләреннән төзелгән уен-викторинага җыелдык. Без сенең белән Г.Тукайның күп кенә шигырьләре белән таныш. Яле, әйтеп карагыз, кемнең исендә калды икән?

Ә хәзер уенны башлап җибәрәбез. Уенда сезнең тапкырлыгыгыз, осталыгыгыз сорала.

 

1 бирем: 1-2 төркемгә:

               Яраткан шигыреңне яттан сөйләү.

                 (“Гали белән Кәҗә”)

                 (“Ак бабай”)

2 бирем: ике төркемгә дә.

               Рәсемнәр арасыннан шигырьләргә туры килгән рәсемнәр табу.

              (төрле әкияттән куелган рәсемнәр арасыннан Карлыгач һәм Бала белән

               күбәләк рәсемнәре)

3 бирем: “Кара тартма”

                 1 төркемгә: – Бу әйбер песинең уйнаган уенчыгы. Нәрсә ул һәм кайсы

                                        шигырьдән?

                 2 төркемгә: – Бу кайсы хайванның ашамлыгы. Аның белән кемне кайсы

                                       шигырьдә сыйлыйлар?

4 бирем: 1 төркемгә: Өзек кайсы шигырьдән.

                      “күрәмсез, дусларым, көз килде тышта,

                       Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.” (“Көз”)

                 2 төркемгә: “Кошларым” шигыреннән 1-2 юллар укыла.

5 бирем: “Дөрес итеп сайла”

               Уенчыклар арасыннан шигырьдәге геройны сайлап алырга ( “Бичара

                 куян” һәм “Кызыклы шәкерт”шигыреннән өзек укыла)

               Шигырьнең эчтәлеге ничек?

6 бирем: Тамашачылар белән уен. “Тик гомерем бик кыска, бары бер көн генә” –

                 дип кем җырлый? (“Күбәләк”)

7 бирем: “Шигырьне дәвам ит”

                 1. “Кырга ак кардан, Юрган ябылган...”

(Җир язга чаклы йокыга талган)”

                 2. “Җир йоклый тыныч, Күреп тәмле төш.”

(Уяныр әле, тукта, үтсен кыш!)

                 Бу өзекләр кайсы шигырьдән?

8 бирем: Тамашачылар белән уен. Гаиләдә җиде җан иясе. Кемнәр икәнен санап

                   чык. Нинди шигырьдән?

 

Бирем араларында балалар башкаруында җырлар һәм биюләр, инсценировкалар да куярга була.

 

Алып баручы: Менә уен кичәбез ахырына да килеп җитте. Һәрберегез дә бик башлылар, уңганнар. Булганнар һәм осталар икәненә тагын бер кат ышандык инде.

Киләчәктә дә тукай шигырьләрен өйрәнегез, яратыгыз, укыгыз. Аның шигырьләре сезне бары тик яхшылыкка гына өйрәтер, белемле итәр.

 

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Әдәбият Диплом, реферат, курс эшләре План-конспект. Габдулла Тукай шигырьләре буенча викторина-уен (балалар бакчасы)