(тән төзелеше, гаилә, туганлык һ.б.)
- Кырык бармак, кырык тырнак, Бер агачта ике яфрак. Ике җанга бер сулыш.
- Асты диңгез, өсте нур.
- Кунак килде, чыгып алыгыз: Аягы бар - йөрми, Күтәрмичә өйгә керми.
- Ак җимеш, Өстәлгә куелмый, Үзен һәркем ашый.
- Берәүләр үз ашларын эскәтер җәйми генә ашыйлар.
- Төшә-төшә, җиргә җитми, Менә-менә, күккә җитми.
- Югары менәр һү-һү, Түбән төшәр һү-һү, Уртасында былбыл кош Сайрыйдыр ла һү-һү.
- Үзе бер, ябе дүрт, Һәр япьтә бишәр ботак.
- Ике багана, Ике багана өстендә мичкә, Мичкә өстендә бөке, Бөке өстендә йомры туп, Туп өстендә куаклык, Куаклык эчендә хайванлык.