Фәүзия Бәйрәмова - сәясәтче, язучы |
|
|
|
Thursday, 05 December 2013 | Hits : 12374 |
|
Бәйрәмова, Фәүзия Аухади кызы – Татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучысы, җәмәгать эшлеклесе. Иттифак фиркасе башлыгы, Милли Мәҗлес рәисе. 1990 елларда бик актив сәясәтче, аны хәтта Татар фәрештәсе дип атыйлар һәм Сөембикә белән чагыштыралар.
Соңгы вакытта Фәүзия ханым Яр Чаллы шәһәрендә яши һәм язу эше белән шөгыльләнә. 1999 елда Хаҗ кыла.
Фәүзия Бәйрәмова 1950 елның 5 декабренда ТАССРның Саба районында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул белем алуны башта Казанның театраль училищесында, аннары Казан Дәүләт университетының филология факультетында дәвам итә (1983-1989).
Профессиональ эшчәнлекне Фәүзия Бәйрәмова Казан телестудиясендә башлый. Соңрак ул китап нәшриятында эшли. Журналист һәм мөхәррир буларак, ул күп газета-журналларда яза.
1986 елда ул СССР Язучылар Берлегенә керә.
1988 елда ул сәяси эшчәнлеген башлый.
1988 елда Татар иҗтимагый үзәгенә керә. 1990-1995 елларда – Татарстан Республикасы парламенты депутаты.
Китаплар: "Болын" (1986), "Сәнгать дөньясына сәяхәт" (1989), "Моң" (1991), "Мәйдан татарларны көтә" (1992), "Кара урман" (1997), "Безне онытмагыз" (1998), "Дәверләр күчешендә" (1998). |
Back
|