Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Юрау-ышанулар

E-mail Принтерга pdf
(5 тавыш, уртача 2.80 )

 

МИФИК ЗАТЛАРГА, ТАБИГАТЬ КӨЧЛӘРЕНӘ, АЕРЫМ ЕЛ, АЙ, КӨННӘРГӘ КАГЫЛЫШЛЫ ЮРАУ-ЫШАНУЛАР

Абзар иясе яраткан атларының ялын үрә.

Ай яктысында ут яндырмый җеп әрләсәң, аны өй иясе чуалтып бетерә.

Атна кич тырнак кисмәскә - эт тырнагы чыга.

Аш-суның өстен ябарга кирәк - шайтаннар юына.

Әгәр Елкы елы килсә, ул елны орыш-сугыш күп булыр.

Боз яуганда тәрәзә аша тимер ташласаң, боз явудан туктый.

Дуңгыз елы килсә, угылларга саусызлык тияр, ләкин соңы яхшы булыр.

Елан елны өйләнмиләр - бәхетле булмыйсың.

Җәй көне боз яуса, ишегалдына пумала ташлыйлар - боз туктый.

Җиде төн уртасында абага чәчәген ашасаң, кеше күзенә күренмисең икән.

Җир өстендә ут күренсә, ул урынга хәзинә күмелгән була, имеш.

Имеш, күк кабагы ачылуын күргән кеше бәхетле була.

Иртәнге сәгатьтә җырласаң, бәхетсез буласың.

Кич белән егылсаң, зәхмәт кагыла.

Кич кешегә акча бирсәң, бәхет китә.

Кич чишмәгә суга төшәргә ярамый.

Кичтән ишек ачып мәче кертергә ярамый - шайтан керә.

Койрыклы йолдыз - афәткә.

Кояш баеганда йокларга ярамый - бәхетең кими, ди.

Кура иясе атны яратмаса, атланып йөреп тирләтеп бетерә, кыйный, ашатмый икән.

Кырык көнгә кадәр баланы ялгыз калдырырга ярамый - җен алыштыра.

Әй иясе йон эрләгән тавыш чыгарса, хуҗаны баета, чабата үргән тавыш чыгарса - бөлдерә, имеш.

Сишәмбе тынгысыз көн: кер юарга, тырнак кисәргә, юлга чыгарга ярамый.

Суга сокланып карасаң - тота. «Бу су каты икән, салкын икән»,- дияргә кирәк.

Убыр ут булып күренә: тәгәрәп бара-бара да чәчелеп китә, аннан тагын юл ала.

Ут сызгырса, ерактан хәбәр килә.

Утка төкерсәң, авыз кутырлый.

Чәршәмбе көн кигән кием өстеңдә тузмый, ди.

Шимбә көн тырнак кисәр булса, ул кешенең зәхмәте китәр.

Шимбә көн юлга чыгарга, эш башларга ярамый.

Шүрәле кешене кытыклап үтерә.

Шүрәле судан шүрли.

Яшен аткан шайтан урманга төшсә - убыр, суга төшсә - су анасы, җиргә төшсә, албасты була, ди.

Яшен «җенгә сугам» дип суга икән.

ТӨРЛЕ АГАЧЛАР, ҮЛӘННӘР БЕЛӘН БӘЙЛЕ ЮРАУ-ЫШАНУЛАР

Артыш агачыннан җен курка.

Давыл чәчәген өзсәң, давыл чыга.

Каенны өй янына утыртсаң, кайгы була, имеш.

Киндерне суккан вакытта кытыршы калдырсаң, киявең шадра булыр.

Киткән кызга гөл бүләк итмиләр.

Куш җиләк ашасаң, игез бала табасың.

Күз тимәсен өчен, бала кулына миләш агачы бәйлиләр.

Ут чәчәген өйгә кертсәң, янгын була.

Ялгыз агач янына шайтан оялый - яшен вакытында аңа якын барырга ярамый.

 

ХАЙВАННАР, КОШЛАР, БӨҖӘКЛӘР БЕЛӘН БӘЙЛЕ ЮРАУ-ЫШАНУЛАР

Авылда янгын булса, йорттагы мәчене карарга кирәк: әгәр янгын йортка килмәс булса, мәче тыныч кына утырыр. Әгәр куркыныч килсә, мәче чыгып качар.

Ак таракан төшеп түргә таба барса, кунак килә.

Әгәр козгын җиргә төшеп, канат кагып, өч ягына карап коркылдаса, изгелеккә булыр.

Әгәр мәче ишек тупсасына утырып битен юса, кунак килә. Әгәр икенче урынга күчереп куйгач та битен юуны дәвам итсә, куна килә.

Балыкны тоткач санарга ярамый: бәрәкәте бетә.

Бәла-казага каршы әтәч тавык булып кычкыра.

Беренче сыерчыкны күргәч, җирдәге кар суы белән йөзне сыпырырга кирәк: шулай итсәң, сипкел бетә.

Елан аягын күргән бәхетле була.

Елан дисәң - елата, камчы дисәң - тик ята.

КЕШЕНЕҢ ТӘН ТӨЗЕЛЕШЕ ҺӘМ ФИЗИК ХАЛӘТЕНӘ КАГЫЛЫШЛЫ ЮРАУ-ЫШАНУЛАР

Арка тибрәнсә, хурлык булыр.

Ашаган вакытта киерелсәң, үсми каласың.

Ашаганда телең тешләсәң, кунак ачыгып килә, имеш.

Аягы йонлы - мал-туардан бәхетле булыр.

Әгәр иякнең уң ягы тартса, яхшылык күрер.

Баланың кул бармаклары аерылып торса, юмарт буласы.

Бәхетле буласы бала карындыгын башына киеп  туа, имеш.

Беләге миңле - уңган булыр.

Җиде еллык кисеркә чакса, име табылмый, ди.

Ишегалдына кара елан керсә - бәхетсезлеккә, ак елан керсә - яхшылыкка, диләр.

Ишектән мәче белән бергә чыксаң, юл уңмый.

Йортта эт җир казыса - мәет, чикерткә сызгырса - янгын, таракан качса - ачлык.

Каз өмәсеннән чыгып киткәндә тастымалны хуҗа башына салып чыксаң, киләсе елга каз күп уңа, имеш.

Кәлтә елан үлә торган кешене генә чага икән.

Козгын тау башына барып коркылдаса, дошман киләсенә.

Козгын түбәндә ясанып утырса, бу кешегә караклар килер.

Көтү килгәндә алдан кызыл сыер килсә, көн кояшлы булыр, әгәр дә кара сыер килсә - болытлы булыр.

Күгәрченнең йомыркасын алсаң яки оясын ватсаң, өй түбәсенә ут ташлап китә икән.

Мәче битен юса, кунак киләсенә.

Саескан тәрәзәгә кунса, кунак килә, ди.

Сөтне кояш баегач кешегә бирергә ярамый - сыерның сөте кими.

Умарта башына ак таш йә сөяк куйсаң, корт аерганда еракка сармый, диләр.

Хайван сатканда йонын йолкып калырга кирәк: токымы китмәсен дип.

Чыпчык тәрәзәдән килеп чукыса - кунак көт. Эт уласа, бәхетсезлек була.

Юл аркылы кара мәче чыкса, юлың уң булмый. Юлга чыкканда эт очраса, юл уңа.

Яз көне беренче тапкыр пар сыерчык күрсәң - парлы буласың.

Ярканат канаты белән берәр кешегә кагылсаң, ул сине ярата башлый, ди.

Яшен сугып пожар чыкса, кара сыер сөте сибәргә кирәк. Яшь балага сыерчыклар, киек казлар тел һәм аяк алып килә, диләр.

Битең кызышса, димәк, сине яманлыйлар.

Борын очы кычытса, күчтәнәч килә.

Җилкә чокыры тирән кеше ялганчы була.

Җилкә чокырында су торса, кеше уңган була.

Ике каш арасы ерак булса: кызлар - еракка кияүгә китә, егетләр - ерактан ала.

Ирене калын кеше юаш була, ирене нечкә - усал була.

Каш тартса, каш-күздән якын туганың белән күрешәсең.

Керфегең озын булса, гомерең кыска булыр.

Кеше кулындагы сөялне санарга ярамый - үзеңә чыга.

Колагы каты - саран, колагы йомшак - юмарт.

Колагың чыңласа, димәк, сине сөйлиләр.

Колак яфрагы йомшак бала гыйлемгә һәвәс.

Кулы каты егет карт хатын ала, имеш.

Күз кабагының уңы тартса - яхшылыкка, сулы тартса - начарлыкка, өсте тарса - шатлыкка, асты тартса - кайгыга, диләр.

Күз кычытса - елыйсың.

Кытыгы килгән кеше көнче була, ди.

Миңе битендә булса, мәхәббәтле була.

Очкылык тотса, сине берәрсе исенә төшереп сөйләгән була.

Өстәл астында аягыңны селкеп утырсаң, җен чакырасың, имеш.

Сул кулның уч төбе кычытса - акча чыга, уң кулның уч төбе кычытса - акча керә.

Табан астың кычытса - юлга чыгасың.

Тел очың тартса - ерактагы кешең белән сөйләшәсең.

Теш иртә чыккан бала зирәк була.

Теше сирәк булган кешенең авызында сүз тормый.

Тырнак өстендә кисәк-кисәк аклар хасил булса, яңа кием киясең.

Уң балтыр тартса, авырлыклар күрүгә дәлил.

Уң чигәң кысса - мактарлар, сул чигәң кысса - хурларлар.

Чәч үргәндә толымга эләкми калса, юл була.

Чәче йомшак кешенең табигате дә йомшак.

Чәчеңне үргәндә озын чәчең торып калса, хат килә.

Яшь баланың казык теше алдан чыкса - усал була.

Яңагыңа таянып утырсаң, ятим каласың, имеш.

 

ТОРМЫШ-КӨНКҮРЕШ ФАКТЛАРЫНА НИГЕЗЛӘНГӘН ЮРАУ-ЫШАНУЛАР

Ашаган сыныгыңны калдырсаң, иптәшең ташлар.

Ашап утырган чәйгә икмәк кисәге төшсә, кунак килә.

Әгәр берәрсе ашый торган икмәк кисәген онытып икенчесенә үрелсә, «кемдер ашыгып килә» дип юрыйлар.

Бал белән авызланганның теле татлы булыр, май белән авызланганның теле йомшак булыр.

Баш киемен мунчала итеп идән юарга ярамый - башың түбәнчелеккә төшәр.

Бирәчәк нәзереңне үтәмәсәң, култык астыңа эт имчәге чыгар.

Берәр җиргә барырга чыккач, кире кермә - юлың уңмый.

Ботка пешергәндә болгаткан калагыңны ялама - киявең таз булыр.

Бусагага утырсаң, үсми каласың.

Бусагага утырсаң, ярлы буласың, диләр.

Бусаганы атлап керергә кирәк, басып керсәң, өстеңнән сүз китмәс.

Ерактан килгән күчтәнәчне ашасаң, гомерең озыная, имеш.

Җиледән атлап узарга ярамый - аяксыз калырсың.

Идән себергәндә артыңда чүп калдырсаң, киявең карт булыр.

Идәнгә пычак төшсә, ир кунак килә.

Ишек астына ат дагасы кадаклап куйсаң, аяк арасыннан өйгә шайтан керми, ди.

Ишектән кергәндә итәк кысылса, кунак килә.

Казан өстеннән ашасаң, фәкыйрьлек килә.

Караңгыда ашама - киявең карак булыр.

Каршыңа буш чиләкле кеше очраса, юлың уңмый.

Кашык төшеп китсә, хатын-кыз кунак килә.

Кеше кулыннан энәне тотып алма - дошманлашырсың.

Киемне сул ягы белән төреп куярга ярамый - бәхетең киреләнеп килми торыр.

Кисеп, өеп куйган икмәк ишелеп төшсә, кунак килә.

Кискән икмәкне ишеккә каратып куярга ярамый: имеш, чыгып китә, ди.

Көзгегә карап җырласаң, сүз ишетәсең.

Көйгән әйбер ашаган кеше аюдан курыкмый, ди.

Көянтә аркылы атлап чыксаң, кыярак дигән шеш чыга.

Кулны югач, юеш килеш селкергә ярамый: шайтан ярала.

Күмер таптасаң, нахак сүз ишетерсең.

Матча турына ятсаң - саташасың.

Мич шауласа, яхшы хәбәр килә.

Нигез балчыгын кешегә бирмиләр - йортың таркала.

Өстәл почмагына утырган кеше җиде ел өйләнә алмый, ди.

Өстәл сөрткәндә чүп калдырсаң, киявең шадра була.

Самовар, озак кайнаса, кунак көтә.

Типкә типмә - балаң елак булыр.

Тоз түгелсә, кычкырыш була.

Үз күчтәнәчеңне ашасаң, гомерле буласың.

Чәй ясаганда чәе артса, ул кеше бәхетле була.

Чиләк кара-каршы бәрелсә, яңгыр ява.

Чит кеше мендәрендә йокласаң, чәчең коела.

Чүп өстеннән чыгарга ярамый - өстеңә начар сүз әйтәләр.

Эскәтергә бит сөртсәң, биткә оят килә.

Юлга чыкканда буш чиләкле кеше очраса, юл уңмый.

Яше тулмаган баланы көзгедән каратырга ярамый: сакау була.

 

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫНА КЕРГӘН КАЙБЕР ЮРАУ-ЫШАНУЛАР

Айгыр тимрәве булса, чәршәмбе көнне айгыр кебек кеш-нәп, язу карасы сөртергә кирәк.

Арпа дисәң - арта, бодай дисәң - бетә.

Балага күз тимәсен дисәң, башта - уң, аннан сул аягын карарга кирәк, имеш.

Балага күз тимәсен өчен, аның башлыгы эченә миләш агачы яфрагы яки чыбыгы тегеп куялар.

Балага күз тимәсен өчен, маңгаена күмер белән сөртәсең яки артыш агачын кисеп, аны беләгенә тагасың.

Бизгәк авыруы белән авырган кешене бик каты куркытсаң, бизгәге кача, ди.

Бил авыртса, беренче күк күкрәгәндә җирдә ауныйлар.

Бүре уты чыкса, бүре кебек улап, кызыл әйбер белән

уасың.

Елан карагы булса, үлгән еланны кайнар суга салып, шуның парына күзне томалап утыралар.

Ипи шынасы булса, баланы көрәккә бәйләп мичкә тыгып

алалар.

Кулга яки башка җиргә сөял чыкса, чикерткәдән тешләтергә кирәк.

Күз тигән кешене гөмбә белән төтәслиләр.

Күзгә арпа чыга башлагач та пычак күрсәтсәң, куркып чыкмый, имеш.

Муен авыртканда ата казга сәлам бирсәң төзәлә, имеш.

Суык тотса курыксын өчен, бәхерниса күрсәтәләр.

Теш бакасын, имләгәндә бака казанына су салып, шуны өчкә бүлеп йоталар.

Теш сызламасын дисәң, табаныңны мунчада кырык бер

тапкыр чабарга кирәк.

Төнлә белән сөялеңне айга күрсәтеп: «Менә минем чәчәгем, бармы синең  чәчәгең?» -дип мактансаң, ай  аны ала икән.

Үз күләгәсеннән куркып авырган кеше терелми, ди.

Чәчәк чире чыккан баланы тавык йоны мендәренә яткырсаң, чәчәге юкка чыгар.

Чуан дисәң - чыгам, ди, коры ботак, дисәң - корый.

 

 

 

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Халык иҗаты Юрау-ышанулар Юрау-ышанулар