1910. "Ялт-йолт" сатирик журналының 1 саны чыга |
|
|
|
Tuesday, 15 March 2011 | Hits : 24906 |
|
1910 елның 15 мартында Казанда Әхмәт Урманчиев редакторлыгында һәм наширлегендә, секретаре Габдулла Тукай булган рәсемле сатирик «Ялт-йолт» журналының 1 нче саны чыга. Истәлекләрдә (мәсәлән, К.Бәкер, Г.Камал) бу журналның Тукай инициативасы белән чыгарыла башлавы, үлгәнчегә кадәр журналда аның берьялгызы эшләве әйтелә.
Тукай «Ялт-йолт»ка язышучылар даирәсен киңәйтүгә, аның һәр саны тирән эчтәлекле булып чыгуга күп көч куйган. Журналда Ф.Әмирхан, Г.Камал, Ә.Урманчиев, Ф.Сәйфи-Казанлы, Н.Думави, С.Сүнчәләй, Ш.Әхмәдиев, М.Укмасый һ.б.ның әсәрләре басылган. Бик күп язмалар яшерен имза белән чыккан.
«Ялт-йолт» Казанда, Идел буенда яшәүче татарлар арасында гына түгел, Уралда һәм башка регионда яшәүче төрки телле халыклар (башкортлар, казахлар, үзбәкләр, азәрбайҗаннар) арасында да тарала. Башта, 1910-1911 елларда, аның тиражы 1200 тирәсе була.
Журналның халык арасында бик популяр булуы да Тукайга бәйле. Ул - аңа нигез салучы, оештыручы һәм идея җитәкчесе дә. Демократик юнәлештәге бу журнал 1918 елга кадәр чыгуын дәвам итә. |
Back
|