Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Әнигә рәхмәт сүзләре (үзе дә әни булган кызыннан)

E-mail Принтерга pdf
(35 тавыш, уртача 3.71 )

Кадерле әнием! Сүземне каян һәм ничек башларга белмим. Куенымда күкрәгемне йомшак кулллары белән каплап, мышык-мышык  килеп  сабыем, үз сабыем ятканда мине бары хисләр генә били. Эх, шул хисләрне бер янчыкка салырга да, сиңа җибәрергә иде. Белер идең минем ничек бәхетле икәнемне, сизер идең сиңа ничек рәхмәтле булганымны, аңлар идең минем сиңа әйтәсе килгән иң изге, иң саф ниятләремне. Эх әни, рәхмәт сиңа! Шушы «рәхмәт» сүзен ишетер өчен күпме еллар сабыр гына көткәнең өчен. Барысы өчен: гомерем, чиста намусым, саф тәрбиям, затлы тормышым,  бәхетем өчен.

Әнием, зур рәхмәт сиңа. Мәңге яшә, зинһар өчен, безнең янәшәдә. Киңәшләрең, гамәлләрең, сабырлыгың, ярдәмең белән үрнәк булып, бер дә авырмыйча, безнең өчен гел сөенеп яшә. Без сине бик яратабыз. Әниләр бәйрәме белән сине!!!!

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Котлаулар Котлаулар Әнигә рәхмәт сүзләре (үзе дә әни булган кызыннан)