Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Төш юрау үрнәкләре

E-mail Принтерга pdf
(35 тавыш, уртача 3.23 )

Агым су аша йөзеп чыксаң, кайгыдан арынасың.

Әгәр төшеңдә бодай күрсәң, сөенеч булыр.

Әгәр төштә сары май күрсәң, чир килер; катык йә сөт күрсәң, кулыңа хәләл мал керер.

Коедан су алганны күрсәң, кияүгә чыгасың.

Мәет турында төш күрсәң, өндә дә мәет була.

Төшеңдә бакыр акчалар алсаң, нахак сүз ишетәсең.

Төшеңдә бал корты күрсәң, хәләл мал насыйп булыр.

Төшеңдә еласаң - шатланасың.

Төшеңдә куян, каз күрсәң, бер туганың килә.

Төшеңдә тавык күрсәң, хәрам малдан өлеш тияр.

Төшеңдә тауга менсәң, бәхетле булырсың.

Төшеңдә чи ит, йомырка күрсәң, авыруга була.

Төнгеңдә шикәр һәм бал күрсәң, ил арасында олы дәрәҗәле буласың.

Төшеңдә яшеллек күрсәң, тиз килә торган шатлык.

Төштә ак әйбер - шатлык, кара әйбер - кайгы, кызыл әйбер - кыстау, яшел әйбер - озын гомер.

Төштә ак тун кисәң, байлыгың күп була.

Төштә атка атлану - мәртәбәгә ирешү.

Төштә болганчык су - көтелмәгән күңелсезлек; саф, чиста су - яхшы хәбәр.

Төштә гармун тавышы ишетсәң, хәбәр була.

Төштә җеп эрләсәң, ерак җирдән якын кешең килә.

Төштә карчыга күрсәң, ил эчендә мәртәбә казанырсың.

Төштә көзгегә карау яки яңа аяк киеме кию - тормышка чыгу.

Төштә сәмруг кош күрсәң, олуг мәртәбәле булырсың.

Төштә солы яки карабодай күрсәң - авыру.

Төштә су керү - елау.

Төштә суны көймә белән кичсәң, башка илгә барасың.

Төштә төрле җепләр күрү - юлга чыгу.

Яңа урында беренче мәртәбә йокларга яткач, түбә тактасын санап йоклыйлар: «Әйбәт төшләр, дөрес төшләр керсен»,- дип.

 

Фикерләр   

 
+2 #11 Guest 2014-11-17 18:33
тоштэ кешегэ кара ипи ашатсан нэрсэ була?
Администраторга хәбәр итү
 
 
-1 #12 Фэнузэ 2014-11-23 01:31
Минут тоштэ уземнен дога укыганымны курэм. Бу нэрсэгэ микэн?
Администраторга хәбәр итү
 
 
+1 #13 Фэнузэ 2014-11-23 01:32
Мин тоштэ дога укыганымны курэм.бу нэрсэгэ юр :sigh: :sigh: ала?
Администраторга хәбәр итү
 
 
0 #14 глюза 2014-12-05 17:55
мине тошемдэ чит ир-ат куа бу нэрсэгэ юрала
Администраторга хәбәр итү
 
 
-4 #15 Guest 2015-02-07 00:49
минем егет тоштэ минен башка ир егет белэн курэ инде 3 тапкыр курэ шул тошнен,бу нэрсэгэ юрала?
Администраторга хәбәр итү
 

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Халык иҗаты Юрау-ышанулар Төш юрау үрнәкләре