1. Әйлән-бәйлән
Ф. Әбүбәкеров музыкасы, РМиңнуллин сүзләре, Р.Еникеева эшкәртүендә
Сез дә безгә кушылыгыз
– Без шатлык таратабыз,
Тирә-якны яңгыратып
Җырларга яратабыз.
Кушымта:
Әйлән-бәйлән, әйлән-бәйлән,
Безнең белән, безнең белән әйлән.
Җыр - ул канат, җыр ул - бәйрәм!
Без биибез тыпыр-тыпыр,
Без биибез тып та тып.
Бер башласак, бик тиз генә
Булмый безне туктатаып.
Кушымта.
Ягез, сез лә кушылыгыз,
Утырмагыз, торыгыз!
Җырлый җырлый биик әле,
Сез кул чабып торыгыз.
Кушымта.
2. Яшә син, туган илем!
Татар халык җыры Р.Еникеева эшкәртүендә
Ал чәчәк ата гөлем, Гөл чәчәк ата гөлем;
Ал чәчәкләргә күмелеп
Яшә син, Туган илем.
Кушымта:
Э-эх! Тал арасы,
Сайрый былбыл баласы;
Ямьле күл буе,
Кошлар сайрый көн буе.
Безнең илдә матур җирләр,
Бездә үсә ал гөлләр;
Гөлләр кебек матурлана
Безнең хәзерге көннәр.
Кушымта.
Күк йөзендә алсу кояш
Алсу нурларын чәчә;
Кояш кебек нур сибүче
Туган илем, син яшә!
Кушымта.
3. Яңа ел
Л.Батыр-Болгари музыкасы, Р.Вәлиева сүзләре
Җем-җем көмеш тун кигән,
Яңа-яңа ел килгән,
Яшел чыршылар белән.
Яңа җырчылар белән.
Кушымта:
Яңа ел, Яңа ел –
Безгә зур кунак килгән.
Кыш бабай һәм Кар кызы
Күп бүләкләр китергән.
Дуслар белән җыелдык,
Бергә шундый күп булдык,
Әйлән-бәйлән уйнарга
Кулны-кулга тотындык.
Кушымта.
4. Төймә-төймә
Р.Еникеева музыкасы татар халык сүзләре
Яңгыр ява сибәләп,
Төймә-төймә төймәләп.
Их, төймә, төймә, төймә,
Төймә була егерме;
Бергә эшлик, бергә уйныйк,
Бергә яшәү күңелле.
Җепкә тезгән төймә бергә,
Без дә яшик бергәләп.
Их, төймә, төймә, төймә,
Төймә була бер җептә;
Җепкә тезгән төймәләрнең
Матурлыгы берлектә.
5. Шома бас
Татар халык көе. Г. Насрый сүзләре
Уйнат, уйнат гармуныңны,
Биесеннәр егетләр.
Безнең илнең егетләре
Бар да беркет кебекләр.
Кушымта:
Их, күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз!
Сайрат, сайрат гармуныңны.
Җилкенсеннәр яшь кызлар
Безнең кызлар нурлы йөзле.
Әйтерсең дә йолдызлар
Кушымта.
Әйдә, әйдә, катырак бас.
Биегәнне күрсеннәр;
Баскан җирдән ут чыгара
Безнең яшьләр дисеннәр
Кушымта.
6. Түгәрәкле уйнаганда
Татар халык уен җыры С. Баязитова эшкәртүендә
Түгәрәкле уйнаганда,
Әйләнеп җырлаганда.
Түгелә күңел моңнары.
Чишмәдәй кайнап ага.
Кил, Айсылу, бир кулыңны,
Әйләнеп уйныйк бергә.
Уйныйк бергә, биик бергә,
Ямь тулсын яшь күңелгә.
7. Ак каен
Татар халык көе, З.Ярмәки сүзләре
Яфраклары яшел ак каенның
Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы.
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,
Гөрләп тора һәр көн тау ягы.
Яшь балалар, бигрәк матур кызлар
Ак каенны сөеп мактыйлар.
Яз башында алар һәр ел саен
Ак каенда бәйрәм ясыйлар.
Ап-ак каен - инде бик карт каен,
Бизәлә ул язлар килгәндә.
Яшел яфрак яра һәр ел саен,
Кояш җылы нурлар сипкәндә.
Яңгырый көй, бию көе,
Чак(ы)рып безне биергә.
Дәртләндерә, җилкендерә
Түгәрәккә керергә.
Кушымта:
Биик, дуслар
Биик әйдә бергәләп.
Җырлап биик,
Иркен булсын түгәрәк
Яңгырый көй, бию көе,
Кызлар бии түгәрәк.
Бию көе дәртле, назлы,
Бии кызлар - күбәләк.
Кушымта.
Яңгырый көй, бию көе,
Малайларның биюе.
Һай, күңелле һәммәбезнең
Матур бии белүе.
Кушымта.