Люция Фарсина – артист |
|
|
|
Monday, 30 September 2013 | Hits : 13965 |
|
Люция Фарсина – татар сәхнәсенең «йолдызы», Татарстанның халык артисткасы.
Люция Абдулла кызы 1930 елның 30 сентябрендә Казанда хезмәткәр гаиләсендә туган.
К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары арасында Люция Фарсинаның исеме мактаулы урыннарның берсен били. Ул анда 1951 елдан 1985 елга кадәр әйдәп баручы артистларның берсе, сәхнәнең чын хуҗабикәсе булды. Аның иҗади сәләте гаҗәеп дәрәҗәдә сыгылмалы һәм киң кырлы. Ул уйнаган рольләр арасында кемнәр генә юк. Анда тормышны аңларга тырышучы Сәгыйть исемле шук малай да (“Кара йөзләр”), саф күңелле татар карчыгы Зөлхия дә (“Кыр казлары артыннан”), гомумән, төрле язмышлы, төрле характердагы, төрле яшьтәге хатын-кыз образлары бихисап. Ул классик драматургия үрнәкләре булган Зөһрә, Кручинина, Смиральдина кебек образлар белән беррәттән, күренекле язучыларның әле яңа гына язылган, карасы да кибеп өлгермәгән әсәрләрендә гаҗәеп осталык белән чыгыш ясаган актриса да. Аларны ул сәхнә образы буларак камилләштерде, тиешле калыпка кертте, шуның белән драматургларның иҗатташ дустына әверелде.
Ул 2005 елда вафат булды. |
Back
|