Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Туйга шигъри котлау

E-mail Принтерга pdf
(8 тавыш, уртача 3.63 )

 

Кадерле [кияү], кадерле [кәләш]!

Сезне чын күңелдән шушы матур көнегез белән котлыйм һәм бар изге  теләкләремне Фәнис Яруллин  сүзләре аша җиткерәсе килә:

«Язмыш сезнең тез астына китереп сукса - егылмас өчен якасына ябышыгыз.

Утларга салса - үзегез аннан да көчлерәк яныгыз, шулвакыт кызуын сизмәссез.

 

Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмәгез - асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп чумып алырлар.

Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төшегез.

Карурманнарда адштырса - кояшка карап юл сайлагыз.

Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп иреккә ургыгыз.

Җиргә күмсә - орык шикелле тишеп чыгыгыз.

Җилкәннәрегезне җилләр екса - сөюегезне җилкән итеп күтәрегез.

Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез.

Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала.

Түземлеләр генә бәхеткә лаек!»

Бәхетле  булыгыз!

 

Фикерләр   

 
0 #3 Guest 2011-04-21 23:08
Өземтә рэмзил:
:-)
:oops:
Администраторга хәбәр итү
 
 
0 #4 Guest 2011-12-15 08:10
:roll: бик яхшы сузлэр
Администраторга хәбәр итү
 
 
0 #5 Ильнара 2012-08-06 12:00
сүзләрегез бик матур түгел! шигырьлэр бик озын! :sad:
Администраторга хәбәр итү
 
 
0 #6 Тазбаш 2012-08-07 08:43
Өземтә Ильнара:
сүзләрегез бик матур түгел! шигырьлэр бик озын! :sad:

Кадерле Илнара! Бу бик сез әйткәнчә "бик матур түгел" сүзләрне Фәнис Яруллин язган. Сез үзегезнең фикерегезне аңа туры җиткерә аласыз. :lol:
Администраторга хәбәр итү
 

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Котлаулар Котлаулар Туйга шигъри котлау