Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Туй йолалары

E-mail Принтерга pdf
(29 тавыш, уртача 3.52 )

Кешенең үз гомерендә иң олуг һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе - туй. Бу бәйрәмне матур, зәвыкь, кызык һәм башкалар кызыгырлык күңелле итеп үткәрү өчен бик күп көч түгәргә кирәк. Кияү белән кәләшнең бәйрәме булганга, моның барысы да алар өстенә төшә. Нәрсә алырга, ничек каршыларга, ни сөйләргә, йоласы ничек? Бу сорауларның барысына да алдан ук җавап табып, әзерләнеп куелса, туйлар гөрләп үтә. Шушы кечкенә мәкаләбез сезгә бу көнне онытылмаслык итеп үткәрергә ярдәм итәр дип ышынып калабыз.

Гадәтенчә, туй дигәндә күз алдына ике-өч көн буена сузылган бәйрәм куз алдына килеп баса. Һәм шулай булса күңелле дә ул. Кунакларга да, үзегезгә дә бер-ике көнлек бәйрәм аз булып тоелыр, ә менә өч инде…
Никахны, никахны канунлаштыруны (загс), кыз алуны, туйны - барысын бергә җыеп өч көн бәйрәм итсәң күңелле була ул. Никахтан соң ярты елдан соң туйның иң күңелле тамашсы - кыз алу - бераз сәеррәк тоела, түгелме?
Сезгә тәкъдим иткән туй сценарийлары барысы да шуннан гыйбарәт:

1 көн

1. Кыз алу.

2. Никах.

2 көн

3. Кияү мунчасы

4. Кыз озату.

5. Никахны канунлаштыру (ЗАГС).

6. Килен төшү.

7. Кичке туй мәҗлесе.

3 көн

8. Йомгак.



0 көн

Һәрбер өлешен бәйнә-бәйнә тасвирлауга кереп киткәнче, 0 көн турында әйтеп узасы килә. Бу көнне, гадәттә, ерак кунаклар, яшьләр кайталар һәм кызлар-егетләр аерым-аерым бүленеп «мальчишник», «девичник» оештырыла.

1 көн

1. Кыз алу

Иртән иртүк торып, киенеп, ясанып, бизәнеп, кияү дуслары белән Кыз алырга баралар. Кәләшнең туган-тумачалары кияүне каршы алырга төрле уеннар, җәзәлар, киртәләр әзерлиләр. Мисал өчен, иң киң таралган киртәләр:
- капка төбенә килеп җиткәч, сөйгәнең кем, чакырып чыгар дип, бар җиһанны яңгыратып егетны акырту, җырлату, биету
- «нихәтле яратасың микән» дип сөлгене бер төенгә бәйләтү, аннары «өйдәге бәхәсләрне ничек тиз чишәсең микән» дип чиштерү. (Сөлгене бөтереп төен бәйләсәң, чишүе җайлырак. Егет бәйләгәннән соң башкасы ныграк кысып куймасын өчен «үзем генә яратам, башкалар катышмасын» дип бирмәскә мөмкин)
- «күпме хөрмәт итәсең микән» дип бер телем ипигә тоз сиптерү, аннары «ничаклы сөясең, шулхәтле кап» дип ашату. (Егет тозны бөтен килеш сибеп, ипине әйләндереп тозын коеп капсын) Бу киртәне егетнең авызын йомып, дуслары катнашкан киртә алдыннан башкару хәерлерләк. Бер биш минуттан соң егетне кызганып су чыгарып бирсәгез бик яхшы була
- шырпылар тыгып чыгылган алма. шырпына ала-ала егет кызның бер яхшы сыйфатын әйтә (яки дуслары - егетнекен).
- «Мин һәрвакыт…», «Гаиләбез гел…», «Мин беркайчан да…» кебек сүзләр язылган кәгазьләр, егет тартып чыгара да, җөмләне дәвам итә.
- баскычларга аяк эзләре ябыштырылган. егет һәрберсен куптарып алып, икенче ягына язылган санны кызга бәйләп юрый. Мәсәлән: 165 - буе, 56 - әнисенең яше, һ.б.
- төрле сүзләр язылган кәгазьләр. Егет шул сүзләрне кыстырып кызга мәхәббәтен аңлата. Мәсәлән: үтүк кебек кайнар булыр сөюем, басу кебек мул булыр өстәлебез, алма кебек алсу йөзле, һ.б.
- дусларын сынау. Биеккәрәк кызның фотосы беркетелгән. егеткә куллары белән тимичә генә кызның сүрәтен үбәргә кушалар.
- ишек яки капка ефәк бау белән бәйләнгән. Атлап чыксаң басачаксың, иелеп чыксаң - басылачаксың. (Егеткә: яндырып яки кисеп чыгарга кирәк. Кызының дуслары кайчыны матырга да мөмкиннәр)
- зур ватман кәгазе. Анда бик күп ирен эзләре. Тик берсе генә - сөйгән ярыныкы. Һәрбер хаталы җавапка - җәза.
- шарлар эленгән. Һәрберсе эчендә кәгазь, хата өчен - җәза. Ачкыч, кайчы, я кызның берәр сыйфаты яки исемен табарга тиеш.
- өй ишеге бикле. Аны кызның туганнары (сеңлесе, энесе) сатып тора.
- өйгә кергәч кызны эзләү: кайсы бүлмәдә икәнен белергә. Һәрбер бүлмә не карау аерым бәягә.

Егет сынауларга әзер булырга тиеш:
- мәхәббәт, сөю турында берничә җыр җырлый белергә
- бии белергә
- 1дән алып 100 гә хәтле санның нәрсә аңлатканын белергә: кызның әти-әнисенең, башка тумачасының туган көннәре, яшьләре, кызның буе, авырлыгы, үлчәме, һ.б.

Аңа менә нәрсәләр ярдәм итәргә мөмкин:
- бер ярты аракы/шәраб
- бер кочак тиеннәр/тимер акчалар
- төрле купюрадагы акча
- канфит ише вак-төяк тәм-томнар
- яндыргыч, шырпы, кайчы.

Кызның дуслары төрледән-төрле җәзалар әзерләргә, каршы алу җирен плакатлар, рәсемнәр, шарлар белән бизәргә тиеш, кунакларны сыйларга җиңелчә генә өстәл.

Барлык киртәләрне үтеп кияү белән кәләш очрашкач никах була. Барлык кунаклар да сыймаса, никахка олыларны калдырып, яшьләр башка берәр алдан ук әзерләнгән җирдә күңел ачалар (әйтик урамда). Никахның рәсми өлеше тәмам булгач яшьләр бергә утыралар. Кичкә кияү белән кәләш өйдә икесе генә зәфаф киченә калдырыла, ә кунаклар һәм туганнар барысы да күңел ачырга чыгып китәләр (табигатькә, сауна, дискотека, клуб, бильярд, боулинг һ.б.)

2. Никах.

Никахка кәләш өчен өсте ябык кием һәм яулык кирәк булыр. Ир-атларга - түбәтәй.

Мулланы сөйләшеп куярга кирәк. Никахның шарты туры килсен өчен ике шаһит булырга тиеш (ике ир-ат, яисә дүрт хатын-кыз: 1 хатын-кыз=0,5 шаһит). Егет алдан ук кыздан сорап, кызга никах бүләге - мәхәр - алып куярга тиеш. Никах вакытында мулла кыздан «мәхәргә ни сорыйсың» дисә. Кызның җавабы, ә егетнең мәхәре әзер буларга тиеш. Догалар укылганнан соң сәдака бирелә. Гадәттә егетнең әти-әниләре, олы туганнары өләшеп чыга.

Никах гадәттә әзерләнгән өстәл янында уздырыла. Өстәлдә хәләл ризыклар гына булырга тиеш һәм алкоголь эчемлекләр катгый тыела. Догалар укылганнан соң, сәдака өләшенгәч ашау-эчү башланып китә. Мулла үз вакыты белән чыгып киткәч рәсм өлеше тәмам булганы аңлашыла инде.

Никахны өйдә түгел, ә, мәсәлән кафе-рестораннарда яки Кол Шәриф мәчетендә үткәрергә дә мөмкин.


2 көн

3. Кияү мунчасы

Зәфаф төненнән соң иртән туган-тумачалар кайталар һәм иртәнге табын әзерлиләр. Ул арада кияү белән кәләш мунчага китә. Ләкин аларга анда озак утырырга ирек бирмиләр. Тәм-томнар тотып (чәк-чәк, ширбәтле су һ.б.) алар янына «кунаклар» керә. Башта мунча өйалдына әтәч белән тавык кертеп җибәрәләр. Кияү белән кыз аларны куып чыгара: беренче әтәч чыкса, беренча бала малай, тавык чыкса - кыз була. Аннары җырлап биеп «кунаклар» керәләр һәм бераз җырлап утыргач яшьләрне алып чыгып китәләр.

Өйгә кереп бал һәм коймак белән чәй эчәләр.

4. Кыз озату

Кияү мунчасыннан соң алдагы көнне таралышкан кунаклар җыелышып өстәл янында утыралар да, вакытны чамалап юлга кузгалалар. Кыз ата-анасы белән саубуллашып чыгып китә. Йола буенча туйдан кыз бер атна өйгә кайтмакса тиеш бугай. Бирнәләр, бүләкләр - барысы да шул вакытны әзерләнеп алып кителә.

5. Никахны канунлаштыру (загс)

Бер ай алдан гариза язып, вакытын белеп, сөйләшеп куйган булсагыз, хәзер инде елмаеп басып кына торасы. Котлаганда еламаска, күңелне тутырмаска. Әгәр дә мөмкин икән, тантана беткәч, залда бераз биеп, вальста әйләнеп алсаң бик күңелле була.

Никахны канунлаштырып киткәндә бокаллар вату, букет ташлау кебек йолалар бар.

Шушы рәсми өлештән соң яшьләр һәм кунаклар туй булган төбәкнең күренекле җирләрен әйләнеп китәләр: Җиңү паркын, чишмә буен, мәсәлән Арчада - Тукай музеен.

6. Килен төшү

Барча җирне әйләнеп чыккач, егет өенә килен төшә.
Кияү белән кәләш машина белән ишек янына ук килеп туктыйлар. Егет чыга да кызны күтәреп алып баскыч янына, әнисе җиргә ташлаган ак мендәргә бастыра.
Егетнең әти-әнисе егет белән кызга берәр кашык бал һәм май каптыралар:
- Бал кебек татлы, май кебек йомшак бул, - диләр.
Шуннан соң кыз әти-әнигә бүләкләрен тапшыра: егетнең әнисенә яулык (ак шәл), әтисенә түбәтәй.
Егет кызны күтәрә дә (кыз мендәрне аяк астыннан тартып алып үзе алып керә) өйгә кереп китә.
Бу вакытта кызның туганнары егетнең туганнарына кызның бирнәсен саталар.
Бирнә кергәч кыч бүләкләр өләшә:
- бер чиләк токмач, бер чиләк печенье, конфет, тәм-томнар,
- әти-әнигә бүләк,
- өйдәге өстәл әзерләшкән хатын-кызларга бүләк (сөлгеләр)
Өстәл артына утырып бераз капкалап алгач, кәләшкә су юлы күрсәтәләр.
Яшьләр җырлап-биеп су алып кайталар. Бер көянтә су.
Суга барып җиткәндә су сатырга яки су юлын бүлү дә була. Суны җырга, биюгә табышмакка сатып җибәрәләр.

7. Кичке туй мәҗлесе.

Килен төшкәннән соң кич, билгеләнгән вакытта кичке туй мәҗлесе башлана. Мәҗлес урынын бизәү - плакталар, рәсемнәр (теләкләр язар өчен берәр буш ватман кәгазе һәм маркерлар куярга була), шарлар - берәр кешегә алдан ук йөкләнеп, әзерләү, җыештыру оештырылган, тамада чакырылган булса, кияү белән кәләш ял итеп күңел ачып утырсалар да була инде.
Егеткә кызын урлатмаска сак булып йөрергә кирәк.
Мәҗлес тәмам булгач, кияү белән кәләш әти-әниегезне, туганнарыгызны, кунакларыгызны, табын әзерләүчеләрне котлап сүз әйтергә онытмагыз!

3 көн

8. Йомгак.


Гөрләп узган туйны матур итеп йомгаклап кую да шарттыр. Ерактан кайткан кунакларны озатып, калганнары белән табигатькә, су буена чыгып күңел ачып, шашлык кыздырып төгәллиләр.

Менә шул. Кияү белән кәләш күзлегеннән караганда туй шушылай уза. Туй уеннары, туйга нәрсәләр алырга, әзерләргә кирәк икәне мәкаләдән бераз ачыклангандыр. Бәлки киләчәктә тулыландырып, җентекләбрәк язырмын. Мөрәҗәгать итегез!

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Котлаулар Бәйрәмнәр Туй йолалары