Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
Previous month Previous day Next day Next month
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
1910. "Ялт-йолт" сатирик журналының 1 саны чыга Download as iCal file
Sunday, 15 March 2015Hits : 24124

1910 елның 15 мартында Казанда Әхмәт Урманчиев редакторлыгында һәм наширлегендә, секретаре Габдулла Тукай булган рәсемле сатирик «Ялт-йолт» журналының 1 нче саны чыга. Истәлекләрдә (мәсәлән, К.Бәкер, Г.Камал) бу журналның Тукай инициативасы белән чыгарыла башлавы, үлгәнчегә кадәр журналда аның берьялгызы эшләве әйтелә.

Тукай «Ялт-йолт»ка язышучылар даирәсен киңәйтүгә, аның һәр саны тирән эчтәлекле булып чыгуга күп көч куйган. Журналда Ф.Әмирхан, Г.Камал, Ә.Урманчиев, Ф.Сәйфи-Казанлы, Н.Думави, С.Сүнчәләй, Ш.Әхмәдиев, М.Укмасый һ.б.ның әсәрләре басылган. Бик күп язмалар яшерен имза белән чыккан.

«Ялт-йолт» Казанда, Идел буенда яшәүче татарлар арасында гына түгел, Уралда һәм башка регионда яшәүче төрки телле халыклар (башкортлар, казахлар, үзбәкләр, азәрбайҗаннар) арасында да тарала. Башта, 1910-1911 елларда, аның тиражы 1200 тирәсе була.

Журналның халык арасында бик популяр булуы да Тукайга бәйле. Ул - аңа нигез салучы, оештыручы һәм идея җитәкчесе дә. Демократик юнәлештәге бу журнал 1918 елга кадәр чыгуын дәвам итә.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home