Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Татарча төсләр

E-mail Принтерга pdf
(9 тавыш, уртача 4.33 )
Татарча төсләр күпме?
Гадәттә, "ак-кара-кызыл-яшел-сары-зәңгәр" рамкаларыннан чыгуы авыр.
Ә матур төсләр бар бит! Шәмәхә үзе ни тора!
Әйтелеп үткәннәреннән генә дә сыйфат дәрәҗәләрен кулланып бик күп төсмерләр чыгарырга була: яшькелт, аксыл, зәңгәрсу, куе кызыл, чем кара һ.б.
Өстәвенә бик үзенчәлекле ат төсләре дә бар: алмачуар, чаптар...
Ганиевның русча-татарча сүзлеген актарыштырып бик күп төсләр таптым. Шартлыча мин аларны өч төркемгә бүлдем:
а) төп төсләр - татар телендә аерым бер сүз белән билгеләнгән төсләр,
б) ярдәмчел төсләр - төп төсләрдән ясалган, яки нинди дә булса предметка хас булган төс (мәсәлән, көмеш, алтын),
в) ат төсләре.
Болардан тыш, төсләр белән беррәттән (алар белән кулланырга җайлырак булсын дип) төс тасвирламаларын да китерәм.
Башка сүзләрне, гадәттәгечә, онлайн татарча-русча, русча-татарча сүзлектән карарга мөмкин

Төс үрнәге Русча Татарча
Төп төсләр
Алый Ал
Белый Ак
Черный Кара
Голубой, синий Зәңгәр, күк
Жёлтый Сары
Зелёный Яшел
Красный Кызыл
Серый Соры
Бурый Коңгырт, көрән
Рыжий Җирән
Фиолетовый Шәмәхә
Ярдәмчел төсләр
Коричневый Кызгылт көрән, коңгырт сары
Розовый Алсу
Оранжевый Кызгылт-сары, кызыл-сары
Вишнёвый Карасу кызыл, чия төсендәге
Бирюзовый Фирәзә төсле, ачык зәңгәр
Бордовый Куе кызыл, чия кызыл
Карий Коңгырт-кара
Лазурный Аксыл зәңгәр, зәңгәрсу
Лиловый Аксыл шәмәхә, миләүшә төсле
Лимонный Ачык сары
Васильковый Зәңгәр күк, күкчәчәк төсендәге
Золотистый Алтын, алтынсыман
Изумрудный Яшькелт, зөбәрҗәт төсле
Льняной Җитен төсле
Малиновый Кура җиләге төсле
Небесный Аксыл күк, аксыл зәңгәр
Оливковый Саргылт яшел, зәйтүн төсендәге
Серебряный Көмеш, көмешсыман
Сизый Күгелҗем, күк, күксел
Пурпур Җете кызыл
Фисташковый Пестә төсендәге, сыек яшел
<Бежевый аксыл көрән
Хаки Яшькелт-соры
Ат төсләре
Вороный Кара
Гнедой Туры
Рыжий Җирән
Буланый Кола
Игрений Чаптар
Караковый Кара-туры
Каурый, чалый Бурлы, коба туры
Маститый Саф төсле, бер төсле
Пегий Ала, ала-кола, алмачуар
Рыжечалый Бурлы җирән
Бледно-бурый Коба
Муругий Коба кызыл
Төс тасвирламалары
Бесцветный Төссез
Водянистый Тонык, төссез
Линялый Уңган, төсе киткән
Пёстрый Чуар
Натуральный Табигый, чын
Нежный Нәфис
Оттенок Төсмер
Тусклый Тонык
Смуглый Сөмрә
Белесый Аксыл

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Блог Мәкаләләр Татарча төсләр