Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Туган көнгә (һәр ай өчен) котлау

E-mail Принтерга pdf
(32 тавыш, уртача 3.72 )

Яңа елда туган балага

Яңа елның ак карлары,
Яңа бәхет китерсен.
Ап-ак чаналарга төяп,
Кыш бабай белән Кар кызы
Күчтәнәч алып килсен—
Сине гел сөендерсен.

Январьда туганнарга

Җир өстенең җем-җем ак карларын
Килә сиңа бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Фоатыңнын кадерен белеп кенә,
Яшә әле җирдә куанып.
Сәламәт бул, борчу-хәсрәт күрми,
Тормышларың торсын нурланып.

Гомер буе язсын әле безгә
«Рәмиләкәй!»— диеп дәшәргә.
Кайгы күрми, бәхет-шатлык белән
Бергә-бергә озак эшләргә.

35 яшь— кыз чак бит әле ул,
Язсын 100 яшькәчә яшәргә,
Яшь гомерең китәр үтеп тә,
Искә алырсың көтеп-көтеп тә.

Сабыр да син, гади, кешелекле,
Кылганнарың бары игелек.
Сәламәтлек юлдаш булсын сиңа,
Бәхеткәең булсын гомерлек.

Февральдә туганнарга

Февральнең салкын кары
Сиңа китергән җылы.
Туган көнен һәр ел саен
Чын-чынлап булсын котлы.
Сагышлар булса мыскаллы,
Шатлыклар булсын потлы.

Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Йөрәгеңнән чыккан яхшылыклар
Изгелекләр булып әйләнсен.

Бәхеткәең охшаш булсын иде
Яңа яуган ап-ак карларга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.

Кадер-хөрмәт сиңа насыйп булсын,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең,
Кияү белән бергә озак-озак
Сау-сәламәт узып, бергәләшеп,
Сикәлтәле тормыш юлларын.

Бергә булулары бик күңелле,
Дип җырлыйлар безнең Сарманда.
Аралашып кына, бергә-бергә,
Гомер итик әле һаман да.

Мартта туганнарга

Туган көнең белән, Илдар!
Туганнан туган энем.
Итагатьле, игелекле,
Юктыр килмәгән җирең.

Юмарт та син, ярдәмчел дә,
Нечкә, йомшак күңелле.
Миләүшәң, Ирек яныңда—
Үзе бәхет түгелме?!

Су буенда тал-тирәк,
Тал тирәккә су кирәк.
Әтиеңә-әниеңә
Туганнарга син терәк.

Котлы булсын туган көннәрең,
Юлларыңа гөлләр сибелсен,
Март аеның саф җилләре сиңа.
Бәхет-шатлык кына китерсен.
Күңелең түрендә һичкайчан,
Март кояшы сүнмәсен.
Бәхетле язмыш йолдызы
Гомер буе китмәсен.

Туган көнең белән котлап,
Яз Патшасы баш ия.
Сиңа ак бәхетләр теләп
Мисхәт белән Дания.

Апрельдә туганнарга

Апрельдә туганнар
Минем якын туганнар:
Һәм бөек Ленин бабай.
Чынлап әйтәм: бу шулай.

Абыема— 50 яшь,
Ышанасы да килми:
Үзе чибәр, үзе яшь,
Йөзләре нурлы, көләч.
Компьютер «хата» җибәргән:
50 түгел, 30 яшь.

Балкыр микән абыем,
Җиңгәчәем булмаса,
Тирә-якны нурландырып.
Чулпан йолдыз янмаса,
Яннарында угланнары
Һәм кызлары булмаса.

Альбомымда— фоторәсем
Мин кечкенә, җитәктә.
Яр буенда ялгыз казлар,
Инеш ага Симәктә.
Карап торам тирәккә,
Сагындыра бигрәк тә,
Хисләр кайный йөрәктә.

Гомер узды, үткәннәрдән
Истәлекләр калды нибары.
Көтелмәгән бәхет китерсен
Сиңа язган шигырь юллары.

Майда туганнарга

Ак майларда ак бәхетләр
Алып килсен киләчәк.
Юлларыңа хуш ис сибеп.
Балкып торсын гөл-чәчәк.

Туган көнең котлы булсын,
Тыныч үтсен көннәрең.
Язлар кебек наз китерсен
Җәйләрең һәм көзләрең.

Гомер буе хәсрәт күрми,
Аяз булсын күкләрең.
Шатлык нуры чәчеп торсын
Елмаюлы күзләрең.

Май белән!

Май белән, яз белән, наз белән!
Килә торган киек каз белән!
Сез тугансыз бу дөньяга
Ак чәчәкләр ата торган миләш белән,
Яңа сер, яңа киңәш белән.

Без— хатын-кыз.
Без мәхәббәт газапларын сагынабыз,
Янган уттай, кайчак, дөрләп кабынабыз,
Кайчагында абынабыз-егылабыз,
Иртә-кичен туктамыйбыз, гел чабабыз,
Һәрчак уяу, чөнки— гаилә сагында без.

Шатлыкларны шашып каршы алып,
Кайгыларны яшьсез күтәреп,
Бала үстереп, көн-төн тормыш куып,
Сизмибез дә еллар үткәнен.

Алда сезне олы юллар көтә.
Бәхетләргә, диләр, юл урау.
Чәчәкләргә кырау төшсә— узар,
Мәхәббәткә тимәсен кырау.

Май аеның ап-ак чәчәкләре
Ак бәхетләр сезгә китерсен.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек,
Озын гомер Ходаем бирсен.

Бергәләшеп әле бик күп тапкыр
Үткәреребез туган көннәрне.
Илле генә түгел, алтмыш, житмешне дә,
Сиксән, туксан, хәтта йөзләрне.
Амин!

Июньдә туганнарга

Җәйнең матур көннәрендә
Син дөньяга килгәнсең.
Әтиеңә, әниеңә
Сөенеч китергәнсең.

Йөзең айдай, сүзең балдай,
Ягымлыдыр карашың.
Ирең ничек яратмасын
Син Сандугач баласын.

Бик күпләрне көнләштереп
Яшисез бергә-бергә.
Мәхәббәт ялкыннарыгыз
Сүрелмәсен гомергә.
Балаларың дәүмәтләрен
Язсын әле күрергә.

Йомшак ефәк чәчкәйләрең
Җилфердәсен җилләрдә.
Көзләрең дә язлар булып,
Кышларың да җәйдәй булсын,
Йортыңда нур балкысын,
Бәхет, шатлык тулып торсын,
Кояш гел елмаеп торсын
Олыгайган көннәрдә.
Ходай сиңа насыйп иткән
Җир йөзенә туарга.
Пар атларда апкайтканнар
Сабантуйлы айларда.
Бәхеткәең ташып торсын,
Йөрсәң дә син кайларда.

Июльдә туганнарга

Июль— елның иң шәфкатьле
Иң бай һәм муллык ае.
Әнкәем июльдә туган,
Өстәлдә— балы, мае.

Утыз яшьтән ялгыз калып,
Син бит безне үстердең.
Мәхәббәтең тигез бүлеп,
Һәммәбезне үз күрдең.

Иртәдән кичкә кадәрле
Ферма юлын таптадың.
Бер тәгам ризыгың булса,
Бездән башка капмадың.

Әнкәебез янда булгач,
Ятимлекне тоймадык.
Пар канатлылар янында
Шөкер, ким-хур булмадык.

Кай арада гомер үткән:
Әнкәебез җитмештә.
Кемгә ничек: безнең өчен
Син әле утыз биштә.

Августта туганнарга

Котлы булсын туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Игелеген күрү насыйп булсын
Сез үстергән һәрбер баланың.

Минем өчен һәрвакыт үрнәк,
Минем өчен һәрвакыт кирәк.
Гомер юлларымда тик син генә
Таянырдай ныклы тал-тирәк.
Гомер үтә. Инде күпме еллар
Син генә дип тибә ул йөрәк.

Рәхмәт әйтәм барлык туганга
Син минеке генә булганга.
Рәхмәт әйтәм әткәй-әнкәйгә
Сине миңа бүләк иткәнгә.

Гел шатлыкта, гел муллыкта
Үтсен синең көннәрең.
Август ае алмасыдай
Балкып торсын йөзләрең.

Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.

Сентябрьдә туганнарга

Сентябрьдә син дә бер,
Сентябрьдә мин дә бер,
Дип әйтмиләр юкка гына—
Җирдә муллык бермә-бер.

Кызыл туеңны үткәрдең
Моннан унбиш ел элек.
Йөрдең елмаеп, көлеп,
Мин бик бәхетле диеп.

Чын мәхәббәт бүләк итте
Сөйгән ярың— Атласың.
Башыңа да китермәдең
Яшь килеш тол каласың.

Юанычың булып калды
Артур белән Булатың.
Ходаем сабырлык бирсен,
Акла син ирең хакын.

Бирешмичә авырлыкка,
Сынмыйча җил-давылда,
Матур яшә, бәхетле бул,
Тагын, тагын, тагын да.

Ләйсән яңгырлары белән
Хәсрәтләрең юылсын.
Озын гомер, сәламәтлек—
Теләгебез шул булсын.

Октябрьдә туганнарга

Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың,
Кочак-кочак бетмәс куанычлар,
Төяп килсен туар таңнарың.

Табигатьнең иң саф, чиста чагы,
Яшел уҗым болын, кырларда
Күз тимәсен холкың-фигылеңә,
Безгә рәхәт җирдә син барда.

Бәйрәм белән тәбриклибез,
Телибез бәхет кенә.
Нурланып торсын йөзләрең,
Бәхетләр иңеп кенә.

Кайчаң керсәң, бүлмәңдә нур бөрки,
Каршылыйсың якты йөз белән.
Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә
Синең әйткән йомшак сүз белән.

Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Бәйрәм белән сезне, якын дустым!
Балкып тор син гел иртә-кич.
Яхшылыкны җирдә ятмый, диләр.
Гел яхшылык кына эшлә син.

Ноябрьдә туганнарга

Ни арба да, ни чана,
Ни яңгыры, ни кары—
Ноябрь ул. Шушы айда
Тугандыр сөйгән ярым,
Ул— минем Газинурым.
Күркәм йөзе, тәмле сүзе,
Мәхәббәте сүрелмәс.
Йөреше— салмак. Җилкәсендә
Бер кашык су түгелмәс.
Чаптарларың, һай, елгырлар,
Гел уҗым ягын карый.
Йөгәнеңне бераз гына,
Кысып тотсаң да ярый.
Күптәнме соң япь-яшь егет идең,
Үтте гомер: үстең, ныгыдың.
Бала җанлы ата гына түгел,
Бабай булдың: туды оныгың.
Туган көндә синең, Газинур,
Чәчеп торсын йөзең якты нур.
Чөкердәшеп яшә ярың белән,
Бәхетле бул, амин, шулай бул!

Декабрьдә туганнарга

Ап-ак карлар яуганда,
Декабрь уртасында
Син дөньяга килгәнсең,
Әтиеңне, әниеңне
Шулай сөендергәнсең.
Үсеп җитеп, белем алып,
Матур гаилә коргансың.
Ике олан алып кайтып,
Ирне куандыргансың.

Барлык хәсрәтләр онтыла,
Бер елмаеп җибәрсәң.
Рәхәтләнеп чын күңелдән
Эчкерсез бер сөйләшсәң.

И Ходаем! Киләчәгең
Тагы да матур булсын.
Сиңа бәхет-шатлык теләп
Яңа ел кары яусын.
Өегезнең нуры булып,
Ирегең балкып торсын.
Кызың, улың— бәгыръләрең
Амин, бәхетле булсын.

Чын йөрәктән котлавыбыз
Җыр булып сезгә барсын.
Бүгенге бәйрәм гомергә
Истәлек булып калсын.

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Котлаулар Котлаулар Туган көнгә (һәр ай өчен) котлау