Фатих Кәрими – язучы |
|
|
|
Saturday, 30 March 2013 | Hits : 14739 |
|
Фатих Кәрими – мәшһүр татар язучысы.
1870 елның 30 мартында Бөгелмә өязенең (хәзерге Әлмәт районы) Миңлебай авылында дөньяга килә. Башта Чистай мәдрәсәсендә, аннары ике еллык училищеда укый. 1892 елда Төркиягә (Истанбул) укуны дәвам итү өчен китә. Анда төрек һәм Аурупа телләрен өйрәнә. Кайткач Ялтада укыта. 1902 елда әтисе вафат була, һәм Фатих Кәрими аның типографиясендә китап бастыру эше белән шөгыльләнә.
Октябрь инкыйлабыннан соң да ул матбугат эшеннән аерылмый. 1925-1937 елларда Мәскәүдә СССР Халыклары Үзәк нәшриятында эшли.
Аның “Бер шәкерт илә бер студент” дигән беренче хикәясе 1899 елда дөнья күрә. Шуннан соң ул “Җиһангир мәхдүмнең авыл мәдрәсәсендә укуы”, “Гали хәлфә”, “Солтанның гыйшкы”, “Телсез хатын”, “Хыялмы, хакыйкатьме”, “Салих бабайның өйләнүе” һ.б. хикәяләр, “Мирза кызы Фатыйма” исемле повестен яза.
Ул – “Аурупа буйлап сәяхәт”, “Төрек хатын-кызлары”, “Мәрхүм Гыйльман ахун”, “Төрлесеннән” һәм “Константинопольдән хатлар” дигән библиографик китаплар авторы да.
Фатих Кәрими 1937 елда вафат булды. |
Back
|